Сәяси тоткын өчен мәхкәмә көтеп уздырган вакытта, аннары хөкем ителгәннән соң төрмәдә уздырган чорда да хатлар — төрмә белән ирекле дөнья арасында бердәндер мәгълүмат алышу күпере. Бу — теләктәшлек чыганагы да. Төрмәдә утыручы кеше үзен ялгыз хис итмәс өчен хатлар укый, тормыш ничек үзгәргәне белән беррәттән аны көтүләре, яратулары, сагынуларын укып юана, көч туплый.
Азат Мифтахов бер елга якын мәхкәмә көтә. Азатлык аның эше турында кулга алынуыннан җентекләп язып бара. Безнең укучылар аның белән таныш, аның эшен күзәтә. Соңгы бер ел аның гадәти тормышындагы университет биналары, китапханәләрне изолятор камерасы алыштырды. Галимнәр, укытучылар, студентлар урынын кулга алынып хөкем көтүчеләр, сакчылар, тикшерүчеләр, прокуратура, хөкемдар, адвокатлар алды. Баштарак аны мәхкәмәгә алып киләләр иде, ул кыска вакытка булса да дуслары, туганнары белән күрешә иде, хәзер исә утырышлар онлайн уза.
Азатның әнисе Гөлнур Хөсәенова бер ел инде Түбән Кама белән Мәскәү арасын таптый. Үзе булмаганда улына теләктәшлек белдерүчеләрне, ризык, китаплар алып килүчеләрне рәхмәт сүзе белән телгә ала. Шул ук вакытта ул улының ялгыз булуын теләми, аңа күбрәк кешеләр хат язсын иде, ди.
Азатлык Азат Мифтаховка дәү әнисе Галия Фәхриева, журналист, язучы Шамил Идиятуллин һәм галимә Рифә Рахман язган хатларны тәкъдим итә.
Азат Мифтахов —танылган публицист Фәнзаман Баттал оныгы. Әмма Татарстанда язучылар арасында аны яклап сүз катучылар аз, Дөнья татар конгрессы, яшьләр форумы тарафыннан да Азатка теләктәшлек белдерү күренми.
Язучы, әдәбият галиме Рифә Рахман узган ел Татарстан Язучылар берлеге утырышында Азатны яклап сүз әйтүче шәхесләрнең берсе булды. Азатлык аның Азатка хатыннан өзек тәкъдим итә.
"Азат энем! Мин сиңа якын итеп, татарчалап, энем, дип эндәшәм, чөнки Фәнзаман бабаң, оныгым ана телебезне аңлый, ди иде. Мин, – аның кебек үк, татарның үз милләтен сөйгән бер язучысы. Бабаңның бик якын дусты идем. Фәнзаман абый синең белән горурланып, белемле, акыллы, дәвамчым, дип еш сөйләде. Мин дә мәктәптәге уңышларыңа сөенеп яшәдем. Ул, шул уңышларың аркасында Мәскәүгә укырга җиңел генә кергәнеңә шатланды, алга таба Азаттан зур галим чыгар, ди иде. Чыгар да!
Беркемнең дә тормышы җиңел генә бармый. Дөрес, без күп адымнарны үзебез сайлыйбыз. Еш кына ялгышабыз да. Миңа синең бабаң кебек көрәшче булуың ошый, әмма татар өчен гомерен дә кызганмаска әзер Фәнзаман Баттал оныгының анархист икәнлегенә ышанмыйм. Моңа сине, бабаңны белгәннәр һич кенә дә ышанмый. Без сиңа тагылган төрле гаепләр кемгәдер файдалы дип уйлыйбыз. Синең хактагы язмаларны укып барабыз, чын шаһитлар белән расланмаган, башкача да дәлилләнмәгән гаепләрне үз өстеңә алмаганың өчен сөенәбез. Моның җиңел түгеллеген дә күрәбез. Кемдер, бәлки, хәлеңне җиңеләйтер дип алданып, кылмаган гамәлләрне дә тануыңны көтәдер. Андый адым бу очракта синең өчен бик куркыныч. Хаклык бер өскә чыгар, тикшерүчеләр арасында да иманлылар табылыр дип өметлән, безнең дә теләктәшлегебезне онытма, рухыңны сындырма.
Мине кемнең дә үзенең көрәш өчен яраксызлыгын раслаган, киләчәге булмаган, чит халыклар төзегән партияләрдә торуы бик борчый. Синең кебек акыллы егетләр кешелек бәхете өчен көрәшнең башка юллар сайлый дип уйлыйм. Без, татарлар, хәтта телгә дә хокукларыбыз киселгән бу илдә бары тик үз милләтебезнең киләчәге турында гына кайгыртырга тиеш. Бабаң да шулай дип әйтер иде.
Азат энем! Син әле яшь. Киләчәгең алда. Тормышның зур сынауларын горур узып, фән юлыннан баруыңны дәвам итәрсең дип ышанам. Сине дөнья танысын. Шул чагында зур мөнбәрләрдән гаделлек һәм хаклык турында үз сүзеңне башкалар да ишетерлек, күтәреп алырлык итеп әйтерсең.
Мин – галимә дә. Безнең коралыбыз – кешенең күзен дөньяга башкача каратырлык ачышлар, яңа фикер. Халык бәхете өчен әйтелгән сүз, хакмы ул, юкмы – хөкем ителергә тиеш түгел, аны бары тик дәлилле кире кагарга гына мөмкин. Фән кешеләре моны яхшы белә. Азат, әнә шуңа күрә киләчәгенә юлларын сала гына башлаган яшь галимнең бүгенге вакытта нәтиҗәсезлеге алдан ук билгеле кораллы көрәшкә күтәрелүенә, ниндидер яманлыклар эшләвенә беркем ышанмый да. Без синең белән. Мин синең белән! Син фәнгә кирәк. Син татарга бик кирәк! "
"Коммерсантъ" газеты журналисты, язучы Шамил Идиятуллин быел "Большая книга" премиясен алганда хөкем ителүче журналист Иван Сафронов белән Азат Мифтаховны да телгә алды. Ул алар иректә булырга тиеш дип "Гаделлектән, гадел мәхкәмәдән, азатлыктан, яхшы киләчәктән баш тартырга ярамый", диде.
Шамил Идиятуллин Азатка хат язганы булмаган, әмма ул аңа теләктәшлек белдерүче шәхесләрнең берсе. Азатлык аның хатыннан өзек тәкъдим итә.
"Исәнме, Азат! Без синең белән әлегә таныш түгел. Мин — Шамил Идиятуллин, журналист, язучы. Таныш булмаган кешеләргә хат язмыйм. Шулай ук үзем килешмәгән кешеләргә теләктәшлек белдерергә дә яратмыйм. Әмма бу — башка очрак. Ирексезлектә җанлы аралашу җитми. Бәхеткә, мин моны кешеләр сөйләвеннән генә беләм, ә син үз җилкәңдә татыйсың. Минем бу хат, минем сүзләрем сиңа барып ирешсә, һәм синең күңелеңне күтәрсә, мин бәхетле булырмын.
Азат, синең белән бер яклы гына танышмын, бу мин эшләгән газет сине кулга алынуың турында беренче тапкыр язганнан соң башланды. Әле дә яза. Синең хакта матбугат кына язып калмый. Сине яклап минем кебек анархист, сул карашларны үз итмәүчеләр дә яза, сөйли. Эш бит идеяләрдә түгел, эш шунда: гаепне бары тик мәхкәмә генә таный ала. Әмма мәхкәмә юк. Гаепләве дә инде... анысын үзең дә беләсең.
Кайчак бирешү, җиңелү, башкарылмаган гамәл өчен үзеңне гаепле итеп тану иң җайлы диләр. Бу ысул, бу рәвешле эш итү системы башкаларда да кулланырга мөмкинлек бирә. Азат, син бирешмәдең. Син шәхес, галим булып калдың. Син хәтта тикшерү изоляторында да фәнни хезмәтләр язасың, аларны бастырасың. Бу – мактаулы, соклану тудырган гамәл. Син җиңәчәксең. Мәхкәмә, Югары мәхкәмә яки Аллаһ мәхкәмәсендәме – белмим, әмма җиңәчәксең. Без моңа ышанабыз. Көчле бул. Сабыр бул. Сәламәт бул. Азат бул. Иректә очрашырбыз, иншалла."
Азатның дәү әнисе Галия Фәхриева Түбән Камада яши. Озак еллар заводта эшләп лаеклы ялга чыккан. Барлык догаларым Азат турында, ди ул.
"Исәнме, Азат улым! Сине бик сагынып дәү әниең яза. Улым, хәлләрең ничек? Көннәрең ничек үтә? Әниең аша ишеттем, бик каты чирләгәнсең икән, хәзер хәлең ничек? Нинди дарулар белән дәваланасың? Ашау ягың ничек?
Син математика белән шөгыльләнә идең, хәзер ничек? Көннәреңне ничек үткәрәсең? Сиңа анда бик авырдыр, улым, син бит бер минут та укымый тора торган түгел.
Азат улым, сине искә алмыйча бер көн дә калганым юк. Син бит 7нче сыйныфны тәмамлагач, мин сине эшкә өйрәнсен өчен бәрәңге кортларын җыйдыра идем. Син тиз генә үз өлешеңне эшлисең дә бәрәңге арасында мәсьәлә чишә идең. Әй, улым, бигрәк математиканы яратасың, кайда укырсың, дип сорыйм, син Мәскәүгә, МДУга барам дия идең. Мин боларны ишеткәч, баланың хыялы гына дип уйлый идем. Ә син үз сүзеңдә тордың.
Улым, без сиңа ышанабыз. Син авырлыкларга бирешмичә җиңеп чыгарсың. Син бит рухи, физик яктан көчле бала булып үстең. Юлыңда яхшы кешеләр очрар дип ышанам. Көн саен догамны синең исемеңнән башлыйм. Улым, Аллаһ Тәгалә безгә булышыр дип ышанып яшим."
Азат Мифтаховка һәркем хат яза ала. Хатны бу адреска җибәрергә кирәк:
127055, Мәскәү, Новослободская урамы, 45 йорт, ФКУ СИ 30-2, Азат Мифтаховка. (Искәртмә: хатлар урыс телендә язылырга тиеш, алар укыла, карала)
Шулай ук РосУзник хезмәте аша да хат язарга мөмкин. Исемлектә Азат Мифтаховны табып язарга кирәк. Бу - бушлай эшли торган хезмәт.
Азат Мифтахов
Мәскәү дәүләт университеты аспиранты, математик Азат Мифтахов 2019 елның 1 февралендә Мәскәү өлкәсендә тоткарланды. Башта аны шартлаткыч ясауда гаепләделәр. Бу гаепләү расланмагач, ул 2017 елда "Бердәм Русия" офисына оештырылган һөҗүмдә катнашуда гаепләнде.
2021 елның 18 гыйнварында Мәскәүнең Головин районы мәхкәмәсе Азат Мифтаховны алты ел колониягә хөкем итте. Азатка шундый җәза бирүне прокуратура сорады.
Азат Мифтахов гаебен танымады. "Бердәм Русия"гә карата күралмау хисе булса да, аңа каршы бер гамәл дә кылмадым, диде. Элегрәк ул сорау алулар вакытында полиция тарафыннан газаплаулар хакында белдергән иде.
Азат Мифтахов Киров өлкәсенең Омутнинский районындагы 17нче төзәтү колониясенә җибәрелде. Тикшерү изоляторында утырган вакытын һәм 2022 елның апрелендә Мәскәүнең икенче кассация мәхкәмәсенең хөкем карарын өч айга кыскартуын искә алып, ул 2023 елның сентябрендә иреккә чыгарга тиеш.
"Мемориал" хокук яклау үзәге (Русия хакимияте бу оешманы "ят агент" дип йөртелүчеләр исемлегенә кертте) Азат Мифтаховны сәяси тоткын дип таныды.
Дөнья галимнәре Азат Мифтаховка күп тапкыр яклау белдерде.