Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар театрында вазгыять яңадан кискенләшә


Кырымтатар музыкаль-драма академия театры афишалары
Кырымтатар музыкаль-драма академия театры афишалары

Бер ел чамасы элек егермеләп актерын югалткан Кырымтатар музыкаль-драма академия театрында тагын зур үзгәрешләр көтелә.

Кырымтатар музыкаль-драма академия театры актерлары Кырым мәдәният министрына театрда штатлар кыскартылуга, спектакльләр өчен костюмнар тегелмәүгә, театрда эшләүчеләргә бернинди мәгълүмат бирелмәүгә ризасызлык белдереп хат юллаган. Хатны театрның 30-лап хезмәткәре имзалаган.

Мондый хатның язылуына театрның сәнгать җитәкчесе Эльдар Джелилов белән август аенда тәмамланачак эш килешүе мөддәтен озайтмау, бу вазифаның бетерелүе һәм гомумән Джелиловны актер буларак та театрда калдырмаячаклары соңгы этәргеч булган.

Эльдар Джелилов әйтүенчә исә, аны аннексион хөкүмәтнең мәдәният министры Вера Новосельская чакыртып сәнгать җитәкчесе вазифасыннан үз теләге белән китүе турында гариза язарга кушкан. Ялдан соң шыпырт кына актерлыкка күчеп эшеңне дәвам итәрсең дигән. Джелилов моңа риза булмаган.

Эльдар Джелилов
Эльдар Джелилов

"Минем сәнгать җитәкчесе буларак контрактым бер айдан тәмамлана, мин үз теләгем белән шыпырт кына китсәм, узган елда мин туплаган, минем белән эшләгән актерлар моңа нәрсә дияр, мин аларның алдында кем булам соң? Шуңа күрә мин гариза язудан баш тартам. Контрактым бетсен, аннары мин актерлыкка күчәрмен", дигән Эльдар әфәнде.

Кырымтатар музыкаль-драма академия театры бинасы
Кырымтатар музыкаль-драма академия театры бинасы

Шуннан соң вазгыять үзгәрә башлаган. 28 июньдә театрда узган җыелышта министрлык театрда яңа вазифалар булдыруын һәм анда сәнгать җитәкчесе вазифасын бетереп, баш режиссер вазифасы кертүен игълан иткән. Актерларның "Эльдар кем булып кала?", дигән соравына "Аңа театрда урын юк", дигән җавап булган. "Ни өчен яңа спектакльләргә костюмнар тегелми?", дигән сорауга исә театр җитәкчесе акча булмавын, мәдәният министрлыгының субсидия бирмәвен әйткән.

Актерлар үз өйләреннән китергән костюмнар белән уйный

"Бу хәлләрнең сәбәпләрен аңлап бетермим. Мин бу вазифага театрның элекке мөдире киткәннән соң керештем. Җиде айда театрның иҗади ягын юлга салдым, яңа актерлар китердем, берничә спектакльне яңадан торгыздым, концертларга сценарийлар яздым һәм башкалар. Актерлар үз өйләреннән китергән костюмнар белән уйный, 4 июльдә күрсәтелергә тиешле, театрга акча китерә торган "Акмәчет егетләре" спектакле уйналмаячагын игълан иттеләр, сәбәбен белмибез", ди Джелилов.

Кырымның атказанган артисты Эльдар Джелилов 2019 елда Кырымның тугыз театры арасында ир ролен иң яхшы башкарган актер дип танылды, урыс классикасын популярлаштырганы өчен аны Кырым театрларында иң югары бәя дип исәпләнгән "Алтын грифон" белән бүләкләделәр. Театрда 19 ел эшләп ул 40 спектакльдә 50 роль башкарган, 9 ел балет артисты булып эшләгән.

Актерлар Джелиловка карата мөнәсәбәткә, театрдагы вазгыятькә канәгатьсезлек белдереп югарыга хат язачакларын әйткәч театр мөдире "языгыз" дигән. Әмма актерлар чыннан да Кырым мәдәният министрына, Дәүләт думасы депутаты Руслан Бальбекка, Кырым башлыгы Сергей Аксёнов карамагындагы Кырымтатар халкы шурасына хат имзалап юллаганнан соң мөдир "нигә шау-шу күтәрәсез?" дип ризасызлык белдергән.

Кайбер кырымтатар актерлары белдерүенчә, соңгы вакытта алар спектакльләр өчен костюмнарны үзләре табып китерергә мәҗбүр, яңа костюмнар тегелми. Алар моңа акча юк дигәнгә бик ышанмый. Былтыр башланган, хәзер киеренкеләшкән вазгыятьне кайбер актерлар театрны дискриминацияләү дип бәяли. Кырымдагы башка кайбер театрлар җитәкчеләре дә "сездә ниләр булып ята, бу нинди башбаштаклык, канунсызлык, сезне яклаучы юкмы?", дип шаккату белдергән.

Кырымтатар театры труппасында хәзер 18 актер, 5 җырчы, 6 биюче, 26 кешелек оркестр, барлыгы 55 кешелек иҗат төркеме эшли. Кырымның музыкаль театрында исә 25 биюче, 30 кешелек оркестр, 25 артист - вокалист, хор эшли. Барлыгы 80-90 кешелек иҗат төркеме. Ә урыс театрында исә тик актерлар саны гына да 70-кә җитә.



2018 елның август ае башында Кырымтатар музыкаль-драма академия театрының мөдире һәм сәнгать җитәкчесе, Украинаның атказанган сәнгать эшлеклесе Билял Биляловның вазифасыннан алынуына ризасызлык белдереп егермеләп танылган актер 31 августта гариза язып эштән китте. Шуннан соң Кырым мәдәният министрлыгы театрга яңа җитәкчеләр билгеләде. Эльдар Джелилов шуларның берсе иде. 30 елга якын уңышлы гына эшләп килгән театрның соңгы ике елда төрле сәбәпләрдән җитди инкыйразга дучар ителүе күзәтелә.

XS
SM
MD
LG