Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытайда хакимият җимергән мөселман гаиләләре


Кеше хокукларын яклаучы Amnesty International оешмасы Кытайда уйгыр балаларын әти-әниләреннән аерып "балалар йортларына" ябу турында хисап чыгарды.

Amnesty International 70 еллап элек Кытай кулына эләккән Көнчыгыш Төркестанда, хәзер Кытайның Синҗан уйгыр автоном төбәге дип аталган җирләрдә уйгыр балаларын әти-әниләреннән аерып "балалар йортларына" ябу турында хисап чыгарды. Кеше хокукларын яклау оешмасы шулай балаларын югалтып Кытайдан качып киткән ата-аналар белән сөйләшкән. Кайберләренең биш яшьлек балаларын да тартып алганнар. Ә Кытайга кайтсалар, үзләрен дә "тәрбияләү лагерларына" ябачаклар.

"Синҗанда Кытайның рәхимсез рәвештә күпләп тоткарлау кампаниясе телгәләнгән гаиләләрне тәмам аяныч хәлгә куйды. Балаларга беркая да китәргә ярамый, әмма аларның ата-аналары балалары янына кайтса, аларны да ябып куярга мөмкиннәр", ди Amnesty International-ның Кытай белгече Алкан Акад.

Amnesty International Австралия, Италия, Канада, Нидерланд һәм Төркиядә сыену тапкан алты гаилә белән сөйләшкән. 2017 елда уйгырларга, анда яшәүче татарларга һәм башка мөселман халыкларга карата басымның яңа дулкыны башлану алдыннан Кытайдан качарга өлгергән гаиләләргә балаларын югалту мизгелләре хәзер төннәрен иң куркыныч төшләр булып та керә. 2017 елдан бирле Көнчыгыш Төркестанда, төрле исәпләүләргә караганда, миллион һәм аннан да күбрәк кеше — мөселманнар "тәрбияләү лагерларына" ябылган.

Бу гаиләләр, балаларын тизрәк күрүгә өметләнеп, үз хәлләрен ачыктан-ачык сөйләргә ризалашты

"Читтәге уйгырлар үзләренә һәм гаиләләренә каршы кеше хокукларын бозулар турында сөйләргә бик теләми, Кытайда яшәүче туганнарыннан үч алудан курка. Шундый куркуларга карамастан, бу гаиләләр, балаларын тизрәк күрүгә өметләнеп, үз хәлләрен ачыктан-ачык сөйләргә ризалашты", ди Алкан Акад.

Миһербан Кадир белән Әбликим Мемтининны 2016 елда полиция Синҗаннан паспортларын һәм хәтта дүрт баласын калдырып качарга мәҗбүр иткән. Балалар башта әби белән бабайда калса да, әбине "тәрбияләү лагерына" алып киткәннәр, бабайны да тикшерә башлаганнар.

"Әти-әниләбезгә карата кылынган нәрсәләрне күргәч, башка туганнарыбыз балаларны алырга теләмәде, үзләре дә "тәрбияләү лагерына" эләгүдә курыкты", ди Миһербан.

Аларның кечкенәрәк өч баласы "ятимнәр лагерына" ябылган. Ата-аналары "тәрбияләү лагерларына", төрмәләргә яки башка ниндидер тоткарлау үзәкләренә ябылган балалар өчен Синҗанда андый "ятимнәр йортлары" шактый күп. Иң зур балалары интернат мәктәпкә озатылган һәм аны гел күзәтеп торалар.

Миһербан белән Әбликим баштарак балалары белән элемтәдә була алмаса да, соңрак Италия хөкүмәте аларга балаларын китерүне дә рөхсәт иткән.

12-16 яшьлек дүрт бала Кытайның Шанхайдагы консуллыгына үзләре барган. Әмма полиция аларны тотып кире ятимнәр йортына һәм интернатка озаткан.

Хәзер баларым Кытай хөкүмәте кулында һәм аларны исән чагымда күрергә өметем юк

"Хәзер балаларым Кытай хөкүмәте кулында һәм аларны исән чагымда күрергә өметем юк. Иң авыры - балаларым өчен әти-әниләренең инде бүтән булмавы, безнең үлгән кебек булуыбыз һәм аларның ятимнәр йортына ябылуы", ди Миһербан.

Гомәр белән Мәрьям Фаруһ, полиция аларга паспортларын тапшырырга кушкач, биш һәм алты яшьек балаларын калдырып, 2016 ел ахырында Төркиягә качкан. Үзләре дә документсыз качучы әти белән әни балаларын алырга курыккан. Бераздан алар туганнарының да "тәрбияләү лагерына" ябылуын ачыклаган һәм шуннан бирле балалары турында да бернинди хәбәрләре юк.

"Кызларыбызның тавышларын инде соңгы 1594 көндә ишеткәнебез юк. Хатыным белән төннәрен генә елыйбыз, яныбызда булган башка балаларыбызга күрсәтергә теләмибез", ди Гомәр.

Алкан Акад исә: "Синҗанда гаиләләрне телгәләү фаҗигасе Кытайның уйгырларны һәм башка мөселман халыкларны "террорга каршы көрәш" сылтавы белән контрольдә тоту тырышлыгының ни кадәр рәхимсез булуын күрсәтә", ди.

"Кытай барлык мөселманнарның илдән чыгу һәм кире керү хокукын чикләүче чараларны бетерергә тиеш. Ул барлык сәяси "тәрбияләү лагерларын" ябарга һәм тоткыннарны кичекмәстән, бершартсыз азат итәргә тиеш", ди Акад.

Amnesty International БМО кеше хокуклары вәкилләренең, бәйсез күзәтүчеләрнең һәм төбәктә ниләр булуын тикшерергә теләүче журналистларның Синҗанга бернинди чикләүсез керүенә юл ачарга чакыра.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG