2-5 февраль Казанда татар теле һәм әдәбиятыннан Русия төбәкара олимпиадасы узды. Русиянең 20 төбәгеннән 8-11 сыйныфта белем алучы 150дән артык укучы катнашты. Шулай ук җиде төбәктән укучылар үз белемнәрен читтән торып сынады. Биремнәр эшләүдән тыш, катнашучыларга мәдәни чаралар оештырылды: театрда спектакльләр тамаша иттеләр, язучылар белән очраштылар, Казанның истәлекле урыннарын карадылар.
Олимпиаданың төп өлеше Идел буе дәүләт спорт һәм туризм университетында узды. Анда катнашучыларга ике биттән торган тест бирелде. Биремнәр арасында нигездә урта гасыр һәм XX йөз башы әдәбияты турында сораулар күп иде. Ахырдан катнашучыларга инша язарга, шигырь сүзләрен дөресләп рифмага китерергә кирәк булды. Татар укучыларын ныклап тикшереп тордылар. Өстәлдә су, шоколад, каралама гына бар иде. Балаларның букчаларын һәм телефоннарын бер урынга җыеп алдылар. Бирем эшләү залында укытучыларны, чит кешеләрне кертмәделәр. Бар да имтихандагы кебек катгый тикшерелеп торды.
Җиңүчеләр татар теле укытучылары булырга теләми
Олимпиадада татар теле һәм әдәбияттан дүртешәр җиңүчене билгеләделәр. Иң күп бүләкне Чуашстан балалары алды. Моның үз сәбәбе дә бар. Күпчелек төбәкләрдә татар теле һәм әдәбиятын укыту атнасына 1-2 сәгатькә калдырылган вакытта, Чуашстанның татар авылларында ана телен 5-6 сәгать өйрәнәләр. Моннан тыш, җиңүчеләр рәтенә Түбән Новгород, Оренбур, Свердлау, Башкортстан һәм Пермь крае укучылары керде. Әйтергә кирәк, иң яхшылар арасында Себер, Әстерхан, Мәскәү кебек читтәрәк урнашкан төбәкләр юк. Барлык бүләкләр дә Идел-Урал төбәгенә китте.
9нчы сыйныфлар арасында татар теленнән җиңү яулаган Мәрьям Садыйкова иң авыр биремнәр әдәбияттан һәм инша язу булды ди. Моның сәбәбен ул мәктәптә әдәбият дәресенең атнасына бер генә сәгать керүе белән аңлата.
"Моның кадәр вакыт кына җитми. Без дәрестә зур әсәрләрне укырга өлгермибез. Шуңа да миңа әдәбияттан биремнәрне эшләргә кыен булды", ди ул.
Олимпиадада җиңү яулавына карамастан, Мәрьям татар теле укытучысы булырга теләми.
Татар теле өлкәсендә укырга ниятләмим
"Мин 11нче сыйныфны тәмамлагач КФУга барырга тели идем. Әлегә белмим. Хәзер медицинага китәргә җыенам. Татар теле өлкәсендә укырга ниятләмим. Ни өчен? Аннан миңа кая эшкә керергә?", диде ул.
11нче сыйныфлар арасында татар теленнән җиңү яулаган Чуашстанның Озын Куак авылы кызы Гөлназ Алиева да киләчәген татар теле юнәлешендә күрми.
"Медицина өлкәсенә китәргә җыенам. Әмма татар телен онытмаячакмын. Мин төрле түгәрәкләрдә йөрергә телим. Казан күңелгә якынрак, шуңа монда килергә җыенам", диде ул.
"Татар теле сәгатен физик тәрбия дәресенә бирделәр"
Соңгы елларда төбәкләрдә татар теле һәм әдәбияты дәресләре нык кимүен әйтәләр. Мордовиянең Ләмбрә районы Чиремеш авылында бүген тугызъеллык мәктәп эшли. Анда 36 бала гына калган. Бүген мәктәп Ләмбрә район үзәгенең филиалы санала, шунлыктан укыту програмын да "өстән" билгелиләр. Болай барса, татар телен югалтуыбыз ихтимал ди татар теле укытучысы Фәзия Баярова.
"Атнасына берешәр сәгать татар теле һәм әдәбият укытабыз. Дәресләр саны өч ел элек кимеде. Элек атнасына өч сәгать керә иде. Татар теле сәгатен физик тәрбия дәресенә бирделәр. Сәгатьләр саны аз булуы татар телен үзләштерүдә кыенлыклар тудыра. Мәсәлән, атнасына бер дәрес кергән әдәбиятта әсәрне укырга тотынасың, нәтиҗәдә, җентекләп өйрәнергә вакыт җитми. Өйдә укырга да мөмкинлек юк. Балаларга җидешәр дәрес керә. Һәрберсенә әзерләнергә кирәк. Хәзер мәктәпләрдә укыту атнасына биш көнгә калды. Авыр. Сәгатьләр кимегәч, татар телен югалтырбыз дип куркабыз", диде ул Азатлыкка.
Аның сүзләренчә, авылда татарлык гореф-гадәтләр дәрәҗәсендә саклана, әмма урыслашу бара.
Хәзер яшь аналар балалары белән урысча сөйләшә
"Хәзер яшь аналар балалары белән урысча сөйләшә. Кайбер гаиләләрдә татарча аралашу бар. Гомумән алганда, гореф-гадәтләр кайтару көчәйде. Балаларга мөселман исеме кушалар, барлык бәйрәмнәрне билгеләп узалар. Әмма аралашу урысча бара. Хәтта бәйрәмнәрне дә урыс телендә уздыралар", ди ул.
Фәзия Баярова сөйләвенчә, әлеге вазгыять Мордовиянең күпчелек татар авылларына хас. Ул Казаннан методик ярдәм, китаплар килеп торуын әйтә. Шул ук вакытта "Сәлам" китабы кебек яңа төр дәреслекләрнең үзләренә килеп ирешмәвен дә искрәтә.
"Кадрлар безнең буынга җитә, ә менә алдагы тормышка..."
Себердән иң күп укучылар Төмән өлкәсеннән килгән иде. Аерым алганда, олимпиадага Төмән, Яркәү, Түбән Таудыр, Вагай, Ялутор, Тубыл районнарыннан 13 укучы килгән. Индрәй авылы мәктәбенең татар теле укытучысы Рүзилә Исмәгыйлева сүзләренчә, балаларның татар телен ничек үзләштерүе иң элек укытучыдан тора.
"Безнең Төмән өлкәсендә генә түгел, Татарстанда да шул ук проблемнар. Күбрәк дәүләт теле – урыс теленә игътибар бирәләр. Тел барыбер гаиләдә сакланырга тиеш. Гаиләдә сакланмагач, ул югала. Яңа програмнар аркасында гына җитешәбез дип әйтергә була. Балаларны кызыксындырып укытыр өчен укытучы үзе күп белергә тиеш. Ул кызыксындырса, бала үзләштерә", ди Исмәгыйлева.
Төмән өлкәсендә үзгә вәзгыять. Иң элек балаларны себер диалектыннан әдәби телгә өйрәтәләр.
Без өч телдә башлыйбыз. Башта себертатар, аннары әдәби татар, соңнан урыс теле
"Без өч теллелектән башлыйбыз. Башта балага үз себертатар телебездә язабыз. Аннары әдәби телгә, соңнан урыс теленә тәрҗемә итәбез. Кемдер турыдан-туры әдәби телне аңлый. Без инша язганда балага үз себертатар телендә язарга рөхсәт итәбез, чөнки аларның туган телен өйрәнеп торуына, аны күтәрүенә рәхмәт әйтергә кирәк", ди ул.
Бүген Төмән өлкәсенең күпчелек татар мәктәпләрендә башлангыч сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты атнасына өч, 5-11 сыйныфларда ике сәгать керә. Себер татарлары булып язылырга чакырулар булуына карамастан, Рүзилә Исмәгыйлева Казаннан ярдәм зур дип саный.
"Ел саен безгә төрле китаплар килеп тора. Уку әсбаплары да, матур әдәбият та, балалар китаплары да җибәрәләр. Без аларны соратып ала алабыз. Татар телен укытуда методик әсбаплар юк дип әйтә алмыйм. Мин 30 ел элек укытырга кайтканнан бирле Казан безгә кулын сузып, китаплар белән тәэмин итеп тора", ди ул.
Киләчәктә алмашка яшь татар теле укытучылары килерме, дигән сорауга Рүзилә Исмәгыйлева: "Кадрлар безнең буынга җитә, ә менә алдагы тормышны уйлаганда...", дип анык кына җавап бирә алмады. Ул заманында Тубыл һәм Төмән институтында эшләгән татар кафедралары торгызылуына өмет итә. Аның сүзләренчә, бу мәсьәләне бүген Төмән өлкәсендә, милли мохтарият, татар конгрессы югарылыгында еш күтәрә башлаганнар.
"Туган телне укытуда катлаулы кризис бара"
2017-2018 елларда Мәскәү тарафыннан туган телләрне укытуда кертелгән реформалар Русия төбәкләренә тискәре йогынты ясавын кечкенә авыллар мисалында да күрәләр. Свердлау өлкәсенең Әртә районы Манчаш Тамак авылында бүген 150гә якын кеше яши. Тугызъеллык мәктәптә нибары 44 бала белем ала. Билгеле вакыйгалардан соң татар авылында мәктәптә татар телен өйрәнер өчен ата-аналардан гаризалар җыярга мәҗбүр булганнар. Каршы килүчеләр булмаган.
Татар теле укытучысы, 29 еллык хезмәт тәҗрибәсе булган Дамир Каюмов сөйләвенчә, мәктәптә атнасына ике сәгать һәм бер сәгать факультатив итеп татар телен укыталар. Барлык фәннәр дә урыс телендә алып барыла. Соңгы ун елда булган үзгәрешләр турында ул Азатлыкка да сөйләде.
"Зур үзгәрешләр булды. Хәзер авылда да балалар үзара урысча аралаша. Алар телефон аша сөйләшкәндә әти-әнисенә татарча җавап бирергә мөмкин. Әмма үзара урыс теленә күчә.
Туган телләрне укытуда бик катлаулы кризис бара
Туган телләрне укытуда бик катлаулы кризис бара. Иң беренче чиратта, әти-әниләр белән сөйләшергә, балаларны гаджетлардан араларга, иркенләп аралашуга күчәргә кирәк. Менә безнең мәктәпкә дә урыс балаларын кабул итәргә туры килде. Узган ел Даша исемле кызым олимпиадада җиңеп кайтты. Быел Михаил бүләк алды.
Алмашка кеше килми диярлек. Менә быел кызым татар теле укытучысы белгечлегенә укырга керергә тырыша инде. Гомумән, бездә Казанга укырга китүчеләр бөтенләй юк. Барысы да Екатеринбур белән Красноуфимски шәһәрләренә баралар һәм аннан кайтмыйлар. Анда туганнары да күп, авылга да якын. Шуңа бу шәһәрләрне сайлыйлар. Казанга киткән кешеләр дә кире кайтмый", диде ул Азатлыкка.
Дамир Каюмов татар телен саклауны гаиләдән башларга кирәк дигән фикердә. Соңгы елларда "әти-әни" сүзен татарча әйтә белмәүче балалар килә башлады", ди ул.
- Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматына күрә, бүген Русиянең 28 төбәгендә 1 100 мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты дәресе укытыла. 2013-2014 уку елларында аларның саны 1 300дән артык булган.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!