Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: АКШ Екатеринбур һәм Владивостокта баш консуллыкларын ябарга җыена


Алга таба АКШ визасын бирү Мәскәүдә генә башкарылачак.

АКШ үзенең Русиядәге дипломатлык эшчәнлегенә үзгәрешләр кертергә җыена. Аерым алганда, илнең Екатеринбурдагы һәм Владивостоктагы баш консуллыклары бөтенләй ябылырга мөмкин. Бу турыда үзенең чыганакларына таянып "Коммерсант" яза. Хәзерге вакытта Екатеринбурдагы һәм Мәскәүдәге баш консуллыклар, һәм Сахалиндагы консуллык агентлыгы гадәти тәртиптә эшләми, ә ашыгыч булган очракларда гына хезмәт күрсәтә диелә. Владивостоктагы баш консуллык эше исә пандемия сәбәпле мартта бөтенләй туктатылган. Америка дәүләт департаменты бу консуллык эшчәнлеген "мөмкинлек булу белән" яңадан башларга өметләнүен белдергән. Әмма соңрак АКШ рәсмиләре вәзгыять яхшыруга таба бармый дигән нәтиҗәгә килгән.

АКШ баш консуллыкларында хезмәт күрсәтү пандемия башланганчы ук чикләнгән иде, бу хезмәткәрләр җитмәве белән аңлатылды дип искәртелә материалда. Бу хәл Русия һәм АКШ арасында 2016–2018 елларда башланган "илчелек сугышы" нәтиҗәсендә килеп чыккан. 2016 ел ахырында Барак Обама Русияне АКШ президент сайлауларына тыкшынуда шикләнеп, 35 дипломатны илдән җибәрде. Моңа җавап итеп, 2017 елның җәендә Русия АКШтан дипмиссия хезмәткәрләре санын 455 кешегә кадәр кыскартуын таләп итте. Русиянең АКШтагы дипломатлары шул санда була. Ә Русиядә Америка илчелекләрендә бу вакытта 1200 кеше хезмәт иткән. Соңрак АКШ Британиядә Скрипальләрнең агулануына җавап итеп Русиянең тагын 60 дипломатын илдән җибәргән һәм Сиэтлдагы Русия консуллыгын япкан. Русия моңа каршы Петербурда АКШ баш консуллыгын япты.

Бу каршылыклар нәтиҗәсендә АКШ русияләргә виза бирүне чикләгән. Соңгы вакытларда русияләргә АКШ визасы алу өчен Русиядәге консуллыкларга караганда чит илдәге консуллыкларга мөрәҗәгать итү кулайрак иде диелә. Алга таба АКШка виза алу өчен Русия ватандашлары бары Мәскәүдәге илчелеккә генә мөрәҗәгать итә алачак диелә материалда.

XS
SM
MD
LG