Башкортстан татар иҗтимагый үзәге 8 сентябрь узачак сайлау уңаеннан мөрәҗәгать белән чыкты. Анда алда торган сайлауның канунлыгы шик астына алынган.
"Башкортстан башлыгын сайлау легитим түгел, чөнки республиканың сайлау турында кануны федераль канунга туры килми. Бу, беренчедән, намзәтләрнең теркәлү өчен имза җыю саннарының федераль канунда күрсәтелгәнгә караганда күбрәк булуыннан. Башкортстанда намзәтләрне уздырмау өчен шундый муниципаль киртә куелган. Икенчедән, бездәге сайлау кануны буенча намзәт башкорт телен дә белергә тиеш. Федераль канунда исә төбәкләрдәге дәүләт телләрен белү кирәклеге әйтелмәгән. Шул ук вакытта теркәлгән намзәтләр арасында башкорт телен белмәүчеләр дә бар. Бу аларны Башкортстандагы сайлау турында канунны бозып теркәүләре турында сөйли", диелгән мөрәҗәгатьтә. Анда шулай ук татар мәнфәгатьләрен якламаган намзәтләрнең сайлауда катнашуы Башкортстан татарлары проблемнарын тагы биш елга чигерәчәге әйтелгән. Мөрәҗәгать "шундый шартларда татар милләте вәкиленә сайлауда катнашуның мәгънәсе бармы икән?" дигән сорау белән тәмамлана.
ТИҮ мөрәҗәгатендә аерым намзәткә тавыш бирергә чакыру юк. Документта бары тик сайлауда катнашуның мәгънәсе генә шик астына алынган.
Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге рәисе Кадерле Имаметдинов әлеге документ уңаеннан шулай диде:
"Башкортстан Татар иҗтимагый үзәгенең бер төркем әгъзалары Рәфис Кадыйров белән очрашудан соң аны якларга дигән фикергә килгән иде. Имеш, Кадыйров бар милләтне дә тигез хокуклы итеп күрергә тели, аныңча, Башкортстандагы бар милләт тә дәүләт теле статусына ия булырга тиеш. Кадыйровның беркайчан да атап кына татар халкын яклаганы булмады. Бу юлы да барсына да яхшы булып күренмәкче. Икенчедән, аны яклаган очракта да, ул 1-2 проценттан артык тавыш җыймаячагы көн кебек ачык. Чөнки, халыкның ничек тавыш бирүенә карамый, санаучылар "кирәкле" саннарны бәян итә. Татар иҗтимагый үзәге Кадыйровны яклап тавыш бирергә чакырып, аның берничә процент кына тавыш җыюы безнең милләт өчен оят булыр иде. Шуңа без аны якламаска булдык. Шул ук вакытта сайлауны бойкотлый да алмыйбыз, чөнки канун буенча тыелган. Шуңа шундый эчтәлекле мөрәҗәгать кабул иттек", диде Кадерле Имаметдинов.
Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге рәисе урынбасары Рамил Хөсәенов:
"Без Башкортстан башлыгы вазифасына чыккан барлык намзәтләрне дә тикшердек. Иң башта татар мәнфәгатьләренә карашларын ачыкладык. Аларның берсе дә татар мәнфәгатьләрен күздә тотмый. Ул гына да түгел, каршы фикер белдергән намзәтләр дә булды. Мәсәлән, Башкортстан башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров татарларны бер миллион дип атады. Бу аның алдагы елда узачак халык санын алуларга күрсәтмәсе дип кабул итәргә кирәк. Без, чынлыкта, бер миллион гына түгел, республикадагы татар саны ике миллионга якын. Халык санын алу гадел булса, аларның саны шул чама булачак. Икенчедән, әлеге намзәт татар халкын "диаспора" дип атады. Димәк, без республикада төп халык түгел. Димәк, без төп халыкка тиешле хокуклардан һәм мәнфәгатьләрдән читләштерелгән. Шуңа күрә бу намзәткә тавыш бирергә чакыра алмыйбыз", диде Рамил Хөсәенов