Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда фитнес-клублар, спорт заллары, шифаханәләр ачыла


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Башкортстан җитәкчесе фәрманы нигезендә корнавирус таралу куркынычы сәбәпле кертелгән югары әзерлек режимына үзгәрешләр кертелде.

Башкортстанда битлек кию таләбе кешенең торган урыныннан кала барлык җирләрдә дә саклана. Бары пляжларда гына битлексез ял итәргә ярый. Кибетләр, банклар, күпфункцияле үзәкләрдә (МФЦ) битлектән кала бармакчалар да кияргә кушыла. Бу таләпләр Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбировның корнавирус таралу куркынычы сәбәпле кертелгән югары әзерлек режимына үзгәрешләр турында фәрманында әйтелә. Документ республика хөкүмәтенең рәсми сайтында чыкты.

Башкортстанда 15 июньнән махсус җиһазландырылган пляжлар эшли башлады.

22 июньнән фитнес-үзәкләр ачыла, алардагы мунча һәм сауналарга ачылырга әлегә рөхсәт ителми. Моннан тыш, 29 июньнән республикада спорт заллары, спорт секцияләре, аквапарклар һәм йөзү бассейннары да эшли башлый. Шулай ук 29 июньнән шифаханәләр, профилакторй, пансионатлар, ял йортлары һәм кунакханә хезмәте күрсәтүче башка оешмалар да ачыла.

1 июльдән балалар өчен шифаханәләр, профилакторийлар һәм шифаханә-сәламәтләндерү җәйлүләренә ачылырга рөхсәт ителә. 3 июльдән балалар сәламәтләндерү һәм мәктәп яны аланнары эшли башлый.

Башкортстанда 17 июньгә барлыгы 4 670 кеше коронавирус йоктырган. Узган тәүлектә вирус тагын 59 кешедә табылган. Хәзерге вакытта вирустан 2572 кеше дәвалана. Барлыгы 18 кеше үлгән.

Шул ук вакытта республикада хастаханәдән читтә башланган үпкә шешү очраклары арта дип хәбәр итә Башинформ. Республика сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматына караганда, узган тәүлектә бу диагноз тагын 142 кешегә куелган. Алар COVID-19 вирусына тикшерелгән диелә. 15 марттан республикада барлыгы 8841 кешегә “хастаханәдән читтә башланган пневмония” диагнозы куелган.

Рәсми саннар. 17 июнь 10:35

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Башкортстан 4 670 (+59) 2 070 (+130) 18 (+0)
Татарстан4 040 (+39) 3 628 (+4) 10 (+0)
Русия553 301 (+7 843) 304 342 (+10 036) 7 478 (+194)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG