Милләт полициясе, татар снобизмы һәм җанисәп дилеммасы
"Татарча подкастның" чираттагы чыгарылышында Русиядә 15 октябрь башланачак җанисәп турында сөйләштек. Халык санын алу алдыннан ни өчен моңарчы йоклап яткан кайбер оешмалар, галимнәр уяна? Син татарча белмисең, ислам динен тотмыйсың һәм башка сыйфатларга туры килмисең, димәк, син татар түгел диюче "милләт полициясе" күпме зыян китерә ала? Татар снобизмы - нәрсә ул? Башкортстанның Илеш районында яшәүчеләр чынлыкта кем алар? Татарларны бүлгәләргә тырышу кемгә кирәк? Подкасттагы фикер алышуда журналистлар Эльвира Гарипова, Римма Гомәрова, тарихчы Илнар Гарифуллин һәм Башкортстаннан җанисәптә яздыручы булып эшләгән Анфиса Шәемова белән шушы сорауларга җавап эзләдек.
мультимедиа
-
ноябрь 16, 2023
Төркиядән Әдилә Әхмәтова: "Сагынсам да, бу илдә яратып яшим"
-
ноябрь 09, 2023
Дилә, Швейцария: "Балабызның киләчәген кайгыртып киттек"
-
ноябрь 01, 2023
Фәнис Фәхретдинов, АКШ: "Сагынганда Илһам Шакировны тыңлыйм"
-
октябрь 25, 2023
Эльза Нәбиуллина, Германия: "Без монда тынычлык эзләп киттек"
-
октябрь 18, 2023
Истанбулдан Ләйсән: "Кайтуга өмет итеп яшибез"
-
октябрь 11, 2023
Рүзилә Киньябулатова, АКШ: "Үземне һаман сәяхәтче итеп тоям"