Форумның беренче көне мизгелләре Азатлык фотогалереясендә
Татар яшьләренә - фин-угыр яшьләреннән сәлам сүзе
Бөтендөнья татар яшьләре форумын башлавын сәламләр, фин-угыр яшьләре мөрәҗәгать җибәргән.
"XX гасыр Русиядә федерализм һәм милли тигезлек өчен гомум көрәш белән узды, татарлар биредә алдынгы рольне башкарган. Бүгенге көндә без иҗтимагый тормышта, Русия мәгарифендә күптеллелекне саклау өчен, демократик институтлар һәм халыкларыбыз өчен конституцион гарантияләр өчен көрәшәбез", диелә хатта.
Сәламләү хатында татар җәмгыятенең федерализмга керткән өлеше һәм Русиядә күптеллелекне үстерүдә зур казанышлары өчен рәхмәт белдерелә.
Дөньяның төрле почмакларыннан җыелган татар яшьләреннән сәлам сүзе:
Ямал татарлары өчен әлифба
Казан вакыты белән 10:30да проектлар аллеясе башланды. Төрле төбәк һәм ил татарлары үзләре башкарган проектларын күрсәтә. Тиздән пленар утырыш башлана.
Салехард шәһәреннән Наилә ямал татарлары өчен әлифба тәкъдим итте. "Ватан" оешмасы вәкилләре әлеге әлфибада әлеге төбәк өчен хас булган рәсемнәр (хайваннар, табигать күренешләре) ясаган. Андый әлифбаларны алар сабантуйда таратканнар. Әлифбаны чыгару 30 меңгә чыкты, ди Наилә.
1-5 августта Казанда узучы Татар яшьләре форумының пленар утырышы алдыннан проектлар аллеясы узды. Яшьләр үз төбәкләрендә, илләрендә башкарган эшләр белән таныштырды. Кайбер мизгелләр безнең фотогалереяда.
Форумның пленар утырышы әле башланмады. Яшьләр белән Рөстәм Гатауллин һәм Булат Харисов аралаша. Интерактив өлеш аларга йөкләнгән.
Дөнья татар яшьләре форумының пленар утырыш "Корстон" үзәгендә уза.
Пленар утырыш алдыннан зал менә шундый:
Быел форумда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов катнашмый. Ул ялда. Берничә атна алдан ук аның бөтен дөньядан җыелган татар яшьләре белән очрашу форсатыннан файдаланмаячагы аңлашылды. Тел вазгыяте катлаулы чакта, парламентта мөһим карарлар кабул ителгәндә ул йә Дубайда, йә Лондонда сәфәрдә йөрде. Сүз уңаеннан, Миңнеханов быел "Сәләт" форумында да килмәде.
Татар яшьләре форумына быел хәтта Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да килмәде. Иң зур дәрәҗә - Татарстан вице-премьеры, Милли шура рәисе Васыйл Шәйхразиев, конгресс рәисе Ринат Закиров. Мәртәбәле кунаклар арасында Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, дөньякүләм билгеле галим Рәшит Сүнәев бар.
Мәгариф министры Рәфис Борһанов та ялда икән, шуңа ул да килмәячәк. Яңа билгеләнгән яшьләр министры Дамир Фәттахов та килмәгән, яңа министрга да татар яшьләре кызык түгел булып чыгамы?
Сүз уңаеннан, Казанда зур татар җыены турында Казанда бер билге дә, белдерү дә, сәламләү дә юк. Татарлар үз казанында кайный. Бу Татарстан хөкүмәтенең татарның киләчәгенә карашын күрсәтә.