Мәскәү татар яшьләре активисты Римма Гомәрова яшьләрне күпләп татар проектларын булдырырга, аларны әзер продукт итеп тәкъдим итү кирәген сөйләде. Ул проектлар фондлар, грантлар системын булдыру җитми, бу татар проектларын башлаучылар өчен ярдәм һәм мотивация булыр иде, дип сөйләде.
"Татар теле авыр чор кичерә. Тел үсешенә без барыбыз да өлеш кертә алабыз. Казанга барыбыз да кайтабыз, татар телендә сөйләшүчеләр аз булса да, монда татар мохитен эзләргә кирәк. Казанда, Татарстанның башка шәһәрләрендә татар теленең кулланышын артыру өчен киберармияләр булдырырга кирәк. Элмә такталарда татарча язулар юк икән, дәүләт оешмаларына языйк. Форум бу эшне алып бара, әмма без күп булырга тиеш", дип сөйләде ул.
Шунда Милли шура рәисе Шәйхразиев "без нишли алабыз" дип сорагач, Гомәрова "Татарча язылмаган элмә тактасын күрәсез икән, шунда ук мэриягә языгыз", диде.
Соңгы арада зур популярлык яулаган Нурбәк Батулла да чыгыш ясады. Бүген аның белән фотога төшү өчен кешеләр чиратта тордылар. Нурбәк сәнгать миссиясе турында сөйли, сәнгать акылны киңәйтә дип аңлата.
"Татар театрыбыз бар, әмма ул бер утрау, ул утраулар киңәйсен, күбәйсен иде! Дөньякүләм дәрәҗәгә чыгасыбыз килә, безгә кыюлык, көлеп карый белү кирәк. Әйе, ялгышабыз, алга таба барырга кирәк. Койрыккка таш бәйләмик, шарга эленик тә, өскә очыйк. Без телнең югалуы шаһитларыдыр, телне саклап калу максатын куйсак, кыю булсак, белемле булсак, моңа ирешү җиңелрәк булыр. Зур, тиле проектларны булдырыйк, дөньяга танылыйк", дип чакырды Нурбәк.
Ул чыгыш вакытында шулай ук үзенчәлекле перформанс оештырды. Аның соравы белән барысы да аягүрә басты һәм кулларны күтәрде. Президиумда утырган Закиров һәм Шәйхразиев тә кулларын күтәреп тордылар. Нурбәк бар залны "Без кыю!" дип кычкрытты.
Форумының төп утырышыннан кайбер мизгелләр Азатлык фотогалереясендә
"Татарстан киләчәге татар университетына бәйле"
Пленар утырышта галим, Дөнья татар яшьләре форумы активисты Әлфрид Бостанов та чыгыш ясый. Ул милләтнең киләчәген милли университетка бәйле булуын аңлатты.
"Татарның киләчәге - ул Татарстан республикасы. Татарстанның киләчәге исә татар университетына бәйле. Аны булдыра алу очрагында Татарстан, татарның киләчәге өметле. Татар университеты мисссиясе, рухы мәгариф оешмасыннан гына күпкә киңрәк. Ул мәктәп кенә түгел, ул республика иделогиясен булыдра, рухын үстерә торагн институт, Татарстанны яклый торган оешма", ди Бостанов.
Аның сүзләренчә милли университет булмавы күпне сөйли. Университет ачу өчен бүгенге көндә әзер кешеләр, кадрлар бар, моңа акча, дәүләт ихтияры гына кирәк. "Бу сәяси әһәмияткә ия. Милли университетның бурычы - төбәкләргә татар милләтенең идеологиясен тарату да булыр иде. Милли университет проектын тормышка ашыруны максат итеп куярга кирәк, шунда ныклап торыйк", диде Бостанов Васыйл Шәйхразиевка карап.
Дөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов чыгыш ясый. Соңгы елда ул татар телен укытуны яклауда алдынгы активистларның берсе буларак билгеле булды, аның чыгышы да күбесенчә тел мәсьәләсенә багышланган булды, ул ачыктан-ачык тел мәсьәләсенең авыр булуын белдерде.
"Татар сыйныфларын, мәктәпләрен булдыру - безнең буын бурычы. Татар мәктәбе концепцияләре бар, билингваль нигездә укыта торган методтка башлангыч этапта. бу юнәлештә сыйфатлы эшләргә тиеш. Көчле көндәшлек татар мәктәпләре булдырыр өчен кадрлар резервын әзерләргә кирәк. Мөдир булырлык егет-кызыларыбыз бар, алар эшләргә генә атлыгып тора. Диния назарәте зур эш башлады, кызлар өчен Мозаффария мәктәбен ача, киләчәктә бу юнәләштә эшне туктатмаска, егетләренекен дә оештырырга кирәк", дип сөйләде Фәйзрахманов.
Ул татарча югары белем бирү мәсьәләсенә дә кагылды. "Төрле һөнәргә өйрәтә торган, татар телендә белем бирә алган төрле кадрларыбыз бар, бу мөмкинлектән ник кулланмыйбыз? Магистрлык программаларын да булдырырга мөмкинлек бар бит. Алыйныйк моңа, дәүләт моңа ярдәм итәргә тиеш", дип белдерде Айрат Фәйзрахманов.
Дөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин ике елга нәтиҗә ясап чыгыш ясый. Үткән турында сөйләшү урынына күбрәк киләчәк турында сөйлик, ди ул.
"Тел мәсьәләсе авыр. Без нишләргә тиеш, киләчәк нинди булыр? Бу сорауларга җавап әле юк. Проектлар эшләнә, әмма алар төбәкләргә дә, чит илләргә дә таралмый, үзебез эчендә ябылып калабыз, югыйсә бердәм эшләргә мөмкин.
Тагын бер зур минус - татар дөнья күләмендә таныла алмады. Татар проектларын танытырга кирәк. Фәрхәт Фәткуллиннны зурлап бүләкләделәр, мондый уңай мисаллар ешрак булырга тиеш. Бүген белем заманы, мәгарифка караган тема күп булырга тиеш. Ачык университеттан башлыйк, татар телендә югары белем алу мөмкинлеге булырга тиеш, бу бушлыкны юкка чыгару мөмкин", диде Яруллин. Аның сүзләрен алкышларга күмделәр. Васыйл Шәйхразиев исә балалар бакчасыннан башларга кирәк дип тә өстәде.
Тәбрис Яруллин 2020 елдагы халык исәбен алу чарасын да искә алды, бу татарларның җанисәбе булырга тиеш, без азаерга тиеш түгел, диде ул.
Татар телен аңламаучылар өчен синхрон тәрҗемә дә оештырылган. Яшьләр арасында колакчыннар белән артык күп кеше күренми, күрәсең, тәрҗемәдән күбесенчә форум делегатлары түгел, кунаклар файдалана.
Шәйхразиев чыгышы дәвам итә.
"Чит төбәкләргә йөрибез. Тел киселә, төрле гаиләләр барлыкка килә, төрле проблемнар бар, әмма ничек кенә булмасын, алар ана теленә кире кайтыр дип өметләнәбез", ди Милли шура рәисе. "Ничек? Нинди юллар бар?" дигән сорау туа, тик Шәйхразиев моның турында әйтми.
"Телебезне әби-бабалар саклаган, алар алдында ничек җавап тотарга? Әниең телендә сөйләшмәсәң, кая китәрсең? Оҗмах әниләр аягында бит", ди Шәйхразиев хисле генә. Әйтергә кирәк, ул кәгазьсез генә, күңелен биреп сөйли. Дин, намаз, мәчет, әти-әни, әби-бабайлар, мирас, яшьлек, матур чак дип сиптерә. Бал белән өрекле чәй эчеп утырырлык татар агае кебек, тыңлаучылар арасында "вәгазь сөйләгән кебек" дип әйтүче дә булды. Әмма үзенә түбәтәй җитми, сакал да җибәрсә, менә дигән булыр иде.
Шәйхразиев яшьләргә никах турында да киңәш бирә: "Киләчәгегез Татарстан белән, туйларны монда ясагыз. Кияү-кәләшләрне монда эзләгез", ди ул.