Русиядә җанисәп берничә мәртәбә кичектерелеп килгәннән соң, ниһаять 15 октябрьдә башланып 14 ноябрьдә тәмамланды. Күп кенә татарлар үзләренә санаучылар килмәвеннән зарланды. Левада үзәге (Русиядә "ят агент" дип танылган) күптән түгел уздырган сораштыруга күрә, җанисәптә русияләрнең бары 57%ы гына катнашкан. Аңа кадәр Росстатта бөтенләй башка саннар китерделәр һәм русияләрнең 99 процентының исәбе алынды дип хисап бирделәр. Галим Дамир Исхаков җанисәп нәтиҗәләре ышанычлы булмас дип саный.
"Җанисәп мәсьәләсенә килгәндә быел татарлар һәм Татарстан 2010 ел белән чагыштырганда әйбәтрәк хәрәкәт итте, шактый уңышлы эшләгән командалар булды. Шул исәптән Башкортстанда, Себердә дә эшләр барды. Дөнья татар конгрессы да ярдәм күрсәтте, хөкүмәт ягыннан да ярдәм булды.
Әмма Русия буйлап җанисәпнең үзен оештыру начар булды. Хәзерге мәгълүматларга караганда 40%тан артык халык гомумән катнашмаган булып чыкты, аларга кермәгәннәр һәм сорашмаганнар. Менә бу саннар безнең өчен бик начар, чөнки соралмыйча калган кешеләрнең мәгълүматын башка чыганаклардан алып куячаклар, ә ул чыганакларда милләт һәм туган тел дигән нәрсә юк. Татарлар өчен куркыныч шундый бер фактор бар. Шуңа мин җанисәп нәтиҗәләре бик ышанычлы булыр дип уйламыйм", ди Исхаков.
Галим Индус Таһиров Дөнья татар конгрессына альтернатив җанисәп оештырырга тәкъдим итте, әмма моны җитдигә алучы булмады. Гәрчә Самар татарлары бу хәрәкәтне инде башлап җибәргән иде.
Быел беренче тапкыр татар конгрессы җанисәп вакытында татарларның хокукларын яклау максатыннан SERGIS оешмасы белән килешү төзеде, әмма аның турында Русиядәге татарларның күпчелеге белми булып чыкты.
Росстат белдерүенчә, беренче нәтиҗәләр 2022 елның гыйнварында игълан ителәчәк. Аннан соң акрынлап башка мәгълүмат өстәлә барачак. Милләтләр турында мәгълүмат 2022 елның октябрендә көтелә
Соңгы берничә айда Әфганстанда йөзләрчә мең татар табылуы турында сөйләделәр. Алар 2021 елның мартында Әфганстанның статистика идарәсе татарларны аерым этник төркем буларак теркәгәч барлыкка килде. Әлеге адым татарларга яңа биометрик таныклыкларында үз милләтен күрсәтергә мөмкинлек бирә. Татарлар бу аларга Әфганстан Конституциясе нигезендә рәсми танылу алырга һәм татар телен торгызырга ярдәм итәр дип өметләнә. Татарстаннан һуманитар ярдәм китерү кысаларында, Русия мөселманнарының патриотик хәйрия фонды җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин Азатлыкка әйтүенчә, андагы татарлар Казаннан әллә ни көтми, әмма андагы ачлыкны, шактый балалар үлгәнне исәпкә алып, ярдәм кулы сузу начар булмас.
"Безнең оешма Әфганстанда биш ел элек теркәлде. Русиядән бердәнбер фонд. Сәүдә һәм хәйрия белән шөгыльләнәбез. Эшчәнлек барышында фамилияләренә өстәп "татар" дип язылган кешеләр очрый башлады. Мин кызыксынгач, алар үзләренең татар булуларын һәм нәселләрен югалтмас өчен фамилияләренә татар сүзен өстәүләрен әйттеләр. Бу хакта татар конгрессына әйттем. Әфганстан хакимиятенә чыгып татарлар турында сөйләштек, татарларның шурасы оешты.
Хәзер инде Әфганстандагы татарларга онлайн татар теле дәресләре оештырылды. Бик теләп укыйлар. Гомумән, Әфганстандагы татарлар белем алуга омтылучан. Алар борынгы китапларны кадерләп саклый. Анда Шиһабетдин Мәрҗәни китаплары да бар. Шуңа киләчәктә Татарстан һәм Әфганстан фәннәр академияләре арасында татарларны өйрәнү өчен килешү төзелсә яхшы булыр иде.
Андагы татарларны томана дип санаучылар бик ялгыша. Хәтта хакимияткә "Талибан" (Русиядә террорчы оешма буларак тыелган) килгәч, кызларга 12 яшькә кадәр генә мәктәптә уку рөхсәт ителде, ә татарлар яшәгән төньяктагы вилаятьләрдә кызлар югары сыйныфка кадәр укый ала. Бу хакта "Талибан" белән килешә алдык. Бу зур казаныш дип саныйм.
Татарлар Әфганстанда төрле вилаятьләрдә яши. Бер-берсен белеп тә бетерми, менә әле ноябрьдә генә Җалалабад якларында күп татарлар булуын белдек. Депутатлар арасында да татарлар бар. Паспортларына да татар дип яздыра башладылар, Конституциягә дә татар милләтен кертү тәкъдиме белән чыга башлаган идек, аннары талиблар килеп керде. Хәзер илдә нинди Конституция икәнне дә аңлап булмый.
Кайберәүләр, бу безнең татарлар түгел, ди. Ләкин Русиядә үзен татар дип әйткәннәргә ышанабыз бит, ник аларга ышанмаска? Алар бит андагы башка милләтләрдән аерылып тора. Сабантуйга охшаш бәйрәмнәрен дә уздыралар. Ул иртәдән кичкә кадәр бара. Ул татарларның Русиягә, Татарстанга күченү теләкләре һич юк. Шул бик авыр яшәүчеләр, ачлыктан интегүчеләр генә теләсә кая китәргә риза. Менә без узган атнада 12нче тапкыр һуманитар ярдәм илттек. Бу Бамиан районында күбрәк татарлар яши. Анда күбесе ачлыктан һәм чирләп үлә. Хәзер кыш һәм салкын. Ягулык бик кыйммәтләнде. Утынга нәрсәләре бар, шуны ягалар. Язга кадәр үлемнәр бик күп булачак, аеруча балалар күпләп үлә", диде Хәбибуллин.
Татарлар Әфганстанда 800 ел чамасы элек, Чыңгызхан бу төбәкне яулап алганнан соң яшәп калган. Татарлар 13нче гасырда Чыңгызхан оныгы Бату хан корган Алтын Урда ханлыгына кушылган күчмә халыкларның варисы санала.
2021 ел Татарстанда "Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы" буларак үткәрелде. Республикада бу уңайдан төрле чаралар үтте. Казан мэриясе яшьләр арасында татар телен үстерү проектлары өчен "Үз телем" гранты, ачык һавада "Хәрәкәттә-бәрәкәт" татар телле күнегүләр чарасы оештырды. Казан шәһәре метрополитенында Татарстандагы төрле туган телләргә багышланган махсус тематик поезд йөри башлады.
Узган ел эшен башлаган Татарстандагы татар теле комиссиясенең вәкиле, Татарстан парламенты депутаты Рамил Төхвәтуллин Азатлыкка әйтүенчә, татар телен саклау һәм үстерү беркайчан да бер ел белән генә чикләнмәде, туган телнең киләчәге милли мәгариф үсеше белән бәйле.
"Туган телләрне үстерүгә Татарстанда ел саен игътибар бирелеп килде, ул беркайчан да бер ел белән генә чикләнмәде. Җанисәп тә быел оештырылгач барысы да бер дулкында барган кебек булды. Әфганстан татарлары, безнең белән элемтәгә чыгып, үзләрен танытты. Халыклар дуслыгы ассамблеясы, Татар телен саклау комиссиясе дә тырышлык күрсәтте.
Һәр халык үз туган телен сакларга тырыша. Безнең татар җитәкчеләре дә, халык та бу өлкәдә битараф түгел. Татарларның милли мәгарифенә соңгы берничә елда аяк чалынды. Мәскәү федераль мәгариф стандартына "яңалык" кертте. Бу аңлашыла. Аларның ниятләре - үз туган телләрен саклау. Әмма безнең дә бит үз туган телебезне сакларга хокукыбыз бар", ди Рамил Төхвәтуллин.
Ул татар теленә басым инде берничә ел дәвамында баруын әйтә.
"2007 елда мәктәпләрдән милли компонент алып ташланды, БДИларны бары урысча гына бирергә рөхсәт ителде, 2017 елда мәктәпләрдә татар телен укыту ихтыярига калды. Һәрвакыт безнең туган телебезгә аяк чалу булды. Туный-туный милли мәгарифнең тамырына барып җиттеләр. Татар телен укытуны факультативка яки ихтыярига калдырып, тел белемен элекке дәрәҗәгә күтәреп булмый.
Өйдә сөйләшеп кенә әдәби вә нәфис телне үстерү мөмкин түгел. Тел байлыгы бик мөһим. Татар балалар бакчаларында аерым татар төркемнәренең булуы зарур. Татар теле фән теле дәрәҗәсенә үсәргә тиеш. Элек бит Татарстан Фәннәр академиясе, Тел һәм әдәбият институтлары гөрләп эшләде. Ул заманда күп яхшы белгечләр бар иде. Гомумән, белгечләр фикеренә игътибар итү кирәк. Педагогика институты ябылды, укытучылар әзерләнми. Татфак ябылгач күңел төште. Элек мөмкинлекләребез зуррак иде. "Адымнар" мәктәп комплекслары барлыкка килде, аларның эше тукталмасын иде.
Артык мактанырлык казанышларыбыз күренми. Бу, әлбәттә, минем шәхси фикер. Милли әдәбият, милли театрлар турында уйланырга кирәк. Үзтәнкыйтьләү булмаса, беркайчан да алга таба үсеш булмаячак. Активлык бар, әмма фикер таркаулыгы комачаулый", диде Төхвәтуллин.
Казан мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризвановның Казан мәктәпләрендә урыс балаларының 34%-ы туган тел буларак татар телен өйрәнүе турында әйткәч гауга чыгып алды. Халыкара урыс соборының хокук яклау үзәге бу сүзләргә борчылу белдерде.
— Әлеге мәгълүмат ачык төстә чынга охшамаган һәм Татарстанның урыс җәмгыятен мыскыллый, халыкара киеренкелек тудыра, — диелде хокук яклау үзәгенең белдерүендә.
Быел "Мәскәү мәктәпләрендә туган тел" инициатив төркеме Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановтан Мәскәүдә балаларга татар телен өйрәтүдә булган кыенлыкларны җиңүдә ярдәм сорады.
"Мәгариф турында" канун кабул иткәнгә өч ел узды, туган телләр мәктәпләрдәге укыту планына керергә тиеш иде, ләкин чынлыкта бу канун эшләми. Мәскәүдә ата-аналарга әзер бланклар бирәләр, анда "туган тел" буларак урыс теле күрсәтелгән була", дип язды алар.
Мәскәүдәге "Татар штабы" җитәкчесе Рөстәм Ямалиев Азатлыкка әйтүенчә, татар теле кысыла башлагач, аның кадере киресенчә артты.
"Хәзер бит татар телен бөтен җирдә киметтеләр, һәм без аның кадерен белә башладык. Күп китап чыкты – менә безнең "Үз җиремдә - үз телем" китабын татар дөньясы бик көткән иде. Без бер китапта 110 кеше фикерен җыйдык – идеолог һәм башка зыялыларныкын. Анда Фәндәс Сафиуллинның безгә әйткән соңгы сүзе дә бар.
Безнең үзебез өчен иң зур үсеш – егерме ел студентлар белән аралашып килдек, аларны быел гына аерым оештырып эшли башладык, актив булдырдык, Телеграмда беренче-икенче курс студентлары төркеме ясадык. Төрки халыклар белән быел бик күп чаралар уздырдык. Дөнья татар конгрессының утыз еллыгына багышланган чараларга әзерләнә башладык. Күп йөрдек, егерме шәһәр һәм ун районда булдык", диде Ямалиев.
Ноябрьдә Русиянең юстиция министрлыгы Мәскәү татарлары штабын ябуны сорап мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән иде. Мәхкәмә утырышы 12 гыйнварга билгеләнгән.
Самарда татарлар күпләп укый торган ике мәктәптә татар телен факультатив рәвештә булса да укытуга иреште. Алар татар телен туган тел буларак укыту өчен Казанның эшләп җиткермәвенә зарлана. Кирәкле дәреслекләр һәм укытучылар белән тәэмин ителмәүләрен әйтә.
Быел татарлар Омски өлкәсендәге 360 еллык тарихы булган Каракүл авылын саклап кала алды. 6 май көнне Большеречье районына кергән Каракүл авылы сәгать ярым эчендә яртылаш янып бетте. Каза вакытында барлыгы дистәдән артык торак йорты, 10 корылма һәм авылның бердәнбер кибете янып көл булды. Егермеләп гаилә йортсыз калды.
Каракүлдәге янгыннан соң авыл кешеләренә ярдәм җыю оештырылды. Каракүл халкына бу авылдан кайчандыр күченеп киткән татарларның Төркиядә яшәүче оныклары да 200 мең сумга якын акча җыеп бирде. Ярдәм җыюны оештыручылар әйтүенчә, бу эштә бөтен татар иҗтимагый оешмалары, аларның җитәкчеләре һәм Каракүл халкының бу хәленә битараф булмаган кешеләр актив катнашкан.
Авылда яшәүче Фәмия Мөхәммәдиева Азатлыкка әйтүенчә, күпчелек йортлар өр-яңадан төзелгән.
"Янгыннан зыян күргән 12 йорттан өчесе генә ахыргача төзелеп бетми калды. Бу өч йорт та инде төзелгән, әмма түбәләре ябылмаган һәм эчке эшләре эшләнмәгән. Башкалар мичләр чыгарып, утлар кертеп, җылы өйдә тәмле ашларын пешереп утыралар.
Янгыннан соң беренче булып безнең йортны салдык. Күрше авылдан туганнар килеп ярдәм кулы сузды һәм йортны салмыйча китмибез дип әйттеләр. Авыл халкы безне зур кызыксыну белән күзәтте, чөнки бөтенесе билгесезлек алдында иде. Без иске бура сатып алып, эшне бер айда төгәлләдек. 12 июньдә үз нигезебезгә кереп яши дә башладык. Калган халык акча килгәнне, хакимиятнең өй салып бирәчәкбез дигән вәгъдәсен көтте. Без көтмәдек, чөнки өебез хосусыйлаштырылмаган иде, теркәлүебез дә Омски шәһәрендә. Шуңа безгә өй салып бирерләр дип ышанмадык.
Янгыннан соң Татарстан өч миллион сум бүлеп бирде, Омскидагы "Енисей" корпорациясе башлыгы Тамир Алимбаев бер миллион сум акчасын тотып, рәсми зат буларак беренче булып авылга килде. Шул миллионны барысына да бүлде. Җәй азагында, халык канәгатьсезлеген белдерә башлагач, Омски өлкәсе хакимияте дә йортларын хосусыйлаштырган һәр гаиләгә 300 мең сум бүлде. Калганнарга - 100 мең сум, безгә, теркәлү авылда булмаганга, 50 мең сум бирделәр. Шулай үзләре дә акча өстәп, туганнары ярдәмендә авыл халкы йортлар салып чыкты.
Безнең хәзер өебез, мунчабыз, гаражыбыз, янкормабыз бар. Бакчаны да койма белән тоттык. Бу барысы да Татарстан бүлгән 3 миллион сум акчага ышанып эшләнде. Гади халык та зур ярдәм күрсәтте. Акча күчерүчеләр исемлеген караганда, кем 100 сум, кем 500 сум, кем 50 мең сум җибәргән иде. Кешеләрнең мәрхәмәтлегенә исем китте. Һәркем үз өлешен кертте. Төркия, Австралия, Норвегия, Германия, Финляндиядән җибәрүчеләр булды.
Авыл элекке яшәешенә кайтты. Хәзер авылда 18 гаилә яши. Тагын дүрт гаилә өстәләчәк, чөнки алар әле, йортларын төзеп бетермәү сәбәпле, башка җирдә яши.
Кибет янып беткән иде, шул сәбәпле киоск куеп тордылар. Клуб, мәктәп тә көлгә әйләнде. Янгын төнлә булган булса, бөтенебез янып бетәр идек. Аллаһ саклады", диде Фәмия апа.
Бу янгында гаепләнүче буларак Каракүл кергән Үләнкүл авылы берәмлеге җитәкчесе Ләйлә Мөхәммәтшина санала. Аңа каршы җинаять эше ачылды. Тикшерү авыл берәмлеге башлыгы янгын куркынычсызлыгының беренчел чараларын тәэмин итмәгән, гадәттән тыш хәл килеп чыгу куркынычы шартларында хәбәр итү системын, эвакуация чараларын тиешенчә оештырмаган дип ачыклады. Моннан тыш, Каракүл авылы тирәсендә янгынга каршы туфраклы җир булдырылмаган, авыл коры үләннән чистартылмаган диелде.
Ләйлә Мөхәммәтшина Азатлыкка әлеге авыллар тирәсендә ел саен яз җитү белән янгыннар чыгуын, урман, сазлыклар януын сөйләгән иде.
Каракүл авылы – борынгы себертатар авылларының берсе, андагы йортлар матурлап бизәкләп эшләнгән тәрәзә яңаклары белән тарихи-мәдәни кыйммәткә ия иде. Моннан тыш, авыл халкының үзенә генә хас гореф-гадәтләре дә сакланган.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!