"Дөнья тирәли" бүлегендә юлъязмалар шәлкемен дәвам итәбез. Зур круиз лайнерында эшләп сәяхәт итүче Наилә Хисамова сәфәренең иң кызыклы мизгелләрен Азатлык укучылары белән уртаклаша. Аның чираттагы язмасы Испания турында.
ИСПАНИЯ ШОМЛАНДЫРА ҺӘМ ГАШЫЙК ИТӘ
Хәтерлим, беренче тапкыр Испаниягә килгәндә көн бик эссе иде. Барселона һава аланына килеп төшкәч тиешле кеше каршы алып, Таррагона шәһәренә илтеп куйды.
Машина тәрәзәсеннән карап барам. Испаниядә юллар тау эчендәге тоннельләр аша үтә. Бер кереп китәсең дә, гел чыгып җитеп булмый. Шомландыра. Аннан икенче тоннель, аннан өченче... Ул вакытта болай да бераз куркуга калган чагым: иртәгә гомеремдә беренче тапкыр круиз лайнерына утырасы.
БЕРЕНЧЕ ХИС-КИЧЕРЕШЛӘР
Таррагонага килеп җиткәч, багажымны төн кунасы отельдә калдырып, бераз урамнан йөреп керергә булдым.
Мин мондый эссегә өйрәнмәгән. Төнлә дә утыз градустан артык. Ә бу бит сентябрь ахыры! Моңарчы бераз Балтыйк диңгезе буенда яшәдем. Анда шундый саф һава. Капкалап алу нияте белән кафе эзләп киттем – бөтенесе ябылып беткән. Кибет булса да табыйм дип, очраган кешеләрдән сораштырам – инглизчә аңламыйлар. Аннары таптым инде. Юньле әйбер генә юк иде.
Төн уртасында чит шәһәрдә кая барасың? Аптырап, эскәмиягә килеп утырдым. Тирә-юньнән нәҗес исе килә. Күрәсең, кече йомышны урамда гына үтиләрдер. Мондый һава торышы булганда, ул ис берничек тә җилләми. Шул вакытта: "Шушымыни инде сезнең данлы Испаниягез?" – дип уйлап куйдым...
Беренче хис-кичерешләрем шундый булды. Таррагонага бераздан соң кире әйләнеп кайттым. Ул вакытта инде көндез. Кәефем дә яхшы иде. Ул көнне яхшы хәтерлим, чөнки нәкъ менә шул чакта Испаниягә гашыйк булдым.
Иптәш кызым белән әфлисүн агачы астында кофе эчеп утырабыз. Җимешләре инде җитешкән, өзеп кенә аласы. Миңа бу үзе могҗиза булып тоелды. Безнең өйдә дә әфлисүн агачы бар. Орлыгын яшүсмер чакта ук төрткән идем, әле шушы көнгә кадәр җимеш биреп караганы юк.
Таррагона матур шәһәр. Барселонадан аермалы буларак, монда күпкә тыныч, шау-шу юк. Халык саны – 140 мең генә. Туристлар да азрак. Борыңгы архитектура истәлекләрен карый-карый, югары ноктага менеп җиттем. Ә аннан диңгез күренә. Зәп-зәңгәр, шундый тыныч. Кеше рәхәтләнеп су керә. Эх, йөзәргә! Бу урын "Урта Диңгез балконы" дип атала. Моннан диңгезгә генә түгел, ә унике мең кешене сыйдыра алган борыңгы Рим амфитеатрына да күренеш ачыла. Безнең эраның икенче гасырында салынган бу корылмада гладиатор сугышы һәм театр күрсәтелгән. Шулай ук күпсанлы халык алдында үлем хөкемен тормышка ашырып та "күңел ачканнар", ди.
Хәер, вакыт чикле шул минем – озак хозурланып торып булмый. Корабка кайтып өлгерергә кирәк.
ШАЙТАН ОЯСЫННАН АЛЫП ПАЛЬМАГА КАДӘР
Ибица утравы үзенең бертуктаусыз уздырылучы күңел ачу чаралары белән дан казанган. Аны яшьләр утравы дип атарга да була. Мин бу хакта белә идем, чөнки җәй буе Ибицада уйнатылган диджей сетлары аннары дөнья буйлап тарала һәм яшьләр арасында алар бик популяр. Бөтен дөньядан халык бу урынга электрон музыка тыңларга килә. Хәер, дөресен әйтик, мондый җирдә музыка гына түгел, секс, алкоголь, наркотиклар да була. Кыскасы, Ибица – ул шайтан оясы.
Менә шул шайтан оясын барып күрү теләге миндә әллә кайчан бар иде. Мин анда бер генә тапкыр булдым һәм миңа шул җитте.
Ул көнне урамга урыс хезмәттәшем Кирилл белән чыктык. Ул биредә беренче тапкыр түгел, шуңа мине кая алып барырга белә. Борыңгы дивар-корылмалар аша үтә-үтә, шәһәрнең иң югары ноктасына менеп җиттек. Бер якка карыйсың – шәһәр уч төбендә кебек күренә, икенче якта – диңгез. Әнә, бераз читтәрәк безнең лайнер күренеп тора. Эх, матур!
Иптәшем белән менә шул гүзәллекне күзәтәбез. Яныбызда бер кыз белән егет фотога төшә. Егете ярыйсы гына салган. (Әллә бераз тарткандамы?) Кызына фотога төшерттерә бу. Урысча сөйләшәләр. Безне дә үзара урыс телендә сөйләшкәнне ишетеп алды да: "Кая, китегез әле моннан. Миңа фото ясарга кирәк, алайса кадрга керәсез!" – дип, куа башлады бу адәм. Аннары дустыма инглиз телендә дәштем. Теге урыс тына белмәде. "Нәрсә анда кыланган буласыз?! Урысча сөйләшегез!" – дип кычкырды.
Мин чит җирдә мондый мөнәсәбәтне һич көтмәгән идем. Ярар инде үзебезнең илдә кырт-мырт сөйләшәбез. Нормаль булмаса да, моны норма дип саныйбыз. Ләкин читкә чыккач бераз культуралы булырга кирәктер бит? Ибица менә шундый матур тирә-юнь һәм негатив күренеш белән истә калган.
Болардан тыш, миңа Менорка утравының Маон шәһәрендә дә булырга туры килде. Ул матурлыкны болай гына сөйләп бетерерлек түгел. Мондый җирдә мин сәгатьләр буе болай гына як-якка каранып йөрим. Чөнки бу тарихи урыннар чын мәгънәсендә эстетик ләззәт бирә, мин шулай энергия җыям.
Пальма-де-Майорка да Испаниянең дан казанган шәһәре. Мин аның иң популяр урыны – гаҗәеп зур Изге Мария кафедраль соборында гына булдым. Аның эчендәге һәр деталь игътибарга лаек. Нишләптер авызыннан су агызып торган таш арыслан башы истә калган. Әле мин аны озак кына видеога да төшереп маташтым.
Пальманың үзәк урамыннан барганда бер урам җырчысын туктап тыңлап, моңсуланып тордым. Борыңгы биналарда урнашкан күпсанлы кибетләрдә йөреп чыктым. Аннары корабка кайта торган автобуска юл таба алмыйча адашып йөргәнемне хәтерлим. Хәер, беренче тапкыр килгән урында адашу – ул хәзер минем шәхси традиция инде.
Гомумән, Пальма-де-Майорка үзе бер аерым язмага лаек шәһәр ул. Испания турында да әле озак сөйләп булыр иде. Ул яшәү өчен климат ягыннан да, икътисад ягынаннан бик уңайлы ил. Испаннар үзләре дә, шунда күченеп китәргә хыялланучы минем итальян хезмәттәшләрем дә моны шулай дип таба. Үзем дә, Алла боерса, Испаниягә тагын барып чыгармын дип торам. Шуңа күрә тәфсилләп сөйләүләрне бераз кичектереп торыйк.
Наилә ХИСАМОВА