Accessibility links

Кайнар хәбәр

Демократлар Трампның яңа тәкъдимнәрен кире какты


Нэнси Пелоси - Вәкилләр пулаты рәисе
Нэнси Пелоси - Вәкилләр пулаты рәисе

АКШта шатдаун инде 30 көн дәвам итә.

АКШта демократлар президент Дональд Трампның федераль хөкүмәтнең эшен яңарту тәкъдимнәрен кире какты. Алар Сенатта һәм Вәкилләр пулатында бу тәкъдимнәргә каршы чыгарга вәгъдә итте. Әлеге мәсьәлә Сенатта киләсе атна каралыр дип көтелә.

Трамп, аерым алганда, АКШка бала чагында китерелгән һәм вакытлы сыену мөддәте чыккан канунсыз мигрантларга өч елга депортациядән юридик яклау тәкъдим итте. Шул ук вакытта ул Мексика чиге буйлап тоташ дивар төзүдән баш тартты. Трамп диварны 370 чакрым озынлыктагы киртә белән алыштырырга тәкъдим итте. Киртә коруга ул федераль бюджеттан шул ук 5,7 миллиард доллар бүләргә сорады.

Әмма Сенатта демократлар җитәкчесе Чак Шумер мигрантларны канунлаштыру мәсьәләсе өч елга кичектерелеп торырга түгел, ә гомумән хәл ителергә тиеш дип саный. Вәкилләр пулаты рәисе Нэнси Пелоси Трамп тәкъдимнәрен "кабул итәрлек түгел" дип атады.

Демократлар миграция реформасын федераль хөкүмәтнең эштән туктавы – шатдаун – тәмамлангач кына тикшерәчәкләрен белдерде. Шул ук вакытта алар Трампның төп таләбе – дивар төзүгә акча бүлүгә кискен каршы чыга.

АКШта шатдаун инде 30 көн дәвам итә. Нәтиҗәдә федераль оешмаларда эшләүче 800 меңнән артык хезмәткәр хезмәт хакларын ала алмады. Финанслау туктатылу сәбәпле, аларның бер өлеше түләүсез ялга җибәрелде. Түләү проблемнары эчке иминлек, транспорт, юстиция министрлыклары, дәүләт департаменты һәм федераль тикшерү идарәсенә дә кагылды.

XS
SM
MD
LG