Азатлыкның "Дөнья тирәли" шәлкемендә яңа юлъязмалар тәкъдим итә башлыйбыз. Зур круиз лайнерында эшләп сәяхәт итүче Наилә Хисамова сәфәренең иң кызыклы мизгелләрен Азатлык укучылары белән уртаклаша. Аның беренче язмасы Мадагаскар турында.
Автордан: Балачактан Даниель Дефо, Марк Твен китапларын укып үскәнгәдер инде, дөнья буйлап сәяхәт итү иң зур хыялым иде. Хыяллар чынга аша икән ул. Өйдән чыгып киткәнемә бер елдан артты инде. Ике ай ярымга гына авылга кайтып килдем дә, әле менә тагын дөнья гизеп йөрим.
Зур круиз лайнерында эшлим мин. Контрактларым озын – сигез айлык. Ләкин эшем авыр түгел. Мин аны шуңа сайладым да. Беренче контракт дәверендә унбиш илдә булырга туры килде. Ләкин мин үземне турист түгел, "ярымтурист" дип атар идем. Чөнки чит илдә урамга чыкканда кыска вакытка сыешырга кирәк: кораб соңга калучыларны көтеп тормый, китә дә бара. Шунысы да бар: без ул илләрдә төн кунмыйбыз, ләкин атна йә ике атна саен кире әйләнеп кайтабыз. Бер килгәндә – бер җирне, аннары икенчесен барып күрү мөмкинлеге бар. Кайчак ике-өч көнгә дә туктап торабыз. Андый вакытта җирлекне рәхәтләнеп өйрәнәм һәм, гадәттә, корабка төн кунарга гына кайтам.
Узган кышны җылы якларда – Һинд океаны утрауларында үткәрдем. Беренче язмам да шуннан. Әкренләп барысын да сөйләргә тырышырмын. Чит илләрдә йөрү үзе бер рәхәт булса, лайнердагы тормыш – үзе бер маҗара ул.
ТУК-ТУК, МАДАМ?
"Мадам, тук-тук? Тук-тук алыгыз!". Корабтан төшкән саен бер үк хәл. Бер көтү адәм уратып ала да, такси хезмәте тәкъдим итә башлый. "Тук- тук" шул такси машинасы була инде. Хәер, ул машина да түгел. Өч тәгәрмәчле, ишексез, сары төстәге бер нәрсә. Алга йөртүче утыра һәм арткы урындыкка өч кеше сыя.
Сиңа такси кирәкме, юкмы, барыбер артыңнан ияреп баралар. Агрессив рәвештә "юк" дип әйтмәсәң, туктамыйлар. Аларны да аңлап була. Бу зур круиз лайнеры монда ике атнага бер генә килә. Ничек тә булса туристлардан акча сыдырып калырга, гаиләне ашатырга кирәк бит...
Мадагаскарның Носи-Бе порты зур кораблар өчен яраклаштырылмаган. Безнең "Коста Виктория" якорен су уртасында ыргыта. Халыкны җиргә көймә белән чыгаралар. Бу көймәләр көн дәвамында арлы-бирле йөреп тора. Корабка кире кайту проблема түгел.
Без килеп туктау белән, "Виктория"гә таба кечкенә агач көймәләр агыла башлый. Болар – җирле халык. Корабтан берәр ярдәм булмасмы икән дип киләләр. Безнекеләр исә, бауга тагып, аларга кирәкмәгән кием-салым, ризык төшерә. Тегеләре дә, үз чиратында, агачтан ясалган битлек, сувенирлар, банан, манго ише җиләк-җимешләр бирә. Көн дәвамында "Коста Виктория" һәм Носи-Бе шәһәрендә яшәүчеләр арасында шундый алыш-биреш бара...
Мин исә корабта гына ятмыйм. Туктадык исә – ярга чыгам. Мадагаскарда шул кадәр кызу, чыдап булмый. Чыгу белән үк кире кереп китәсе килә. Җиргә төшүемнең сәбәбе шул: Мадагаскарга беренче килүемдә үк Интернетка тоташып, әти-әнигә шалтырату максаты белән, җирле сим-карта сатып алган идем. Кафега кереп, коктейль алып, шуны эчә-эчә өйгә шалтыратырга гадәтләндем. Бу якларда элемтә начар һәм кыйммәт. Кесә телефоны тотарга җирле халыкның мөмкинлеге юк. Булса да, ул гаилә башлыкларында гына.
Шул беренче көнне урамга итальян дустым Совер белән чыккан идем. Без мондагы ярлылыкны күреп, шаккаттык. Кая барырга, нишләргә белмибез. Шунда бер кара егет белән танышып киттек. Ул бераз инглизчә дә сукалый булып чыкты. Кайда-нәрсә барын шул аңлатты, сим-карта алырга да ярдәм итте, банкоматка да юлны күрсәтте. Кыскасы, ярдәме зур булды. Хәзер исемен генә хәтерләмим...
РИЗЫК ТӘМЛЕМЕ?
Мадагаскар элек Франциянең колониясе була. Хәзер ул аерылып чыккан һәм аның икътисады артка тәгәрәгән. Шулай да биредә рәсми тел булып француз теле калган. Үз телләре дә бар: 83 процент халык малагаси дигән телдә сөйләшә. Бер генә мисал. Җирле валюта ариариның бәясе бик түбән. 10 еврога 40 000 ариари сатып алып була. Шул акчага кафеда үлгәнче ашый аласың (без шулай итә идек тә), чөнки ризык бәясе дә бик түбән. Мәсәлән, океанда яңа тотып алынган балыкны 20 мең ариарига әзерләп китерәләр. Аның янына теләгән гарнир, салат, соус та бирелә. Эчемлекләр исә 5-6 мең ариари гына тора. Ә Мадагаскардагы кофеның тәмлелеген белсәгез! Сүз уңаеннан, кофе һәм ваниль экспорты Мадагаскар икътисадына иң күп табыш китерүче өлкәләрнең берсе.
Хәер, минем кайбер дуслар шул кафеларда ашарга җирәнә иде. Имеш, бу ризыкның ничек әзерләнүе билгесез, чөнки санитар шартларны беркем дә контрольдә тотмый. Мин исә кырыс Русиядә үскән кеше. Нәрсәдән куркыйм? Шөкер, биш ай дәвамында Мадагаскар ризыгыннан агуланганым булмады...
КЕЧКЕНӘ ДУС
Носи-Бе порты янында базар рәтләре урнашкан. Бөтен товарны урамга җәеп салалар да, сатып утыралар. Төп нәрсә шул магнит-сувенир, баш киеме, яулык, футболка ише әйберләр. Җирле рәссамнарның искиткеч картиналары бар. Алар шулкадәр матур һәм үзенчәлекле стильдә ясалган. Әллә нинди үзгә энергия бөркелеп тора. Түз алмадым – берничәне сатып та алдым. Иң зур картина безнең акчага күчергәндә нибары 1 мең 500 сумга төште. Сәнгать монда шулай түбән бәяләнә... Аннары "Мадагаскар" дип язылган ничә футболка алганмындыр, белмим. Ләкин үземнең киеп караган юк әле – кайткач, дус-ишләргә таратып бетердем.
Ун яшьлек Кристоф исемле бер сатучы малай белән танышкан идем. Әнисе шул базарда сата, Кристоф исә урында утырмый, урам буйлап магнитлар тәкъдим итем йөри. Мин дә аннан магнит алдым. Инглизчә исемемне сорады, үзенекен дә әйтте. "Шимбә көнне мәктәптә инглиз теле укыйбыз", – дип тә аңлатып маташты... Шул кечкенә малайның моңлы һәм җитди күзләрен һаман оныта алмыйм. Ул әле бала гына. Аның күңел ачар, дуслары белән уйнар чагы. Моның урынына ул әнисенә ярдәм итеп, шушы яшьтән үк акча эшләп йөрергә мәҗбүр. Бу дәүләт үз халкын шушындый шартларга куя. Кая анда бәхетле балачак? Ул яланаяклы балалар урамда туристлардан хәер сорашып йөри, берәр тиен акча бирмәсме икән дип, арттан ияреп бара. Әле Кристоф иң ярлы гаиләдән түгел – аларның базарга товар алып чыгып сатарлык рәте бар. Башкалар моны да булдыра алмый...
ЛЕМУР МАҖАРАЛАРЫ
Мадагаскарның сиксән процент үсемлек һәм хайваннары Җир шарының башка нокталарында юк. Аеруча җирлек лемурлар белән танылган. Шул хайваннарны бик күрәсе килә иде. Ләкин иң элек дуслар белән җыела алмыйча интектек. Әле йоклап калалар, әле башка сәбәп уйлап табалар шунда. Аптырыгач, бервакыт теге "тук-тук" таксига утырдым да, берүзем киттем. Машина йөртүче инглизчә аңламый. Бармаклар белән аңлата-аңлата бәя турында сөйләшәбез. Биш евро дип күрсәткәч, риза булган иде. Лемурлар паркына килеп җиткәч, унбиш евро сорый башлады. Нишләргә? Тирә-юньдә беркем юк, җитмәсә, паркка керү юлы да күренми. Нәрсә булмас? Ә таласа? Курыктым инде, ләкин сиздермәскә тырыштым. Мөмкин кадәр агрессив рәвештә "Коста Виктория" дип әйттем. Аңлады. Кире кайтарып куйды. Бүтән ул "тук-тук"ларга берүзем утырмадым. Гомумән, биредә яшәүчеләр туристлардан акча сыгып калу ягын гына карый. Кунакларның такси йөртүчеләренә зарлануын күп ишетергә туры килде. Башта бер бәя әйтеп, килеп җиткәч хәтта 50 евро сораган адәмнәр дә булгалаган. Юашрак булсаң, төп-башыңа утыртып калдыралар. Әле туристларны талаган очраклар да булгалый дип сөйләделәр, алтын-көмеш киеп чыкмаска куштылар. Шуңа күрә, безнең кораб килеп туктагач, порт тирәсендә тәртип сакчылары дежур тора иде.
Берсендә шулай урамда йөрим. Бер адәм бауга бәйләнгән лемур тотып тора. Аның белән фотога төшәргә тәкъдим итә. "Ничә сум?" – дим. Ике мең ариари дип аңлата. Төшерде бу. Кесәдә вак акча юк. Булган ариариларны чыгарам. Акча күргәч, теге адәм шашты. Ике тапкырга күбрәк акча каерып алды. Сүгендем инде. Яратмыйм шундый күзгә карап алдап тора торган кабахәтләрне. Җитмәсә, мескен лемурны интектерә. Алар бит йорт хайваны түгел – кулга ияләшмәгән!
Лемурлар паркына шулай да бардык без. Ләкин соңрак. Лемур дигәнем – ул маймылга охшаган кечкенә йомшак хайваннар. Ул паркта аның әллә нинди төрләре бар. Кара, аклы-каралы, көрән һәм башка төстәгеләре. Тотып карарга ярамый, әмма кулдан банан ашатсаң була. Банан күрсәләр, алар үзләре җилкәгә менеп утыра. Лемурлардан тыш, паркта ике йөз яшьлек ташбакалар да бар иде. Шуның берсе Наполеон исемле. Кайсыдыр сугыш вакытында снаряд тиеп, сукыр калган. Сукыр булса да, дәртле үзе тагын. 138 еллык “яшь” хатын белән яшәп ята.
Шушы ук паркта иланг-иланг плантациясе дә бар. Бу үсемлекне хушбуй ясаганда кулланалар. Югары сортлы эссенциясен “Шанель” хушбуй заводы сатып ала дип аңлаттылар.
Аннары камыш шикәреннән ясалган илле процентлы чиста ром татып карадык. Аны да җирле заводта җитештерәләр икән. Сәламәтлек өчен файдалы дигән булдылар. Файдалымы, юкмы – белмим. Ярыйсы гына башка типте инде...
ЧИСТАЛЫК КАЙДА?
Носи-Бе шәһәреннән шундыйрак истәлекләр калган. Мадагаскарда без барган икенче утрау һәм икенче порт – Диего-Суарез (Антсиранана) дип атала. (Әлеге ил иң зур утрау һәм аның янындагы кечкенә утрауларны үз эченә ала.) Монысы зуррак шәһәр, порты да зур лайнерлар өчен яраклашкан. Ләкин ярлылык дәрәҗәсе бер үк. Агачтан салынган пальма түбәле иске-москы йортлар. Сыерлар, тавыклар урамда йөри. Ашханә – урамда. Чүплекләр дә шунда ук. Культура юк. Чүп-чарны җыеп алу юк. Ашаган җиреңә кәкәй итү генә бар.
Урамга чыккач, гадәттәгечә: "Тук-тук, мадам?" – дип, арттан ияреп йөриләр. Гомумән, Мадагаскарда үзеңне узган гасырга эләккән кебек хис итәсең. Цивилизациянең исе дә юк.
Диего-Суарезга туктагач, без урамда аптырап йөрми идек. Рәхәтлекне тиз таптык: ике яхшы гына отель барлыгын белеп алдык та, иртән иртүк шунда барып, кояшта кызынып, бассейн кереп яттык. Шундагы ресторанда ашап кайтабыз да, корабта кич эшкә барабыз. Хәер, кемдер ашап кына калмый, эчеп тә кайта иде. Минем ике хезмәттәшем шулай берсендә эшкә исерек килеш килде. Икесе дә кыз бала. Корабта кагыйдәләр кырыс. Алкоголь тесты үткәрделәр дә, ике көн эчендә өйләренә кайтарып җибәрделәр.
Берсендә дуслар белән отель тирәсендә йөрибез. Читтәрәк парк күреп алдык. Шул парктан океан күренеп тора. Бу парк элегрәк искиткеч матур булган, хәзер ул ташландык. Тузып беткән, чүп-чарга баткан. Чүп үләне үскән, фонтаны да эшләми. Чүп-чардан начар ис килә, утырып торып булмый – шундук чебеннәр сырып ала. Паркның океанга карый торган ягынарак килеп караган идем, тагын шаккаттым: биредә яшәүчеләр бөтен чүп-чарны ярга ташлап бара икән. Ә бит Һинд океаны нинди матур һәм чиста ул! Табигатьнең кадерен белмиләр монда. Шуның аркасында Мадагаскарның бер пляжына да бара алмадык – ярлары пычрак, пыялага киселәсез, дип кисәттеләр.
Безнең әле өченче порт та бар иде. Анысы Таматаве дип атала. Ләкин минем анда чыккан булмады, чөнки ярты көн генә туктап тора идек. "Нәрсә калган инде бу Мадагаскарда? Бигрәк ярлы яшиләр бит!" – дип аптырап йөрде хезмәттәшләрем. Миңа калса, мондый җирләрне күреп, бераз гыйбрәт алу беребезгә дә комачау итми.
Наилә Хисамова