"Сәяси репрессияләргә каршы аналар" хәрәкәте быел 4 ноябрьдә оешты. Бер ай эчендә аналар пикетларда катнашырга, хәйрия ярминкәсе оештырырга, Русия президенты исеменә хат язарга өлгерде.
Корылтайны оештыручыларның берсе – хокук яклаучы Александра Крыленкова. Соңгы вакытта сәяси тоткыннарга багышланган чараларда модератор ролен ул башкара.
Җыелышта катнашучылар арасында бер көн алдан бер елга колониягә хөкем ителгән Никита Чирцовның әбисе Надежда Лебедева, "212нче маддә тоткыны" Даниил Кононның әнисе Наталья, Мәскәү өлкәсендәге Серпухов районының элекке башлыгы Александр Шестунның хатыны Юлия белән әнисе Зоя Шестун, хәзерге вакытта Русиядән читтә яшәүче, "Мәскәү эше" нигезендә эзәрлекләнүче Айдар Гобәйдуллинның әнисе Галия ханым, "Ростов эше" нигезендә 6,5 елга хөкем ителгән Ян Сидоровның әнисе Надежда, "Сеть" эше фигуранты Дмитрий Пчелинцевның әнисе Светлана һәм башкалар бар иде.
Залда хиҗап ябынган хатын-кызлар күп иде – 2003 елда Русиядә террорчы оешма дип игълан ителгән "Хизб ут-Тәхрир" эше тоткыннарының аналары һәм хатыннары килүчеләрнең яртысын диярлек тәшкил итте.
Ләкин бу залда дин ягыннан да, милләт ягыннан да аерма юк, аналар инде үзара танышып өлгергән, һәрберсенең кайгысы уртак кайгы кебек кабул ителә, чыгыш саен диярлек "безнең балалар", "улларыбыз" сүзе яңгырый. Почмактагы чәй өстәлендә башкорт балы тора, "Уфа эше", "Казан эше", "Әлмәт эше" тоткыннары туганнарының ара-тирә үзара татарча сөйләшкәне ишетелә, кемдер аулак урында намаз да укып ала.
Модератор Александра Крыленкова "Уфа эше" аналарының иң активы Миләүшә Нурлыгаянованы дусларча "Миля" дип атый, ә төштән соң Кремль тирәли пикетка чыгарга әзерләнгән төркемнәрнең берсендә күпчелек татар апалары икәнен ишеткәч, юл күрсәтергә алынган Булат исемле егет "татарлар Кремльгә таба юл ала" дип шаярта.
Гомумән, иң беренче чыгыш ясаучы Анна ("Сеть" эше нигезендә кулга алынган Дмитрий Пчелинцевның туганы) әйткәнчә, елап утырып кулга алынганнарга ярдәм итеп булмый. Кайбер аналар, мәсәлән, улларын яклаучы булып адвокат белән бергә тикшерү процессының һәр этабында катнаша.
"Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә хөкем ителгән Ринат Нурлыгаяновның әнисе Миләүшә ханым нәкъ шундыйлардан. Башкалар кебек, ул да үзләренең кулга алыну тарихын сөйли. Аның улы "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә иң зур мөддәткә – 24 елга хөкем ителүчеләрнең берсе. Кулга алганда куәт хезмәткәрләреннән хәмер исе килүен, берсенең хәмерле сулышыннан авырлы килененең хәле начараюын, берсенең шаярып ике яшьлек сабыйга автомат төзәп уйнавын да искә ала Миләүшә ханым.
Кайберәүләрнең сорау алгандагы газаплауларга түзә алмыйча, тикшерүче як белән килешү төзүгә риза булып, башкаларга каршы күрсәтмәләр бирүен дә сөйли. Ул үзе, улының рәсми яклаучысы буларак, адвокат белән беррәттән тикшерү процедуралары белән дә танышып бара, мәсәлән, бердәнбер дәлил буларак китерелүче дини әңгәмәнең аудиоязмасында улының тавышы гомумән ишетелми ди ул, ләкин бу аудиоларга һаман тавыш тану экспертизасы уздырылмаган. Төрмәдәге төрле провокацияләрне, мөселманнарның төрмә ашын ашый алмавын, улын һәм башкаларны бик еш йә ШИЗОга, йә карцерга, йә аерым шартлы камераларга ябып куюларын сөйләде Миләүшә ханым. Улының бу гаделсезлекләргә түзә алмыйча ачлык игълан итүен дә җиткерде.
"Минем ирем ике ай ярым сак астында. Аны әле хөкем итмәделәр, ләкин бу иртәме-соңмы булачак әйбер. Гомумән, "Хизб ут-Тәхрир" эшләре бер калып белән тегелә", дип саный Радик Хәйретдиновның хатыны Эльвира. "Болар барысы да дәүләтнең исламга каршы алып барылучы сәясәте. "Террорчы", "экстремист" сүзен ишеткән кеше күз алдына автомат таккан сакаллы мөселманны китерә" дип сөйли Эльвира ханым. Ул үзләренең проблемына игътибар иткән өчен аналар оешмасына рәхмәт җиткерә. "Катастрофа дәрәҗәсендәге әйберләрне гади генә "безнең проблем" дип атарга өйрәнеп киләбез", ди Александра Крыленкова. 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир" фиркасе Русиядә террорчы оешма дип игълан ителгәннән соң, бу оешмада катнашу гаебе белән кулга алынучы мөселманнарның саны өч йөздән арта. "Кырымны кушкач, бу саннар тагын да артты, анда бу маддә нигезендә барлыгы 64 кеше хөкем ителгән", дип хәбәр итә Крыленкова.
Ел башында экстремизмда гаепләнеп кулга алынган тагын бер сәяси тоткын, яшь галим Азат Мифтаховның әнисе Гөлнур ханым корылтайга килә алмады. Александра Крыленкова әйтүенчә, Гөлнур ханым корылтайда катнашырга бик теләгән булган. Азатның тарихын аның белән бер үк эш ниегезндә гаепләнүче Елена Горбань сөйләде. Аның әйтүенчә, Азатны беренче тапкыр кулга алганда, аны бомба ясауда гаепләп хөкем итүдә комачаулаган сәбәпләрнең берсе – Азат эшенә карата медианың, җәмәгатьчелекнең игътибары арту. Беренче гаепләү нигезендә кулга алгач, дуслары һәм туганнары Азатны тәүлектән артык эзлиләр, полиция адвокатка да, туганнарына да Азатның кулга алынуын инкарь итә. Адвокат Светлана Сидоркина һәм активистлар икенче көнне генә Мифтаховның эзенә чыга, хокук яклаучылар Азатны сорау алулар вакытында газаплауларын, шөреп боргыч белән тәненә баскалауларын хәбәр итә. Азат гаебен танымый, аңа ягылган беренче гаеп нигезсез дип табыла, ләкин, азат итүгә үк, аңа икенче гаеп тагыла: ниндидер "яшерен шаһит" бер ел элек "Бердәм Русия" офисы тәрәзәсен ватучылар арасында Азатны күрүен искә төшерә: "Ул шаһитның Азатны "үзенчәлекле кашлары" буенча хәтеренә төшерүе үзе бер мем булып таралды", дип искә ала Горбань.
Елена үзе тәрәзә ватуда катнашучы булып санала, "ләкин тәрәзә ватучыларның берсе дә Азатка каршы күрсәтмә бирмәде, барыбыз да аның бу чарада катнашмавын әйттек", дип сөйли ул. Азатка каршы гаепләү бары тик "яшерен шаһит" күрсәтмәләренә генә корылган.
Куәт хезмәткәрләренең провокацияләре, җинаять эшләренең уйдырмалыгы турында да чыгышлар булды. Шундый эшләрнең иң аянычы, мөгаен, 14 яшьлек Кирилл Кузьминкинныкыдыр. Пиротехник катнашма әзерләүдә, теракт әзерләүдә гаепләп, Кириллны бер ел СИЗОда тоталар. Архангельски шәһәренең дәүләт иминлеге хезмәте бинасында үз-үзен шартлаткан 17 яшьлек Михаил Жлобицкий белән язышуы – гаепләүче якның тагын бер дәлиле. Крыленкова әйтүенчә, хәзер Кириллга 16 яшь, ул өй сагы астында, аның әнисе, бик теләсә дә, корылтайда катнаша алмый – балигъ булмаган баланы өй сагы астында берүзен калдырырга канун рөхсәт итми.
Алар көлке гаепләүләрдән дә чын җинаять эше тегә
Тагын шундый абсурд эшләрнең берсе – Сарытаудан Рыжов эше. Оппозиция вәкиле Сергей Рыжов террор гамәле әзерләүдә, шартлаткыч матдәләр саклауда, өлкә хакимиятен басып алырга, почта һәм үзәк мәйданны басып алырга җыенуда гаепләнә. Сергейның әнисе Лариса Рыжова сөйләвенчә, мәхкәмә утырышында бу гаепләүләрдән хөкемдар да, хөкемдар ярдәмчесе дә көлә. "Ләкин утыртырга дигән максат куелган икән, алар көлке гаепләүләрдән дә чын җинаять эше тегә", ди ул.
Иң эмоциональ чыгыш – Александр Шестун әнисе Зоя ханымныкы булды. Серпухов янындагы чүплеккә каршы актив каршылык күрсәткәннән соң кулга алынган элекке район башлыгы хәзерге вакытта коры ачлык тота, адвокатлар аның сәламәтлеге бик нык какшавын, үлем хәленә җитүен хәбәр итә. Шестун сәяси тоткыннарны – "Мәскәү эше", "Новое величие", "Сеть" тоткыннарын, ингуш оппозиционерларын, Дагыстанның "Черновик" редакциясен, "Ростов эше" тоткыннарын, ислам, христиан дине ягыннан эзәрлекләнүчеләрне, Юрий Дмитриевны, Азат Мифтаховны, чүплекләргә каршы чыгучыларны иреккә чыгаруны таләп итә.
"Биш бала, ике зур кеше тыныч кына йоклап яткан йортка 50 кораллы кеше бәреп керде. Минем тормышым шул көннән асты өскә килде", дип искә ала Зоя ханым.
Даниил Кононның әнисе Наталья "Мәскәү эше"нең аналарны берләштерүгә сәбәп булуын "димәк, шулай тиеш булган" дип гади генә аңлата. Даниилны җәйге каршылыклар вакытында кулга алгач, ул бер ай буена СИЗОда утыра. 6 декабрьдә Даниилны полиция бүлегенә чакыралар, Даниил повестка буенча полициягә барганда, аны метродан чыгышлый кулга алалар, полиция бүлегендә аңа августтагы митинг өчен 15 тәүлеккә сак астына алынуы турында беркетмә тапшыралар, һәм… теге вакытта СИЗОда утырган вакытын исәпкә алып, өенә кайтарып җибәрәләр. Менә шундый "арифметика".
Чыгышлар ахырында, Светлана Пчелинцева корылтай карарын – сәяси тоткын аналарының башка аналарга мөрәҗәгатен укыды. Модератор Крыленкова әйтүенчә, мөрәҗәгатьләр гадәттә "патша" исеменә языла. "Ләкин алар файдасыз. Шуңа күрә без халык исеменә яздык", ди ул.
Җыелышта "Сәяси репрессияләргә каршы аналар" хәрәкәтенең сайты тәкъдим ителде. Сайтны ясаучы – "Сеть" фигурантының әнисе Светлана Пчелинцева.
Ахырда Александра җыелыш башында ук таратылган кара борчаклы ак яулыкларның мәгънәсен аңлатты: "Бу бизәккә аерым мәгънә салынмаган. Һәрбер кибеттә һәрбер ана сатып алырлык гади бизәк. Кем безнең хәлне аңлый, яклый, шулар да бәйләсен, яулыкны сумкага тасма итеп тә тагарга була. Безне яклавын күрсәтергә теләгән ир-атлар да бу символик яулыкларны куллана ала, башка йә муенга бәйләп йөрү генә түгел, йорт каршындагы агачка бәйләп куеп та була".
Көндезге икедә аналар ялгыз пикетларга таралды. Күбесе муенына кара борчак төшерелгән ак яулык бәйләгән иде – хәзер бу яулык сәяси тоткын аналарының бердәмлеге билгесе. Пикетлар Кызыл мәйдан тирәли 33 урында узды. Полиция тарафыннан тоткарланучы пикетчылар да булды. Алар арасында Светлана Пчелинцева да бар иде.