Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омикрон Австралиядә дә омикрон. Татарстанга яңа дулкыннан ни көтәргә?


Австралиянең Сидней шәһәрендә маска кигән кыз яр буйлап бара
Австралиянең Сидней шәһәрендә маска кигән кыз яр буйлап бара

Татарстан һәм Башкортстанда омикрон тарала башлады, беренче авыручылар инде теркәлде. Ике республика җитәкчелеге дә чирнең яңа дулкынына әзер булуын әйтте һәм кешеләрне кисәтте, әмма вирусның яңа төре кешеләргә ничек тәэсир итәчәге һәм сәламәтлек саклау системының никадәр әзер булуы билгесез.

Австралиянең Аделаида шәһәрендә яшәүче журналист Финзия Газизова шушы көннәрдә ковидтан дәвалана. Чир инде 10 көнгә сузылган. Аның сүзләренә караганда, Австралия чикләре ачылгач, вирус зур тизлектә тарала башлаган. Аларның гаиләләре гыйнвар аенда Татарстанга кайтырга тиеш булган, билетларны да алып куйганнар, әмма чир бөтен гаиләләрен аяктан еккан. Финзия үзе дә, ире дә авырый, балалары исә чирне җиңел кичергән, алар бик тиз арада аякка баскан. Азатлыкка ул бу чирне ничек кичерүен сөйләде.

Финзия Газизова
Финзия Газизова

— Коронавирусның инкубацион вакыты чама белән ике атна, ә омикрон тиз тарала дигәннәр, рас булып чыкты. Бер эләксә, иртәгә үк кешене бәрә. 10 көн элек иртән уяндым, төчкерә башладым. Бертуктаусыз барды бу хәл. Икенче көн иртән уяндым баш авырта һәм температура әкренләп күтәрелә башлады, 38,5 кадәр менгәч, түзәр хәл калмагач, табиблар Panadol эчәргә куша, шулай иттем дә. Эчәм, әмма бераздан тагын температура күтәрелә. Аптыраш, — дип сөйли Финзия. — Баш әйләнә, хәл юк, үзеңне җыеп ала алмыйсың, әллә нинди хәл. Тамак авыртты. Ике көн температура уйнады, баш та әйләнүе шул кадәр дәвам итте. Өченче көнне тест бирдем, кич позитив дигән нәтиҗә килде. Кагыйдә нигезендә 10 көн кеше беркая чыга алмый, өйдәгеләргә дә шундый ук таләп куела. Ирем дә, балалар да тест бирде. Иремдә вирус барлыгы ачыкланды. Ирем йөткерде, ул башта ук антибиотик эчә башлагач, чир тиз басылды, артык азмады. Минекен дә каты дип әйтеп булмый, һәрхәлдә реанимациягә кадәр җитмәде. Гәрчә андый хәлләр булды. Кемдер аңын югалткан, ашыгыч ярдәм белән алып киткәннәр. Косу, эч китү дә омикрон вирусын эләктерүченең симптомнары. Миндә ул күзәтелмәде.

Бездәге систем мондый: вирус ачыклана икән, табиб өйгә килми, әмма син алар белән даими элемтәдә. Көн саен иртән алар йә электрон почтага хат сала яки шалтырата. Авыру симптомнарны язарга тиеш. Температураны, тамак, борын томаланамы, юкмы – барысын да табибка төгәл хәбәр итәргә кирәк. Чынында ул анкетада барлык сораулар да язылган, кеше үзенә туры килгәнен сайлап алып билгели. Ис, тәм сизү бармы дигән сорау да бар. Мин дә берничә көннән соң иснәп карыйм – берни юк, ризык тәме дә юкка чыкты. Омикронда да андый хәлләр була дип язалар, шуңа тынычландым. Табиблар ничә литр су эчәсез дип кызыксыналар, 2 литр аз диделәр миңа. Суны күп эчә башладым, үләнле чәйгә зәнҗәбил салып дәваландым. Табиблар гел элемтәдә. Нинди ярдәм кирәк дигән сорау бар. "Хәлем әйбәт, чир белән үзем көрәшә алам", "Хәлем начар, әмма көрәшергә хәлем бар" яки "Хәлем авыр, миңа ярдәм кирәк" дигәнне билгеләргә мөмкин. "Киңәш кирәк" дигәне дә бар. Бик төгәл, җентекле язылган ул. Уңайлы.

Финзия дә, ире дә вакциналы килеш авырган. Коронавирус пандемиясе вакытында Австралия күп көнбатыш илләр кебек ябылды. Илдән чыгу да, илгә керү дә проблем иде. Австралия кешеләре чит илдән кайтканда махсус отельләрдә изоляциядә утырырга тиеш иде. Шактый катгый таләпләр белән яшәгән ил чикләрен ача башлады һәм ул омикронның дөньяда таралу вакытына туры килде. Австралия кешеләренең күпчелеге омикронны җиңелчә уздыра, әмма Финзия әйтүенчә, бу җиңелчә дигәне дә һәр кеше организмына үзенчә тәэсир итә, саклану чараларын үтәү хәерлерәк, ди ул.

— Австралиядә омикрон бик тиз таралды, гаиләләр белән авырып яттылар һәм ул кинәт булды. Татарлар арасында да авыручылар бар, әмма төгәл әйтә алмыйм. Балаларның әлегә җәйге каникуллары, гыйнвар аен Татарстанда уздырырмын дигән идем. Булмады, — ди ул. — Барлык планнар чәлпәрәмә килде. Инглиз теле мәктәбендә имтихан бирергә тиеш идем, авыру сәбәпле барырга ярамый. Шәһәр хакимияте безгә урамга чыгарга ярамагын белә, үзләре ниләр кирәк, алып киләбез дип тәкъдим итте. Әмма безнең бер атнага җитәрлек ризык бар иде. Кайгыртуларына рәхмәт. Киңәшләр шул ук - дистанция саклау, битлекләр куллану һәм кулларны даими юып йөрү.

Татарстанда да, ишетәм, авыручылар саны арта, миңа калса, бу дулкын тагын кешеләрне ега ала. Вакцина ясатучылар да аз, сертификатлар да ялган, Аллаһ сакласын инде авырулардан, диде Финзия Газизова.

Азатлык чыганакларына караганда, Казанның кайбер хастаханәләре авыручыларның саны артуына әзер. Республика инфекция хастаханәсе табибы Халит Хәертдинов, омикрон штаммы белән авыручылар саны артса, беренче чиратта поликлиника табибларына авырга төшәчәк, бу штаммның симптомнары гриппка охшаш һәм ул җиңелчә формада узганга күрә кешеләрнең авыр хәлгә җитүе күп булмас, дип сөйләде Азатлыкка.

Халит Хәертдинов
Халит Хәертдинов

— Шулай да без барысына да әзер, дарулар да, кислород да җитәрлек дәрәҗәдә. Узган атнаны Роспотребнадзор Татарстанда омикронның 11 очрагы теркәлде дип әйтте. Әлегә республикада бу штаммны ачыклар өчен тест системнары юк. Без аларны Сарытауга җибәрәбез, тестлар нәтиҗәсе шуннан килә. Бу берникадәр вакыт таләп итә, вакыт сузыла. Әмма якын киләчәктә Татарстанга коронавирусның дельта яки омикрон штаммын ачыклар өчен тест системнары кайтырга тиеш.

Омикронның симптомнары гриппныкы кебек. Тамак авырту, томау, баш авырту, тән сызлау һәм башкалар. Һәм күп очракта ул җиңелрәк уза. Шулай да язмыш белән уйныйсы түгел, сакланырга кирәк. Киңәшләр шул ук - дистанция саклау, битлек кию, кулларны чиста тоту һәм вакцинация. Ярты ел узгач ревакцинация узу хәерле, — диде табиб.

Омикрон (SARS-CoV-2 Omicron)— коронавирус штаммы, беренче тапкыр 2021 елның ноябрендә Ботсвана һәм Көньяк Африка Республикасында табылган, күп мутацияләре белән аерылып тора. Дөнья сәламәтлек оешмасы мәгълүматына караганда, ул тиз тарала, ләкин авыру җиңелрәк уза. Вакцина алганнарга һәм инде авырганнарга да йога ала. Штаммның тиз таралуы сәламәтлек саклау системын зур йөкләнешкә китерергә мөмкин дип көтелә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

Коронавирус нәрсә ул?

Коронавирус дип генетик яктан бер-берсенә якын булган вируслар төркеме атала. Алар аерым хайваннарга һәм кешегә йога ала. Кайчак андый йогу ачык билгесез уза, кайчак салкын тию рәвешендә сизелә. Авыр очракларда инфекция пневмониягә китерә ала, ул исә кешенең үлеме белән тәмамланырга мөмкин. Чирнең авырлыгы вирусның төреннән һәм штаммыннан, организмның үзенчәлекләреннән тора.

Төп симптомнар:

  • югары температура
  • коры ютәл
  • хәлсезлек
  • тән сызлау

Саклану чаралары:

  • гигиена (кул юу, авыз-борынга тимәү)
  • башкалардан ара тоту ( кимендә 2 м)
  • кеше күп җыелган урыннарга бармау
  • витаминга бай җиләк-җимеш, яшелчә ашау
XS
SM
MD
LG