Сарытау өлкәсе мөселманнары диния назәрәте рәисе Мөкаддәс Бибарсов коронавирус йоктырган. Хәзер ул хастаханәдә. Бу турыда Сарытау өлкәсе мөфтияте сайтында рәсми хәбәрдә әйтелә.
Хәбәрдә өлкә мөселман оешмаларының коронавирус белән бәйле кертелгән чикләүләрне тулысынча үтәүләре әйтелә. Рамазан ае вакытында чаралар санитар-эпидемиология таләпләренә туры китереп уздырылды, ифтарларга кеше җыюлар булмады диелә.
“Профилактика чараларына да карамастан, Сарытау өлкәсе мөфтие Мөкаддәс Бибарсов 2020 елның 27 маенда югары температура һәм берничә башка симптомнар белән табиб ярдәме сорап мөрәҗәгать итте. Мөфти COVID-19 тестын узды, кызганычка каршы, ул коронавирус барлыгын күрсәтте” диелә хәбәрдә.
Мөфтинең Сарытау шәһәре хастаханәләренең берсендә булуы әйтелә. Аның хәле кәнәгатьләнерлек дип бәяләнә.
Шул ук вакытта адвокат Руслан Нәгыев Бибарсовның хәле авыр, аңа догада булыйк дип Facebook-та язды.