Accessibility links

Кайнар хәбәр

2018 ел йомгаклары: Башкортстан


"Башкорт" оешмасының Баймактагы җыены
"Башкорт" оешмасының Баймактагы җыены

Узган Эт елы республикада зур вакыйгалар белән истә кала. Республика башлыгын алыштыру, яңа башлыкның яңача "себерә башлавы", башкорт оешмаларының активлашуы, мәхкәмәләшүләр – йоклап яткан кешене дә уятырлык вакыйгалар булды.

Башкортстан өчен узган елның төп вакыйгасы республика башлыгының алмашынуы булды. 11 октябрь Рөстәм Хәмитов вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында мөрәҗәгать белән чыкты.

Рөстәм Хәмитов вазифасыннан китүен белдерде
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:37 0:00

12 октябрьдә республика башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы булып Радий Хәбиров тәгаенләнде. Яңа башлык вазифага керешү белән яңача "себерә башлады". Премьер-министр, күпчелек министрлар, дәүләт идарәлеге җитәкчеләре дә алышынды. Хәбиров аеруча җәмәгать транспорты, сәламәтлек саклау кебек халык өчен иң борчулы өлкәләрне "таяк тыгып болгата" башлады.

Республикада гади халыкны борчыган көнүзәк мәсьәләләрне хәл итү өчен "Инцидент" дигән програм эшли башлады. Аңа ярашлы, һәркем халыкны борчыган проблемнар турында язып җибәрә ала һәм тәүлек эчендә бу өлкә өчен җаваплы җитәкче аны чишү юллары турында җавап бирә. Проблем бер ай эчендә чишелергә тиеш. Һәр район хакимияте башлыгы хәзер "ВКонтакте", "Одноклассники", "Инстаграм", "Фейсбук" социаль челтәрләрендә аккаунтлар булдырып, халыкның зарларын тыңлап, проблемны чишеп, халык өчен эшләргә тиеш диелде.

Хәбиров вазифасына килү белән "Куштау"ны "Башкорт сода ширкәте"нә чимал итеп бирде

Башкортстанда соңгы елларда "Башкорт сода ширкәте" өчен чимал буларак Стәрлетамак янындагы шиханнарны алу өчен көрәш бара иде. Элекке башлык Рөстәм Хәмитов шиханнар бирелмәячәген белдереп килде. Моны кайбер экспертлар Хәмитов үзенең чын башкорт булуын исбат итү өчен башкортларның изге урыннарын саклый дип аңлатты. Аның урыныннан алынуын да шуның белән бәйләделәр. Радий Хәбиров вазифасына килү белән "Куштау"ны "Башкорт сода ширкәте"нә чимал итеп бирде.

9 сентябрьдәге бердәм тавыш бирү көнендә Башкортстанда Дәүләт җыелышы – Корылтайга депутатлар сайланды. Анда алты фирка вәкилләре мандатка ия булды.

Каршылык чаралары. Пенсия реформасы

28 гыйнвар Уфада навальныйчылар "Сайлаучыларның баш күтәрүе" чарасы уздырды. Анда меңгә якын кеше катнашты. 52 кеше тоткарланды. Бу Башкортстан тарихында иң күп тоткарлау очрагы булды.

Уфада "Сайлаучыларның баш күтәрү" чарасы
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:40 0:00

5 май Уфада "Ул безгә патша түгел!" дигән рөхсәтсез йөреш узды. Чараны оештыручы оппозиция җитәкчесе Алексей Навальныйның Уфадагы штабы башлыгы Лилия Чанышева моның өчен 30 тәүлек утырып чыкты.

Пенсия реформасы халыкта зур ризасызлык тудырды. Уфада һәм республиканың башка шәһәрләрендә ризасызлык чаралары узды.
12 июль Уфада республиканың һөнәр берлекләре уздырган урам җыенында өч мең кеше катнашты.

Уфада пенсия реформасына каршы урам җыены узды
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:19 0:00

28 июль коммунистлар каршылык чарасы уздырды. Анда 600ләп кеше килгән иде.

5 сентябрь "Русия патриотлары фиркасе" каршылык чарасы үткәрде. Анда ярты мең кеше катнашты.

9 сентябрь Навальныйның Уфадагы тарафдарлары ризасызлык йөреше уздырды. Анда меңгә якын кеше катнашты, 17 кеше полиция тарафыннан тоткарланды.

Уфада пенсия яшен арттыруга каршы меңнәрчә кеше чыкты
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:00 0:00

Елдагы иң зур каршылык чараларын навальныйчылар уздырды. Радий Хәбировка каршы да иң беренче алар чыкты. Навальный штабы җитәкчесе Лилия Чанышева Куштау шиханын "Башкорт сода ширкәте"нә биргәне өчен Радий Хәбировның вазифасыннан китүен таләп итте.

Һава аланына исем бирү

Русиядәге һава аланнарына исем бирү "чире" Башкортстанда да игътибар үзәгендә булды. Сайлап алуның соңгы этабына Салават Юлаев, Мостай Кәрим һәм Муса Гәрәев исемнәре торып калды. Күпчелек Мостай Кәрим исемен өстенрәк күрде. Бу исемгә 95 707 кеше тавыш бирде. Икенче урында Совет берлегенең ике тапкыр каһарманы Муса Гәрәев – 74 533 тавыш. Өченче урында башкорт халкының милли батыры Салават Юлаев. Аңа 24 554 кеше тавыш бирде.

Мостайның җиңүе артында аның оныгы – "Роснефть" башы Игорь Сечинның кияве Тимербулат Кәримов торуы да фаразланды

Рәсми булмаган чыганаклар башкортларның күпчелеге Салават Юлаев, татарларның Муса Гәрәев өчен тавыш бирүен хәбәр итте. Мостай Кәрим өчен тавыш бирүдә хәрәмләшүләр булуы, Мостайның җиңүе артында аның оныгы – "Роснефть" башы Игорь Сечинның кияве Тимербулат Кәримов торуы да фаразланды.

Исем кушу һава аланын бизәүне, төрле мультимедиа һәм башка чаралар аша шул шәхес хакында күпмедер мәгълүмат бирүне күз дә уңында тота. Салават Юлаевның – бары тик башкорт милләте каһарманы булуы исәпкә алынды, Муса Гәрәевнең хәрби очучы булуын истә тотып һава аланын милитаристик рухта бизәүгә караганда шагыйрь Мостай Кәрим исеме бирелү төрле милләттәгеләр арасында компромисс дип билгеләнде.

Башкорт оешмалары

15 апрель Русия мәзәкчесе Руслан Белый Уфадагы чыгышында башкорт халкының милли каһарманы Салават Юлаевны бандит һәм юлбасар дип атаган иде. Аның бу мыскыллавы башкортларда ризасызлык тудырды.

Башкорт егетләре Руслан Белыйга ультиматум куйды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:37 0:00

"Башкорт" оешмасы Салават Юлаев һәйкәле янында бу уңайдан каршылык чарасы үткәрде. "Тархан" исемле көрәшчеләр төркеменең 15 егете Руслан Белый чыгыш ясаган Ульян шәһәренә барып, Белый төркеме җитәкчесе белән очрашып, гафу үтенү турында сөйләшеп кайтты. Белый башкортлардан гафу үтенмәде.

29 сентябрь Башкортстанның Баймак районында җирле халык белән Кавказдан килгән эшчеләр арасында низаг булды. Уфадан башкорт егетләре җыелып милләттәшләрен яклауга күтәрелде. 30 сентябрь Баймактагы полиция бүлеге янында урам җыены узды.

Башкортлар Темәстә тоткарланган милләттәшләренә ярдәмгә җыелды
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:02 0:00

"Башкорт" хәрәкәте җитәкчесе, шушы җыенга бәйде рәвештә рөхсәтсез урам җыены уздыруда гаепләнгән Фаил Алчынов Уфаның Киров районы мәхкәмәсе тарафыннан 150 мең сум штрафка хөкем ителде.

Фаил Алчынов
Фаил Алчынов

Алчынов Азатлык сәхифәсендә һәм ВКонтакте челтәрендәге тавыш бирүдә җиңеп чыгып Азатлыкның "Ел кешесе" дип танылды.

3 декабрь Белоретта Таҗикстанда туган бер егет һәм башкорт яшьләре арасында низаг чыкты. Башкортларны мәсхәрәләве өчен аннан гафу үтенү сорадылар. Полиция каршылык чарасын оештыручы дип бер егетне мәҗбүри эшкә хөкем итте.

24 декабрь "Башкорт" оешмасы үзенең III корылтаен уздырды. Бина бирелмәү сәбәпле җыен урамда – Салават Юлаев мәйданында узды.

"Башкорт" оешмасы корылтае
"Башкорт" оешмасы корылтае

Чарада булмый калган төп чыгышлар интернетка куелды. Мәйданга килүчеләрнең бер өлеше интернетта чыгыш ясаучылар белән очрашты. Ул секция утырышы дип аталды. Корылтайда милек, эшкуарлык, эчкечелек мәсьәләләре күтәрелде.

"Башкорт" оешмасы ике дистәдән артык районда җыеннар уздырды. Анда җирле үзидарәләр оештырылды.

Дөнья башкортлары корылтаена альтернатив оешкан "Башкорт халык конгрессы" 2017 елда зур чаралар уздырса да, 2018 елда тынып калды. Ел ахырында оешмага яңа рәис итеп Әмир Тойгынов сайланды.

28 ноябрь Дөнья башкортлары корылтае рәисен яңартты. Әмир Ишемгулов вазифасыннан китеп, аның урынына Данир Гайнуллин билгеләнде. Ул республиканың яңа җитәкчесе Радий Хәбиров белән "тыгыз элемтәдә" эшләячәген белдерде.

Данир Гайнуллин: "Җитәкчелек белән тыгыз элемтәдә эшләргә ниятлибез"
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:56 0:00

Башкортстан татарлары

Башкортстанда ике дистә чамасы татар оешмасы булуга карамастан, узган елдагы зур чаралар ике дистәгә дә тулмый.

Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте "Тукай моңнары", "Ике аккош", "Бәлеш" фестивале уздырды. Узган елның "Гаилә елы" булуы сәбәпле, биш районда гаилә бәйрәмнәре үткәрде. Аларда татар гаиләсе кыйммәтләре билгеләнде.

Татар хатын-кызларының "Сәхибҗамал" оешмасы республика хатын-кызларының беренче корылтаен җыйды һәм Казанда "Шагыйрәләр сүзе – җиһан сере" дигән чара үткәреп кайтты, шагыйрә Халисә Мөдәрисованың 65 яше уңаеннан чара уздырды, Чаллыда яшәп иҗат итүче язучы Айгөл Әхмәтгалиева белән очрашу да оештырды. Башка мәдәни һәм дини чаралар да узды.

"Сәхибҗамал" корылтае
"Сәхибҗамал" корылтае

Татар хатын-кызларының "Ак калфак" оешмасы Туймазы районының Төмәнәк авылында "Җырлыйк әле" дип аталган беренче фольклор бәйрәме уздырды. Оешма республика районнарындагы бүлекләре саны белән беренче урынга менде. Хәзер "Ак калфак"ның өч дистәгә якын бүлеге бар. Бәйрәмнәр оештыру, татарча Яңа ел уздыруда да "Ак калфак" алдынгылыкны бирми.

"Берлек" оешмасы "Татар кызы" бәйгесен уздырды, туган якны өйрәнүчеләр белән эш алып барды, хатын-кыз мәгърифәтчеләре кичәләре оештырды.

"Рамазан" милли-агарту үзәге татар балаларының "Сәләт" ял аланын оештырды. "Сәләт" сәнгатьле уку театры утырышларын уздырды.

Башкортстанда татар яшьләре оешмасын төзү омтылышы булды, ләкин яшьләр беренче утырыштан соң бик аз җыелдылар.

Башкортстан татарлары конгрессы һәм Башкортстан татар иҗтимагый үзәге, Морзалар оешмасының республика күләмендәге зур чаралары узмады.

Ел барышында татар телен, татар мәгарифен яклап бер генә чара да узмады.

XS
SM
MD
LG