12 май көнне апелляция инстанциясе 14 апрельдә узган һәм мөселманнарны яклаучы адвокатны сак астында калдыру вакытын ярты елга озайткан беренчел мәхкәмә утырышы барышында күпсанлы хокук бозулар булганын таныды. Материаллар кабаттан карау өчен Дорогомилов район мәхкәмәсенә кайтарылды. Мәскәү мәхкәмәсе карары нигезендә Хасавов 22 майга кадәр сак астында калачак.
14 апрель Дорогомилов район мәхкәмәсе Хасавов катнашыннан башка узган утырышта аны сак астында тоту вакытын алты айга озайткан иде. Утырыш Хасавовның һәм аның яклаучыларының ризалыгыннан башка узды. Хөкемдар гаепләнүчене яклаучы итеп Хасавов белән очрашуны да, 12 томлык җинаять эше белән танышуны да кирәк тапмаган адвокат Игорь Щербаковны билгеләде.
Хасавовның адвокатлары мәхкәмә карарына каршы шикаять бирде һәм алар "билгеләнгән адвокат”ка карата тикшерү оештырырга җыена. Мәскәү адвокатлар пулаты да билгеләнгән яклаучының үз-үзен тотышын тәнкыйтьләп чыкты һәм аңа каршы шикаятьне карарга әзерлеген белдерде. Шул ук вакытта мәхкәмә сайтында башта “беренчел утырыш узды” диелгән булса, соңыннан “беренчел утырыш көтелә” дигән статуска үзгәртелде, утырышның яңа датасы башта 6 майга билгеләнде, әмма коронавирус куркынычы сәбәпле 20 майга кичектерелде
Хасавов үзе һәм аның адвокатлары 14 апрельдәге утырыш карарына карата апелляция мөрәҗәгате юллады. Бу утырышта Дагир Хасавов та, яклаучылары да катнашмады. Хасавовның үзенә, коронавирус чорында иминлек тәэмин итү сылтавы белән, тикшерү изоляторыннан видеоконференция аша катнашу мөмкинлеге дә бирмәделәр.
Хокук белгечләре әйтүенчә, Дорогомилов районы мәхкәмәсендәге 14 апрель утырышында моннан башка да хокук бозулар бихисап.
Беренчедән, мәхкәмә алдыннан адвокатлар утырыш билгеләнгән датаны күчерүне сорап мөрәҗәгать итә — аларның коронавирус белән авыруда шикләнелүе турында мәхкәмәнең матбугат хезмәте дә белдерә. Ягъни изоляция чорында Мәскәүдәге мәхкәмә утырышына килә алырлык өч адвокат та — Сергей Беляк, Гаянэ Теванян, Максим Ижиков — утырышта катнаша алмый. Ике тапкыр күчерелгән утырышны мәхкәмә өченче тапкыр күчереп тормый, адвокатлар соңгы утырыш турында мәхкәмә тиешле рәвештә хәбәр итмәде дип белдерә.
Икенчедән, алдарак искә алынган "билгеләнгән адвокат" — канун нигезендә, гаепләнүченең ялланган адвокатлары катнаша алмаган утырышка андый адвокатны мәхкәмә махсус ресурс аша билгели, ягъни адвокатлар теркәлгән профессиональ сайтка мөрәҗәгать җибәрә, мөрәҗәгатькә җавап биргән адвокатлар арасыннан берәрсен очраклы рәвештә сайлап ала. Бу мәхкәмәләр үзләренең “кесә адвокатын” кулланмасын өчен эшләнә, ягъни чакырылган адвокат бәйсез булырга тиеш. Хасавовның яклаучылары белдерүенчә, Дорогомилов районы мәхкәмәсе бу мәҗбүри процедураны үтәмәгән. Алар Щербаковны үз һөнәренә туры килмәүдә гаепли. Мәскәү адвокатлар пулаты рәисе Роберт Зиновьев, Хасавов адвокатларының берсе Сергей Белякның таләбе нигезендә мәхкәмә билгеләгән адвокат Игорь Щербаковнең гамәлләре тикшерелсә, бу очракны комиссия игътибар белән караячагын ышандыра
Өченчедән, Дагир Хасавов үзе хатта күрсәткәнчә, протоколда Дорогомилов мәхкәмәсе хөкемдары Галина Таланинаның карарны киңәшмә бүлмәсеннән чыккач кабул итүе дә теркәлмәгән.
Дүртенчедән, Хасавовның утырышка китерелмәвенең сәбәбе итеп изоляторда карантин булуы күрсәтелә. Дагир Хасавов исә изоляторда бернинди карантин булмавын яза.
Яклаучыларның күп сораулар тудырган бу утырышка карата апелляциясен 12 майда Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе карады. Шәһәр мәхкәмәсе Дорогомилов мәхкәмәсе утырышында процессуаль хаталар тапты, адвокатны сак астында калдыру вакытын сентябрьгә кадәр озайтучы карарны гамәлдән чыгарды, һәм бу вакытны 22 майга кадәр генә озайтты. Аңа кадәр беренчел утырыш көне билгеләнгән — ул 20 майда узачак.
61 яшьлек адвокатның изоляторда коронавирус йоктыру куркынычы зур, яше белән дә, сәламәтлеге ягыннан да адвокат “хәвеф төркеме”ндә
Туганнары Азатлыкка хәбәр итүенчә, 61 яшьлек адвокатның изоляторда коронавирус йоктыру куркынычы зур, яше белән дә, сәламәтлеге ягыннан да адвокат “хәвеф төркеме”ндә. Җитмәсә, үзенең хатларында адвокат бу зәхмәтне йоктырган булу мөмкинлегенә дә зарлана, ул компьютер томографиясе уздыруны таләп итсә дә, коронавирус симптомнары күренмәү сәбәпле, табиблар анда коронавирус юк дип диагноз куйган. Изоляция чорында сак астындагы адвокат белән аралашу аның рәсми яклаучыларына гына рөхсәт ителә, гаиләсе белән ул хатлар аша аралаша.
Дагир Хасавов 1959 елда Чечняда туган, башлыча мөселманнарны яклау эше белән шөгыльләнде. Тарих фәннәре кандидаты. 2019 елның 17 сентябрендә кулга алынды. Адвокат Мәскәүнең Лефортово мәхкәмәсе бинасында тоткарланды — мәхкәмәдә ул Дагыстан хакимиятенең элекке башлыгы Абдусамад Гамидов һәм аның урынбасары Раюдир Йосыповны якларга тиеш иде. Мәхкәмә залында ук тоткарланган адвокат туры Тикшерү комитетына озатылды.