Accessibility links

Кайнар хәбәр

WHO "Омикрон" штаммының глобаль таралу куркынычы югары булуы турында белдерде 


Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы илләрне халыкны вакциналауны тизләтергә һәм санитар, социаль чараларны көчәйтергә әзер булырга өндәгән. 

Коронавирусның яңа "Омикрон" штаммының глобаль таралу ихтималы бик югары дип кисәтте Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы (WHO).

Омикрон-штамм барлыкка килүнең гомуми куркынычы бик югары дип бәяләнә, WHO аның белән авыручылар саны кинәт артырга һәм бу авыр нәтиҗәләргә китерергә мөмкин дип саный, дип яза Reuters. Шул ук вакытта әлегә "Омикрон" штаммы белән бәйле бер үлем очрагы да теркәлмәгән.

Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы илләрне халыкны вакциналауны тизләтергә һәм санитар, социаль чараларны көчәйтергә әзер булырга өндәгән.

Алданрак оешмада коронавирус белән авырган кешеләрнең "Омикрон" штаммын йоктыру куркынычы югарырак булуы турында кисәткәннәр иде.

Узган атнада Көньяк Африка илләрендә коронавирусның 32 мутациягә дучар булган яңа штаммытабылган иде. Ул инфекциянең башка барлык төрләреннән, шул исәптән "Дельта"дан да куркынычрак булырга мөмкин. 26 ноябрьдә Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы ашыгыч киңәшмә уздырды, анда яңа штамм "куркыныч тудыручы" буларак квалификацияләнде һәм аңа "Омикрон" исеме бирелде

"Омкикрон"ны Европаның берничә илендә таптылар. Рәсми мәгълүматларга күрә, Русиядә әлегә яңа штаммны йоктыручы юк. 28 ноябрьдән Гонконгтан, Көньяк Африка республикасыннан, шулай ук Африканың яңа штамм табылган башка илләреннән Русиягә керү чикләнде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG