Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәрит Зәкиев: "Русиянең хәзерге хокукый системы Сталин чоры системыннан да явызрак"


Утырышта катнашучылар
Утырышта катнашучылар

Күптән түгел оешкан "Татарстан иҗтимагый шуралары" хәрәкәте 19 декабрь Казанда чираттагы утырышын үткәрде.

ТИҮ бинасында узган чараның төп максаты, киң җәмәгатьчелекне Татарстанда канунга каршы килә торган мәхкәмә процеслары белән таныштыру, ТИҮ һәм башка иҗтимагый оешмаларга каршы алып барылган хокук бозуларны фаш итү, дип белдерелде.

"Татарстан иҗтимагый шуралары" хәрәкәте оештырган җыелышта ТИҮ, Атомга каршы комитет, ВКПБ, "Эшчеләр хәрәкәте", Татарстан архитекторлар берлеге, "Чүп яндыру заводына каршы хәрәкәт" вәкилләре катнашты.

ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев 2011 елдан башлап оешмага хакимиятләр тарафыннан басым ясалуын сөйләде. "2014 елда гына ТИҮ вәкилләренә каршы 20дән артык мәхкәмә булды һәм унар мең сумлык җәзалар салынды. 2011 елдан башлап 2016 елга кадәр шәхсән үземә генә дә 9 мәхкәмә эше узды, барлыгы 40 мең сум җәза түләдем", диде ул.

​Фәрит Зәкиев Азатлыкка әйтүенчә, "Сталин терроры чорында да мәхкәмәләрдән 10% булса да аклау карарлары чыккан. Русиянең хәзерге хокукый системы Сталин системыннан да явызрак һәм әхлакый яктан түбәнрәк". Мәхкәмәдәге мондый хокуксызлыкка каршы хәбәрдарлык белән генә көрәшергә була дип саный ул.

Фәрит Зәкиев
Фәрит Зәкиев

"Бәйсез мәхкәмә һәм хокукый дәүләт булмый торып мул, имин һәм гадел җәмгыять төзеп булмаганын халык аңларга тиеш. Кызганыч, ул аңламый. Хокукый дәүләт дигән сүз халыкта буш сүз кебек күренә. Әмма ул буш сүз түгел. Без Европа илләрендә хокукый дәүләтне беләбез һәм анда халыкның нинди мул һәм бәхетле тормышта яшәгәнен күрәбез.

Мисал өчен, Татарстан кебек үк нефтьле булган Норвегиядә күптән түгел һәр ватандашка ай саен 800 доллар бирергәме дигән проект каралды. Чөнки нефтьтән бик күп керем керә һәм моннан алынган акчалар Русиядәге кебек чит ил банкларында сакланмый, ә Норвегиянең үзендә кала һәм Норвегия халкы өчен кулланыла", диде ул.

Бер сәгатьләп барган җыелышта иҗтимагый оешмаларны берләштерү, аларны мәхкәмәләрдә яклау өчен хокукчылар берлеген оештыру, Татарстан Дәүләт шурасына 2019 елда булачак сайлауда халык мәнфәгатьләрен кайгырта торган депутатлар күрсәтергә кирәк дигән карарга киленде.

XS
SM
MD
LG