Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья беренчелеге

Русия тарихта беренче тапкыр плей-оффка чыга

А төркемендә икенче уенда Русия Мисырны 3:1 исәбенә җиңде. Бу аңа 1/8 финал өлешенә юл ачты. Русия тарихта беренче тапкыр төркемнән плей-оффка чыга.

Роман Зобнин һәм Артем Дзюба (у) Мисыр капкасына кергән беренче голга куана
Роман Зобнин һәм Артем Дзюба (у) Мисыр капкасына кергән беренче голга куана

Беренче голны Мисыр үз капкасына үзе ялгыш кертте, яклаучы Әхмәт Фәтхи аягыннан туп мисырлылар капкасына килеп керде. Соңрак Денис Черышев 59нчы минутта һәм бераздан Артем Дзюба тагын ике гол кертте.

Русия капкасына голны Мөхәммәт Салах пенальтидан кертте.

Шөкер догасы

Бельгия уенчысы Ромелу Лукаку үз иленең Панаманы җиңүенә шөкер кыла. 18 июнь G төркемендә уйнаучы Бельгия Сочида Панаманы 3:0 исәбенә җиңде.

Лукаку чыгышы белән Конгодан, католик, интервьюларда үзенең бик дини булуын сөйли. Лукаку Бельгиянең иң көчле бомбардиры санала.

Иран җанатарлары Казанда

Казанга бер төркем Иран җанатары килде. 20 июнь Казанда Иран Испаниягә каршы уйный.

Иран җанатарлары Казанда
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:17 0:00

20 июнь уйналган уеннар нәтиҗәләре:

  • Португалия – Марокко: 1:0
  • Уругвай – Согуд Гарәбстаны: 1:0
  • Испания – Иран: 1:0

Бүген Казанда Испания-Иран уены узды. Уендагы бердәнбер голны 54нче минутта испан уенчысы Диего Коста кертте.

Футбол стадионына 42700 жанатар, шул исәптән, 10 мең иран, 800 испан җанатары килде. Җанатарлар мәйданчыгында 12 меңләп матчны караган кеше булды.

Иран тарихында 1979 елдан бирле беренче тапкыр хатын-кызларны Тәһран стадионына керткәннәр. Анда Иранның Испания белән уены күрсәтелгән, дип яза ТАСС. Стадион уртасында матчны күрсәткән зур экран урнаштырганнар.

Казанга япон принцессасы очып килде

20 июнь көнне Казанга япон принцессасы Хисако Такамадо очып килде. Әлегә принцесса аны борчымаска сораган, иртәгә аңа Казанның истәлекле урыннарын карау тәкъдим ителәчәк. Такамодо япон җыелмасының матчка әзерләнүен карарга җыена.

Исегезгә төшерәбез, Япония җыелма такымы футбол беренчелеге вакытына Казанда урнашкан. Элегрәк Такамадо Саранскида Япония-Колумбия уенын караган. Соңгы тапкыр япон император гаиләсе Русиядә 102 ел элек булган.

Казанда FIFA җанатарлар мәйданчыгында тормыш кайный

20 июнь Испания-Иран уены алдыннан Азатлык хәбәрчесе Казандагы FIFA җанатарлар мәйданчыгына барып, дөньяның төрле илләреннән килгән җанатарларның фикерләрен белешеп кайтты.

Казанда FIFA җанатарлар мәйданчыгында тормыш кайный
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:05 0:00

Киләчәк технологияләрдә татар теленә урын бармы? Казанда дөнья беренчелегенә дип пилотсыз автобус йөри, тик барлык игъланнар урысча һәм инглизчә ясала..

Казанда пилотсыз автобус йөри башлады
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:48 0:00

дәвам

XS
SM
MD
LG