Көньяк Африканың IOL газеты журналист Азан Эсса белән хезмәттәшлекне туктаткан. Эсса сентябрьдә әлеге басмага Кытайның Синҗан-Уйгыр автоном төбәгендә мөселманнарның хокуклары бозылу турында мәкалә язган булган. Мәкаләдә Африка җитәкчеләренең Кытайны Синҗандагы хәлләр өчен җавапка тарттыра алмаулары да күтәрелгән дип яза The African Exponent.
Эссаның фикере газетның басма вариантында чыккан һәм шуннан соң аның баганасын бетерергә карар кылынган. Бу газетның яңа форматына туры килми дип аңлатылган. Басма сайтында материал бөтенләй чыкмаган.
Кытай фирмалары IOL-ның хуҗасы булган ширкәт хиссәләренең зур гына өлешенә ия.
IOL - Көньяк Африка республикасында зурлыгы ягыннан икенче медиаширкәт санала.
Узган җәйдә Азатлык Кытайда мөселманнар өчен "яңача тәрбия бирү үзәкләре" булдырылуы турында язган иде. АКШ Конгрессы әгъзалары Марко Рубио белән Крис Смит бу лагерьларда 500 меңнән 1 миллионга кадәр кеше "тәрбияләнгән" дип әйтә. Алар фикеренчә, мондый лагерьлар бүгенге көндә милли азчылык вәкилләренең хокукларын бозуның иң зур очрагы.
Der SPIEGEL мәгълүматына караганда, Синҗан төбәгендә халык ныклы күзәтү астында яши. Моның өчен махсус техник систем булдырылган.
АКШ хакимияте уйгыр һәм башка мөселман азчылыкларының хокукларын бозган өчен Кытайга чикләүләр кертү мөмкинлеген карый.
Күптән түгел Кытайда 55 яшьлек уйгыр журналистының мөселманнарга "тәрбия бирү үзәге"нә эләгүдән куркып үз-үзен үтерүе билгеле булды. Тәрҗемә ителгән әсәрләр бастыручы дәүләт әдәби журналының баш мөхәррире Кейсер Кеюм редакция урнашкан бинаның сигезенче катыннан ташланган.
Кытай дипломатлары исә мөселманнарга карата кырыс мөнәсәбәтне аклый. Алар дөнья матбугатында мөселманнар өчен "тәрбия бирү үзәкләрен" яклап чыгыш ясый. Дипломатлар Кытайның мөселманнарны эзәрлекләвен экстремизмга каршы көрәш дип атый.