Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш көндәлеге. Беренче 85 көн

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

10:55 13.5.2022

Кентукки сенаторы Украинага 40 млрд доллар ярдәм бирү кануны өлгесен хупламады

Рэнд Пол
Рэнд Пол

Украинага ярдәм өчен АКШ бюджетыннан 40 млрд доллар бүлеп бирү турындагы канун өлгесен тизәйтелгән тәртиптә кабул итү белән АКШ сенаторы Рэнд Пол килешмәгән. Ул канун өлгесенә чыгымнарны федераль инспектор тикшерәчәк дигән пункт өстәүне таләп иткән.

10 майда АКШның Вәкилләр пулаты, Русия һөҗүменә дучар булган Украинага хәрби, икътисади һәм һуманитар ярдәмгә 40 млрд доллар бүлеп бирүне күз уңында тоткан канун өлгесен хуплаган иде. 367 вәкил хуплап тавыш бирде, 57се каршы чыкты.

Акча бүлеп бирү өчен канунны Сенатта хуплаулары һәм президентның имзалавы кирәк. Сенаторлар документны бу атнада ук килештерергә ниятләгән иде – Украинага элегрәк бүлеп бирелгән акчалар 19 майга бетәргә тиеш.

Тулырак монда укый аласыз.

09:37 13.5.2022

Япония Русиягә югары технологияле җиһазлар экспортын тыйды

Украинага каршы сугыш башлавы өчен, Япония Русиягә кертү тыелган тауарлар һәм технологияләр исемлеген киңәйткән. Исемлеккә югары технологияле җиһазлар, шул исәптән 3D-принтерлар, квант компьютерлары һәм микроскопларны, барлыгы 14 төрле җиһазны керткәннәр. Экспорт чикләве 20 майда керергә тиеш дип хәбәр итә Япониянең икътисад, сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы.

Тулырак биредә укый аласыз.

22:30 12.5.2022

Украинадагы сугышта Башкортстаннан 63нче кеше һәлак булды

Руслан Галимов
Руслан Галимов

Украинадагы сугышта Башкортстаннан чираттагы корбан — Салават районы Мәчетле авылыннан Руслан Галимов, Үзәк хәрби округның 2нче гвардия гомум хәрби армиясенең танкка каршы артиллерия дивизионының 30нчы аерым мотоукчылар бригадасы кече сержанты.

Безнең хисапка күрә Руслан — Украинадагы сугышта һәлак булган Башкортстаннан 63нче кеше булды.

Азатлык Украинадагы сугышта һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан егетләрен бер исемлеккә туплап бара.

20:05 12.5.2022

Русия Украинадан ашлык урлый дигән хәбәрләр сурәтендә Путин быел илдә уңышның яхшы булачагына фаразлады

Русия президенты Владимир Путин, быел Русиядә "яхшы уңыш" көтелә, дип белдерде. "Белгечләрнең беренчел бәяләмәләренә күрә, 130 миллион тонна ашлык җыелырга мөмкин, шул исәптән 87 миллион тоннасы - бодай. Әгәр шулай булса, ә без моңа исәп тотабыз, бу – Русия тарихында (бодай җыюда – ред.) рекорд булырга мөмкин" диде Путин хөкүмәт киңәшмәсендә, бу хакта "Интерфакс" яза.

23 апрельдә Украина Югары радасының кеше хокуклары вәкаләтле вәкиле Людмила Денисова, Русия гаскәрләре Херсон өлкәсеннән аннексияләнгән Кырымга ашлык чыгара дип хәбәр иткән иде.

Соңрак Акъяр (Севастополь) янындагы Авлита ашлык терминалында дүрт йөк ташучы көймә күренгән.

Русия башлаган сугыш сәбәпле диңгез юллары ябылды, май башында БМО Украина портларында чит илләргә чыгарыла алмыйча миллионлаган тонна ашлык кала бирә дип хәбәр иткән иде.

10 майда Украина күзләве, Русия Украинадан урланган ашлыкны үз җирләренә һәм аннексияләнгән Кырымга чыгаруын дәвам итә, дип белдерде.

18:00 12.5.2022

CNN телеканалы урыс хәрбиләренең сивил кешеләрне үтерү кадрларын күрсәтте

Киев тирәсендә ике сивил кешене үтерү кадрларын 16 мартта күзәтү камерасы яздырып алган. Язмадан күренгәнчә, машиналар белән сәүдә итүче җирле ширкәт хуҗасын һәм ширкәтнең сакчысын – 68 яшьлек Леонид Пляцны Русия солдатлары туктатып тенти.

Тентегәч русияләр ширкәт хуҗасын һәм сакчыны аркаларына атып үтерә. Леонид Пляц шундук үлми, кадрлардан аның торып басарга һәм сакчы өенә барып җитәргә тырышуы күренә, әмма ул сакчы өе янында егыла. Пляц күп кан югалтудан үлгән диелә.

Хәзерге вакытта бу язма Русия хәрбиләренең Украинада кылган сугыш җинаятьләрен халыкара тикшерү материалларына теркәп куелган.

Русия җитәчеләре Украинадагы "хәрби операция" барышында бары тик хәрби объектлар гына утка тотыла дип тәкрарлый.

16:45 12.5.2022

Казанда 9 майда "Сугыш бетсен" плакаты белән ялгыз пикетка чыккан активистка 30 мең сум штраф салганнар

Искәндәр Габдрахмановка
Искәндәр Габдрахмановка

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе 9 майда Бауман урамында "Сугыш бетсен! Stop war" плакаты белән ялгыз пикет үткәргән Искәндәр Габдрахмановка 30 мең сум штраф җәзасы биргән.

Габрахмановны Русия кораллы көчләрен дискредитацияләү маддәсе нигезендә гаепле дип тапканнар. Активист пикетта берничә минут кына торган, аның янына полиция хезмәткәрләре килгән һәм ул тоткарланган.

Искәндәр мәхкәмә карарын шикаять итәргә ниятли.

16:15 12.5.2022

КФУ профессоры Наил Фаткуллин сугышка каршы ачык хат тараткан

КФУ профессоры, физика-математика фәннәре докторы Наил Фаткуллин "Русия ватандашлары һәм хөкүмәтенә ачык хат" тараткан, бу хатында ул "Украинадагы хәрби хәрәкәтләрне кичекмәстән туктатуны һәм Украинаның халыкара танылган чикләреннән Русия гаскәрләрен чыгаруны" таләп итә.

"Путинизмга 20 елдан артык... Хәзер 2000нче еллар башындагы һәм 2022 елгы Русияне чагыштырыйк. Нык алга киткән, социаль әһәмияткә ия бер генә өлкәне булса да атардай кеше бармы? Минемчә, бөтен җирдә торгынлык яки деградация", диелгән ачык хатта.

КФУ профессоры фикеренчә, Русия читкә тибәрелгән илгә әйләнде:

"Дөньядагы икътисади яктан үскән илләрнең күпчелеге безгә каршы. Путинизм сәясәте безне кешелек цивилизациясенең дошманнарына әверелдерде. Безгә һәм балаларыбызга Украинадагы хәлләр өчен озак вакыт кызарырга һәм акланырга туры киләчәк" дип яза ул.


15:43 12.5.2022

Украинадагы сугыш аркасында даруханәләрдә кайбер даруларга кытлык күзәтелә

Украинадагы сугыш аркасында даруханәләрдә кайбер даруларга кытлык күзәтелә. Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы, Росздравнадзор даруларга бернинди кытлык булмавы турында сөйләгәндә, фармацевтлар эпилепсия, яман шешкә каршы препаратлар, калкансыман биз эшчәнлеге өчен кирәкле дарулар җитмәвен әйтә.

Азатлык бу хакта даруханә хезмәткәләрере, авырулар белән сөйләште.

дәвам

XS
SM
MD
LG