24 июньдә Казанда Бөтентатар иҗтимагый үзәген яклап һәм Хәтер көненә багышланган митингта 15 кеше катнашты. Казанның Ленин бакчасында үткән митингта "Бөтентатар иҗтимагый үзәген бетереп була! Татар халкын бетереп булмый!", "Бөтентатар иҗтимагый үзәген яклыйбыз-Татарстан дәүләтен яклыйбыз", "Татарстан 2021=1937", "Президент Миңнеханов! Татарстан республикасына нигез салган бөтентатар иҗтимагый үзәген нигә якламыйсыз?" дигән һәм башка шигарьләр күтәрелде.