Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар теленә сәдакага кебек караш яши". Балалар бакчаларында ана теле ни хәлдә?


Балалар бакчаларындагы тәрбиячеләр татар теленә карата дәүләт тарафыннан игътибар кимегән саен туган телдә тәрбия бирү мотивациясе кими дип белдерә. Алар да, татар теле укытучылары кебек, 2017 елдагы вакыйгаларның кайтавазын сизә.

Казан мэриясенең башкарма комитеты моңа кадәр дә татар теле укытучыларын туплап, аларга телне укытуның яңа алымнары нинди булырга мөмкин дип семинарлар уздырды, төрле мөгаллимнәр үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклашты. Татар теле укытучылары ул вакытта мондый чаралар мөһим, әмма алар 2017 елда кешеләрнең телгә карата кызыксынуы югары, укытучыларга теләктәшлек булганда ук кирәк иде дигән фикер белдергәннәр иде. Бу юлы эш балалар бакчаларында эшләүчеләр белән дәвам ителде. Казанда 327 балалар бакчасы бар, шуларның 85е татар бакчасы булып санала. Араларында кушылма, татарча, урысча тәрбия эшен дә алып барган бакчалар бар, аларда аерым татар төркемнәре булдырыла. Дөрес, балалар саны җыелган очракта. Саф татар балалар бакчалары саны кимеп бара, Казанда күбрәк ике телле төркемнәр булдырып эшләүчеләр.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Семинарда катнашучылар саны 400дән артты, алар арасында тәрбиячеләр, бакча мөдирләре һәм методистлар иде. Килүчеләр алдында дәүләт һәм хосусый татар балалар бакчалары тәрбиячеләре чыгыш ясады. Күпләр ничек урыс теленә күчмәскә, татар телендә нинди уеннар барлыгын, ни рәвешле татар теле дәресендә күбрәк татар сүзләрен өйрәнү турында сөйләде. Азатлык аерым берничә белгеч белән сөйләште һәм татарча тәрбия бирүнең авырлыкларын, 2017 елда булган вазгыять аларның эшчәнлегенә ничек тәэсир иткәнен, дәүләттән нәрсә көткәнен сораштырды.

Назлыгөл Нәкыйпова Казанның Ш.Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе каршындагы "Мәрҗан" балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Яшь белгеч. Арча көллиятен укып бетереп эшли башлавына ике ел. 2017 елдагы вакыйгалар вакытында белем алган чагым, татар теленә карата басым булганда да татар теле белән бәйле һөнәремнән баш тартырга теләк тумады, дип әйтә ул. Нәселебездә күп кешеләр татар теле укытучылары, аларның үрнәкләре һөнәр сайлауга тәэсир итте дип аңлатты ди ул. Аның фикеренчә, татар тәрбиячеләренә методик кулланмаларның төрле булмавы, балалар өчен уеннарның аз һәм сыйфатсыз булуы авырлыклар тудыра.

Назлыгөл Нәкыйпова
Назлыгөл Нәкыйпова

— "Мәрҗан" балалар бакчаларына татар телендә сөйләшүче балалар яки балалары татарча сөйләшсен дигән теләк белән янган әти-әниләр белән эшләргә туры килә. Шуңа күрә, татар теле күп, урысча да өйрәтегез, урыс телен белми кала дигән дәгъвалар белдерүчеләрне күргәнем булмады. Ягъни, ата-аналар нинди бакчага килгәнен аңлый, белә, таләпләр белән таныш, — дип сөйли ул. — Урыс телле балалар бар, милләте белән урыс булучылар да бар, әмма ата-аналарының балаларын татарчага өйрәтү теләге бар икән, бернинди каршылык була алмый. Гадәттә бер бала урысча сөйләшсә, балалар да, тәрбияче дә аңа иярә. Аңламый дип урысча аңлата. Әмма безнең принцип — тулысынча тел мохитен булдыру. Бала күнегә ул тора-бара. Принципиаль рәвештә, әмма дустанә мөнәсәбәт булганда бала бик тиз тәрбияче нәрсә әйтергә теләгәненә дә, дуслары нинди уенга чакыруына да төшенә ул. Татарча гына сөйләшәбез дип кисәтеп тору кирәк. Минем шундый тәҗрибә булды, бала урысча гына сөйләшә, әти-әни дә татарчаны авырдан сукалый, әмма ахыр чиктә, бер ел эчендә бала татарча сүзләр дә өйрәнде, үзенә кирәклеген аңлата да ала иде. Дәрестә иң беренче булып җавап бирә. Белмәүчеләр, киресенчә, күбрәк уңышка ирешә.

Методика төрле, кулланмалар күбрәк булган саен тәрбиячегә җиңелрәк. Әлегә телне өйрәтәм диюче белгечләргә бер-берсеннән өйрәнергә, уңышлы тәҗрибәләрне кулланырга, интернетта казынып, урысча, инглизчә ниләр бар икән дип казынырга туры килә. Кайчак гап-гади төсле карточкалар, уеннар булмый. Алар бар, әмма сыйфаты ягыннан аксарга мөмкин. Урысча кызыграк һәм төрле алар. Күбрәк татарча мультфильмнар булса, безгә дә, ата-аналарга да телне өйрәтүдә җиңелрәк булыр иде. Шөкер, балалар өчен китаплар бар, алар матур, кызыклы. Менә өстәл уеннары белән проблемнары бар. Ничектер тәрбиячеләр үзегез тырышыгыз дигәнгә кала, тәрбиячегә үзенә сценарийлар төзеп, дәресне кызыклы итәргә дип күп тырышлык салырга туры килә. Ә чынында ниләр бар, уңышлы булганны тотып кына эшлисе килә. Менә бу яктан дәүләттән төрле нәрсә эшләнсен иде.

Гөлназ Садыйкова Казанның 115нче балалар бакчасында эшли. Бакчага 442 бала йөри, бу татар бакчасы булып саналса да, балалар арасында төрлесе бар.

Гөлназ Садыйкова
Гөлназ Садыйкова

— Безнең бакчага төрле бала йөри, өч төркем татар булып санала, аларның икесе өлкән төркем һәм мәктәпкә әзерләнгән бер төркем. Бу балалар өчен тәрбия, укыту татар телендә бара. Калган төркемнәрдә режим вакыты – татарча, ә тәрбия, уеннар, дәресләр урысча бара. Бакчада гомум чаралар да күп, алар ике телдә бара, — дип аңлата Гөлназ. — Саф татар төркемнәренә дә урыс телле балалар килә. Әти-әнинең теләге – баласы татарча өйрәнсен. "Без белмибез, балалар, ичмасам, татарча белсен" дип фикер йөртә. Әмма моның капма-каршысы да бар, ата-ана саф татар телендә сөйләшә, әмма баласын урыс төркеменә яздыра. "Татар телен бездән дә өйрәнер, ипи-тозлык белсә, шул җитә, урыс телен өйрәнсен", дип фикер йөртә. Татар төркеменә йөрүче урыс телле балалар барыбер лексик базаны белә, әмма урыс телле балалар белән аралашу тел мохитен боза. Урыс теленә бик тиз күчәләр, татар телле аралашуны саклау бик авыр.

Методик кулланамалар берникадәр бар, "Мы говорим по-татарски" кулланмасы нигезендә эшлибез. Эш тәҗрибәмә Валерия Мещерякова ысулын да кертәм. Әмма ул искерә бара, яңалар кирәк. Яңа алымнар табу тәрбиячеләр җилкәсенә төшә.

2017 елдагы вакыйгаларны кичердек, мин урыс бакчасында да, татарчасында да эшлим, әлегә "татарча кирәкми" дип кырт кискән ата-аналар белән очрашмадым. Бакчалар әлегә ул яктан иреклерәк булып калды. Бакчага кергәндә дә шул ук схема – ата-аналар татар телен өйрәренгә телибез дип гариза яза. Әмма барыбер татар теленә сәдакага кебек карау бар. Җәмәгатьчелек татар теленең статусы ул кадәр мөһим түгел икәнен сизә. Шуңа да аның дәрәҗәсе үсмәсә, тәрбиячеләр, укытучыларның тырышлыгы белән генә алга китеш булмаячак. Дәүләт җитәкчелеге татар теле дигәндә принципиаль булырга тиеш. Эш ике телдә дә бертигез булсын. Бәйрәмнәрдә генә "Котлы булсын, исәнмесез!" сүзләре белән чикләнгәндә кешеләр аның кирәксез икәнен күрә. Телнең чып-чын дәүләт статусы булырга тиеш. Әлегә мин үземә дә, туган телемә дә игътибар җитеп бетми дип саныйм.

Татар теленә басым. 2017 ел

  • 20 июль Русия президенты Владимир Путин Йошкар-Ола шәһәрендә узган милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында урыс теленнән кала башка телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл дигән белдерү ясады
  • 28 август Русия президенты баш прокуратура һәм Рособрнадзорга төбәкләрдәге мәктәпләрдә урыс булмаган халыкларның телләре ихтыяри укытылуын тикшерергә күрсәтмә бирде. Бу күрсәтмәдән соң социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда Татарстан мәктәпләрендә татар телен өйрәнүдән баш тартып була, моның өчен гариза тапшыру кирәк дигән өндәмәләр тарала башлады
  • 7 сентябрь Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуга бәйле аңлатма дөнья күрде. Бу аңлатмада татар телен укыту канун нигезендә башкарыла һәм аны укудан баш тартуга чакыру канунга каршы килә диелде
  • 8 сентябрь интернетта һәм социаль челтәрләрдә Татарстан мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри укытуны хуплап берничә флешмоб, татар телен яклап өндәмәләр һәм язмалар чыга башлады. Татар телен мәктәпләрдә мәҗбүри укытуны таләп иткән "Татар ата-аналары" төркеме оешты, берничә көн эчендә анда ике меңнән артык кеше җыелды
  • 11 сентябрь Татарстанның урыс мәдәнияте җәмгыяте һәм урыс телле ата-аналар һәм укучыларны яклау комитеты Русия баш прокуратурасына Татарстанда урыс һәм татар телләрен укытудагы хокук бозуларга зарланып документлар җибәрде.
  • 15 сентябрь Татар ата-аналары Русия президеты Путинга Русия Конституциясендә төбәкләргә үз дәүләт телләрен булдыру хокукы бирелүен искәртеп ачык хат юллады​. Бу хатка меңнән артык имза җыелды
  • 20 сентябрь Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Татарстан ата-аналарыннан мәктәпләрдә татар телен укытуны саклап калу турында бернинди хат та алмауларын белдерде
  • 21 сентябрь Татар язучылары Татарстанда телләр балансын бозмауны, республика мәгариф министрына Русия һәм Татарстан кануннары кысаларында үз вәкаләтләрен башкарырга рөхсәт бирүне сорап мөрәҗәгать юллады
  • 2 октябрь Татарстан прокуратурасы райондагы прокурорларга мәктәпләрдә туган телләрне һәм дәүләт телләрен укытуга бәйле тикшерү уздырырга кушты
  • 17 октябрь милли мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләренең "Мәгариф" берлеге татар теленнән баш тартмауны сорап, ата-аналарга мөрәҗәгать чыгарды
  • 22 октябрь Миңнехановның социаль челтәрдәге битләренә татар теле язмышы турында сораулар, аны саклап калу хакында ялварулар агылды
  • 23 октябрь Бөтендөнья татар конгрессы татар теленең дәүләт статусын сакларга чакырып белдерү бастырды​
  • 24 октябрь Татар теле укытучылары татар телен яклауны сорап Татарстан депутатларына мөрәҗәгать итте
  • 24 октябрь Татар җырчылары телне яклап Казанда флешмоб оештырды
  • 24 октябрь Казанда узган киңәшмә​дә "компромисс вариант" тәкъдим ителде: татар телен 1-9нчы сыйныфта мәҗбүри, 10-11дә ихтыяри итү​
  • 26 октябрь Татарстан ​Дәүләт шурасы утырышында ана телен мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе күтәрелде
  • 27 октябрь татар теле укытучыларын эштән алу турында хәбәрләр килә башлады
  • 5 ноябрь Татарстан прокуратурасы Татарстан мәгариф министрлыгы тәкъдим иткән яңа укыту планын да ("компромисс вариант") канунсыз дип кире кагарга таләп итте
  • 8 ноябрь Татарстан парламенты утырышында Мәскәү белән компромисска ирешү –​татар телен дәүләт теле буларак атнасына ике сәгать калдыру турында әйтелде
  • 24 ноябрь Путинның Идел буендагы вәкиле Михаил Бабич Казанга килгәч, республика дәүләт телен өйрәнүгә ике сәгатькә кадәр вакыт бирү мөмкинлеге каралган методик күрсәтмәләр әзерләнүе турында әйтте.
  • 29 ноябрь Дәүләт шурасы утырышында Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков татар теленең бары тик ихтыяри укытылачагын белдерде.
  • 4 декабрь Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттаховның вазифасыннан китүе, аның урынына Дәүләт шурасы депутаты Рәфис Борһановның билгеләнүе хәбәр ителде.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG