Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай рәсмие: "Тәрбия үзәкләре — тыныч тормышка юллама"


Өремче урамында Кытай хәрбиләре
Өремче урамында Кытай хәрбиләре

Синҗан-Уйгыр автоном төбәге губернаторы Шохрат Закир, тәрбия үзәкләренә эләгүчеләр "кытай телен өйрәнә, яңа һөнәр үзләштереп, тыныч тормышка юллама ала" дип аңлатты. Көнбатыш мәгълүмат чаралары һәм хокук яклаучылар бу үзәкләрдә җирле мөселманнар һәм милли азчылыкларның хокуклары кысыла дип белдерә.

Кытай хакимиятләре Синҗанда "тәрбия лагерьларын" легальләштерү турындагы гаепләүләргә рәсми җавап бирде. Бу хакта Синҗан-Уйгыр автоном төбәге губернаторы Шохрат Закир Кытай медиасына интервьюда сөйләгән дип яза "Коммерсантъ".

1990нчы елларда Синҗанда террор гамәлләре "бөтен этник төркемнәрнең" төп хокукларын боза иде ди Закир. Аның сүзләренчә, соңгы елларда "Кытайның коммунистлар фиркасе җитәкчелегендә", хәлләр тотрыклылана бара, Синҗанда соңгы 21 айда бер террор һөҗүме дә булмаган, 2017 елда төбәк икътисады 7,6 процентка, туристлар саны 32,4 процентка арткан. "Кешеләр кибетләргә, рестораннарга йөрергә, сәяхәт итәргә курыкмый башлады", ди Закир.

Синҗанның Кашгар каласы
Синҗанның Кашгар каласы

Террорчылыкка каршы көрәшүдә Синҗанның үз алымы бар ди губернатор. Төбәк хакимияте "зур булмаган җинаятьләр кылучыларны" тәрбия үзәкләренә җибәрергә карар кылган. "Экстремизм һәм террорчылык идеологиясе корбанына әйләнмәсеннәр өчен, аларны коткарырга һәм укытырга кирәк", дип саный рәсмиләр. Мондый куркыныч бигрәк тә Синҗанның төньягында урнашкан дүрт районда бар дип сөйли Шохрат Закир. Әлеге районнарда халык эшсез, дәүләт телен белми һәм эшкә урнашыр өчен һөнәрләре юк. "Аларның фәкыйрьлеге аларны экстремизм корбанына әйләндерергә мөмкин, шуңа күрә бу кешеләргә Кытай кануннарын өйрәтергә һәм һөнәр бирергә кирәк", ди губернатор.

Закир сүзләренчә, "тәрбия үзәкләрендә", Кытай теле һәм кануннар өйрәнүдән тыш, тегәргә, ашарга пешерергә, чәч кисәргә, электрон сәүдәгә өйрәтәләр. Уку вакытында аларга "минималь акча һәм бонуслар" бирелә. Шохрат сүзләренә караганда, үзәкләрдә бушлай ашханәләр, телевизорлар, душ бүлмәләре, баскетбол, волейбол һәм пинг-понг мәйданнары бар. "Тормышында авырлыклар кичергән" кешеләргә психологлар ярдәме тәкъдим ителә, ди ул.

Губернатор тәрбия програмы "төбәктәге климатны сәламәтләндерде" дип белдерә.

Кашгар мәчете тирәсендә иминлек көчләре
Кашгар мәчете тирәсендә иминлек көчләре

Шул ук вакытта Урал федераль университетының өлкән укытучысы Дмитрий Желобов Кытай рәсмиләренең сүзләрендә күп сорауларга җавап юк дип саный.

"Мондый масштабтагы белем бирү програмнары күп елларга сузылган сынау узарга тиеш, укытучылар әзерләү, уку материаллары булдыру кирәк. Югыйсә, шулкадәр күп кешене укыту импровизациягә генә кайтып калачак. Кытай телен берничә айда гына өйрәнеп буламы?" дип сорый ул.

Узган җәй Азатлык Кытайда мөселманнар өчен "яңача тәрбия үзәкләре" булдырылуы турында язган иде. АКШ Конгрессы әгъзалары Марко Рубио белән Крис Смит бу лагерьларда 500 меңнән 1 млнга кадәр кеше "тәрбияләнгән" дип әйтә. Алар фикеренчә, мондый лагерьлар бүгенге көндә милли азчылык вәкилләренең хокукларын бозуның иң зур очрагы.

Рәсми Кытай исә мөселманнарны эзәрлекләвен экстремизмга каршы көрәш дип атый.

Кытайдагы хәлләргә Русия Мөфтиләр шурасы һәм Татарстан Диния нәзарәте капма-каршы фикерләр белдерде.

Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин Кытайда, шул исәптән Синҗан-Уйгыр төбәгендә ислам дине тотучылар дискриминация сизми дип әйтте.

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Кытайда мөселманнарның эзәрлекләнүенә карата борчылу белдерде һәм дин кардәшләре өчен дога кылырга чакырды. "Үзебезнең тарихны үз башыбыздан кичереп, без бик яхшы бер сабак алдык: дингә каршы көрәш халык хәтерендә төзәлмәс яралар һәм бик куркыныч нәтиҗәләргә китерә”, диде ул.

Сөргендәге Тибет хөкүмәте башлыгы Лобсанг Сангай Азатлыкка әңгәмәдә хәзер Синҗанда булган хәлләр заманында Тибетта башланган иде, әмма уйгырларга карата рәхимсезлекләр күпкә зуррак кимәлдә бара дип белдерде.

XS
SM
MD
LG