Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия федераль каналлары Азат Мифтаховны пычрату кампаниясен башлады


Азат Мифтахов мәхкәмә утырышында
Азат Мифтахов мәхкәмә утырышында

2019 елның февраленнән Мәскәү тикшерү изоляторында утыручы яшь галим Азат Мифтаховка 18 гыйнвар хөкем карары чыгарылыр дип көтелә. Моның алдыннан федераль каналларда Азатны шартлаткыч әзерләүче, җәмгыятькә куркыныч тудыручы анархист итеп күрсәтүче сюжетлар чыкты.

Кичектерелеп килгән дистәләгән мәхкәмә утырышлары узган Азат Мифтаховка хөкем карары 11 гыйнвар игълан ителергә тиеш иде. Әмма ул булмый калды. Хөкемдар килмәде, сәбәпләр аңлатылмады. Азатка теләктәшлек күрсәтергә килгән 200ләп кеше, Түбән Камадан килгән әнисе Гөлнур Хөсәенова да кире кайтып китте. Хөкем карары бер атнадан чыгарылачак диелде.

Шуннан соң "Россия 24", "РенТВ", "НТВ" кебек федераль каналларда Азат Мифтахов турында пычрак сюжетлар чыга башлады. Аларда аспирант-математик шартлаткыч әзерләүче, җинаятьтә тотылган кеше итеп күрсәтелде. Телевизион сюжетларда оператив сьемкалар кулланыла, кулга алган вакытта сорау алулар да күрсәтелә, нидер шартлатырга җыенган Мифтахов Беларуска чыгып качарга теләгән дип әйтелә. Азат Мифтахов – радикаль шәхес, аның артында Русияне җимерергә теләүче көчләр тора дип сөйли моңа кадәр дә татарларга каршы даими тискәре белдерүләр ясап торган затлар. Шуларның берсе – Роман Силантьев.

2019 елның февралендә кулга алынган Азат Мифтаховны башта шартлаткыч әзерләүдә гаепләделәр, әмма дәлилләр булмаганга бу гаеп аннан алынды. Ул тикшерү изоляторыннан чыгарылды, әмма шул ук көнне янә кулга алынды. Мифтаховка башка гаеп тактылар. Аны "Бердәм Русия" офисы тәрәзәсен ватуда гаепләп җинаять эше ачтылар. Кулга алу сәбәбе – яшерен шаһит күрсәтмәләре. Янәсе ул Азатны кашларыннан таныган. Яшерен шаһитны күргән, белгән кеше юк, аның исеме яшерелә. "Вести" тапшыруында ул да комментар бирде, әмма аның бите күрсәтелми, тавышы үзгәртелгән.

Федераль каналлар әзерләгән сюжетларда Азат Мифтаховның нинди эш нигезендә гаепләнгәне турында ләм-мим, ул "Бердәм Русия" офисы тәрәзәсен ватучыларның берсе булырга мөмкин дигәне дә, шуның нигезендә прокуратура аңа җәза итеп алты ел төрмә соравы да искә төшерелми.

Азат Мифтаховның әнисе Гөлнур Хөсәенова бу сюжетларны күргән. Аның фикеренчә, бу эшне махсус кабарталар. Янә Мәскәүгә барыр алдыннан йөрәккә пычак кадыйлар кебек дип сөйләде ул Азатлыкка.

Гөлнур Хөсәенова
Гөлнур Хөсәенова

— Үзем дә, туганарым да, дусларым да күрдек. Һәрбер яла яккан сүзләре йөрәккә пычак кадаган кебек. Әмма дуслар, туганнар Азат өчен дога кылачакбыз дип әйттеләр. Телевизорга ышанучылар бар, әмма аларның яла ягучылар икәненә дә төшенүчеләр саны да арта. Бәлки, Азатны начар яктан сөйләсәк, аны яклаулар саны әзәер дип уйлый торганнардыр.

Хокук яклаучы Лев Пономарев федераль каналларда мондый пычрату сюжетларның чыгуы тоталитар ил өчен табигый дип сөйләде Азатлыкка. Аның фикеренчә, куәт хезмәтләрен Азат Мифтаховка теләктәшлек күрсәтүчеләр саны арта баруы да, аны төрле илләр, шул исәптән Русия галимнәре яклап әйтүләре дә борчый. Бу вазгыятьтә мәхкәмә алдыннан җәмгыятьне "агарту" максаты белән Азатны каһарман түгел, ә шартлаткыч әзерләүче террорчы итеп сурәтләргә тырышалар дип аңлата хокук яклаучы.

Лев Пономарев
Лев Пономарев

— Хакимият, ФСБ курка, шүрли. Миңа калса, аларны 11 гыйнвар мәхкәмәгә килгән кешеләрнең күплеге дә куркытты, шуңа да утырышны кичектерделәр. Бу вакыт эчендә Азатны тискәре яктан тасвирлап чыккан сюжетлар да – аларның пычрак алымы. Азатны азат итәргә таләп иткән галимнәр дә кире уйлар, аларны алдаганнар дип фикер йөртә башласыннар дип тырышалар, күрәсең. Бу – ФСБ заказы, бу – журналистика түгел, алар мондый сюжетлар өчен акча ала.

Хакимият яшьләрдән курка. Сул карашлы яшьләр куркыныч тудыра. Чит илдәге анархистлар урамга гына чыгып калмый, тәрәзәләрне дә вата. Шуңа Русиядә дә радикаль яшьләр көчәймәсен дип иң кырыс җәза бирәчәкләр, алар турында начар сөйләячәкләр.

Лев Пономарев Мифтаховның туганнарына мондый сюжетларны карамаска, сөйләгән сүзләрне исәпкә алмаска тырышырга кирәк дип киңәш итә. "Кечкенә шәһәрдә яшәүчеләргә авыр, күршеләр, туганнар бар, аларда сорау туа, әмма яла яккан сюжетлар өчен аклану кирәкми", ди ул. Хокук яклаучы Азатлыкка 18 гыйнвар Азат Мифтахов мәхкәмәсенә барам дип әйтте. "Җәза кырыс булачак дип уйлыйм. Бу – Путин режимы вакытында иң хурлыклы эш", диде ул.

Азат Мифтаховны яклаучы адвокат Светлана Сидоркина да Азатлыкка могҗиза көтәсе юк, федераль каналларда мондый сюжетларның чыгуы - тискәре сигнал, диде.

Светлана Сидоркина
Светлана Сидоркина

— Карадым, әмма сюжетларда күтәрелгән мәсьәләләрнең берсе дә Мәскәүнең Головин мәхкәмәсендә каралмый. Азатка ачылган җинаять эшенә бу сюжетларда телгә алынганнарның берсе дә кагылмый. Каян килеп чыккан бу сюжетлар, аның чыганагы миңа билгеле түгел. Әмма максаты аңлашыла – җәмәгатьчелектә Азат турында тискәре фикер тудырырга телиләр.

Мин моңа кадәр дә Азатны аклауларына ышанмый идем. Аның турындагы чыккан бу сюжетлардан соң хөкем карары кырыс булыр, хөкемдар карары гадел булмас дип уйлыйм. Прокурор сораган хөкем булырга мөмкин.

* * *

Узган елның 23 декабрь мәхкәмә утырышында гаепләү ягы Мифтаховны алты ел колониягә хөкем итүне сорады. Гаепләү ягы шулай ук Азатның җәмгыять өчен куркыныч булуын, сак астында аз вакыт утыруын әйтте.

Азат Мифтахов — математик, МДУ аспиранты. 2019 елның февраль башыннан сак астында. Тикшерү версиясенә караганда, Азат ике ел элек "Бердәм Русия" офисы тәрәзәсен ватучылар арасында булган. Гаепләү тәрәзә ватылып бер ел узгач, Мифтаховны "тәэсирле кашлары"ннан таныган яшерен шаһит күрсәтмәләре нигезендә төзелә. Ноябрьдә мәхкәмә утырышы Азат Мифтаховны сак астында калдыру вакытын 2021 елның 4 мартына кадәр озайтты.

XS
SM
MD
LG