Чигү остасы тукымага шигырьләр чигә
Башкортстанның Авыргазы районында яшәүче ханым танылган якташларының шигырьләрен тукымага чигеп халыкка таныту юлын тапкан. Гөлфия Ханнанова башкорт шигъриятен мәңгеләштерүне чигү аша башкара. Хаклы ялга чыккач ул чигә башлый. Тора-бара аның иҗат җимешләре барлыкка килә. Авылдашы Рәшит Назаров иҗаты остабикәнең коллекциясендә төп урын алып тора. Әле ул якташының йорт музеен ачу хыялы белән яна. Талбазы башкорт гимназиясендә моның өчен аерым бүлмә дә бирергә әзерләр. Гөлфия Ханнанова киләчәктә иҗат эшләреннән күргәзмә оештыру нияте белән яна.
мультимедиа
-
август 22, 2024
Журналистлар Суджа шәһәрендә булып китте
-
август 21, 2024
Татарстан һәм татарлар: 1989 ел
-
август 09, 2024
"Путин хакимияттән китә алмый"
-
август 08, 2024
Җырчы Зөлфия Камалова яман шешкә каршы көрәшә
-
август 06, 2024
Алсу Кормашның иреккә чыкканнан соң беренче интервьюсы