29 ноябрь Русиядә Әниләр көне билгеләнә. Күпләр әниләрен чәчәк, күчтәнәч, бүләк биреп котлаячак. Бары тикшерү изоляторында хөкем карарын көтүчеләр, төрмәләрдә җәза үтәүчеләрнең әниләре генә бу бәхетне татый алмаячак. Азатлык сәяси тоткын дип саналучы егетләрнең әниләре белән бу көнне ничек уздырулары, Әниләр көнендә нәрсә турында хыялланулары турында сорашты.
Казанда яшәүче Наилә Мәүлетованың кече улы Рәис узган ел Тольятти шәһәрендә кулга алынды. Ул Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы эшчәнлеген оештыру һәм финанслауда гаепләнә. Әлеге вакытта ул Екатеринбурда тикшерү изоляторында утыра. Мәхкәмә эше шунда уза. Аңа гомерлек төрмә яный.
Наилә ханым ике улын ялгыз үстергән. Казанда төрле җирдә идән юучы булып эшли. Кече улы Рәис башта Казан театраль көллиятендә, аннары вокал укыган. "Ул бик матур җырлый иде, артист булам дигәч, каршы килмәдек, түләп булса да укыттык. Хыялы шушыдыр, ник каршы килергә дип тырыштык", дип сөйли Наилә ханым улының элекке фотоларын актарып.
Рәиснең фотолары аз калды дип борчыла әнисе. Ул телефонында улының төркем белән җырлаган видеосын эзләп таба. Наилә ханым аны инде күп тапкыр күргән булса да, чит кешеләр барлыгын онытып, янә озак итеп карап утыра. Видеода чандыр гәүдәле, озын чәчле, ап-актан кәттә киенгән җырчы егет квартет белән салмак кына Валерий Сюткинның "Я то, что надо" җырын башкара. Наилә телефон ватылыр да видео югалыр дип курка. Күчереп куярга кул җитми дип аңлата.
Әни, хөкем карары әйтелгәндә аны гади сан буларак кына кабул ит
— Ике баланы да аерылышкан иремнең сеңлесе аякка бастырырга ярдәм итте. Рәиснең укуына да түләр өчен икәүләшеп акча җыйдык. Әле дә аның белән бергә Екатеринбурга йөрибез, мөмкинлек булганда "посылка" салабыз. Рәис белән соңгы күрешүебез 20 ноябрь булды. Екатеринбурдагы мәхкәмәдә күз белән генә сөйләштек. Ул "аквариум"да утырды. Атна башында телефоннан шалтыратты. Килеп йөрмәвемне сорады. Коронавирус та котыра, килеп йөрү дә кыйммәт диде. Әни, хөкем карары әйтелгәндә аны гади сан буларак кына кабул ит дип әйтте.
Ул мине тынычландыра, сентябрьдә очрашуга бардык, көлдереп бетерде, күңелебезне күтәрде. Өч көн дәвамында аралаша алдык. Корбан бәйрәменән соң өчпочмак пешереп алып бардым, кыстыбыйлар күп итеп ясадым. Үлеп кыстыбый ярата, соңгы хатында да тиздән синең пешергән кыстыбыйларны ашарбыз дип язган. Елмая ул. "Әни, борчылма!" дигән була.
Наилә ханым тынычлану авыр ди. Элек группировкалардан сакладым, сугышка эләкмәсен иде дип уйладым. Дөньялар тынычланды бугай, әмма улым төрмәгә эләгер дип һич күз алдына килмәде, дип сөйләнә ул. "Ярый эшем бар, эш белән онытылам", дип бүлешә безнең белән. Эш кирәк, аннары сәламәтлек тә кирәк дип тә өсти ул. "Рәискә ярдәм итәр өчен яшәргә тиешмен. Сәламәтлегем, көчем җитсен иде дип телим", ди Наилә ханым.
Могҗизага ышанмый татар хатыны, куркуын да яшерми ул.
1937нче еллардан да куркынычрак бугай әлеге вазгыять
— Аны акламаячакларын аңлыйм. Могҗиза көтмим. Әле аның кебек маддә белән бер кешене дә иреккә җибәрмәделәр, барысын да утырттылар. Кулга алынып утыртылганнарга карыйм, барысы да көчле рухлы егетләр. Аллаһка ышану аларга ниндидер көч бирә, — дип бүлешә ул, — Ә миңа авыр бирелә бу. Куркыныч. Тарих кабатлана. 1937нче еллардан да куркынычрак бугай әлеге вазгыять. Вакыт узу белән барысы да үз урынына килер, әмма егетләр кызганыч. Аллаһтан улымның сәламәтлеген саклавын телим. Бар егетләр дә кайтсыннар иде дип сорыйм.
Наилә ханым Әниләр көнен билгеләми идек ди. Бәйрәмне көтми. Әмма бу көндә иң зур бүләк кече улы белән очрашу, аны кочаклау мөмкинлеге булыр иде дип хыялы белән уртаклаша.
— Ни тели алам мин бүген? Күрешәсе иде, кочаклыйсы иде аны тагын бер тапкыр. Кочаклар идем дә: "Улым, барысы да үтәр!" дип әйтер идем. Моның мөмкин түгел икәнен аңлыйм, шалтыратса яки хәбәр язса иде ул Әниләр көнендә. Сәламәтлек, көч кирәк бу хәлләрне җиңәр өчен. Бу шатлыклы көнне көтеп аласы иде. Булачак ул, — дип сөйли әни кеше. — Берсенә дә ачу тотмыйм, берсенә дә начарлык теләмим. Аларга (улын кулга алучылырны, хөкем итүчеләрне – ред.) җавап тотарга туры киләчәк. Улларыбызны утыртучыларга да җәза биреләчәк. Егетләрне кызганыч, язмышлары сындырыла, чәлпәремә килә. Кайбер әниләр, улларын күрмичә, йөрәкләре өзелеп үлеп китте. Мин Рәисне хөкем иткән маддәләргә ышанмыйм.
Наилә Мәүлетова Әниләр көнендә бүләк көтми, әмма улы Рәис рәсем ясап булса да җибәрә ала. "Хатынына шигырьләр яза, миңа язганы юк" дип әйтә ул бераз гына үпкәләп.
— Әгәр дә күрешә алсак мин аңа: "Кадерле улым, мин сине яратам. Ни генә булмасын, мин синең яныңда, сиңа һәрвакыт ярдәм итәчәкмен. Бу миңа көч бирә. Мин синең өйгә кайтуыңны көтеп алырга тиешмен!" диячәкмен.
Белешмә: Хизб ут-Тәхрир
"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.
"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.
Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.