Һава транспорты федераль агентлыгы Татарстанның “ЮВТ-Аэро” һава ширкәтенә Казан-Будапешт очышларына рөхсәт бирде. Казаннан Маҗарстан башкаласына очышлар атнага ике мәртәбә була ала.
Татарстан башкаласында Маҗарстан консуллыгы эшләп килә. Узган көздә Маҗарстан тышкы эшләр министры Петер Сийярто Казан-Будапешт очышларын башлар өчен кирәкле эшләр башкарылачагын белдерде.
Уфадан Прагага очышларны яңартырга да җыеналар. Прагага очу өчен “Урал һава юллары” ширкәте рөхсәт алган. Уфадан Чехия башкаласына очышлар атнага өч тапкыр булырга мөмкин. Шул ук ширкәткә атнага өч тапкыр Прагага Самардан очу рөхсәте дә бирелгән.