Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш көндәлеге. Беренче 85 көн

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

10:50 15.5.2022

Британия Русия Донбасстагы һөҗүмен бер айдан да иртәрәк торгызмаячак дип саный

Британия саклану министрлыгының Русия-Украина сугышында тарафларның хәрби потенциалына карата чираттагы бәяләмәсендә Русия Донбасстагы һөҗүмен бер айдан да иртәрәк торгызмаячак диелә.

"Русиянең февральдә туплаган җир өсте хәрби куәтенең өчтән берен югалткан булуы ихтимал" дип саный Британия саклану министрлыгы.

10:40 15.5.2022

15 май иртәсенә кыскача хәбәрләр:

  • G7 илләренең тышкы эшләр министрлары Германиядәге очрашуда Русиягә икътисадый һәм сәяси басымны көчәйтергә һәм Украинага ярдәм күрсәтергә сүз бирделәр. Белдерүдә шулай ук Русиянең агрессиясе һәм Украинаның авыл хуҗалыгы экспортын чикләү гамәлләре глобаль азык-төлек куркынычсызлыгына яный диелә.
  • Украина Югары Радасы сәхифәсе сайты хәбәр итүенчә, президент Влдаимир Зеленский Русия яклы сәяси партияләрне тыю турындагы канун имзалады.
  • Быелның март аеннан Русия кораллы көчләрен дискредитацияләү маддәсе нигезендә кимендә ике мең административ эш ачылган. Мондый саннарны мәхкәмә сайтларына, эчке эшләр министрлыгы пресс-релизларына, кеше хокукларын яклау проектларына нигезләнеп ОВД-ИНФО хәбәр итә. Чынлыкта ачылган эшләрнең саны күбрәк тә булырга мөмкин.
  • Украина Евровидение 2022 җыр бәйгесендә җиңү яулады.
03:02 15.5.2022

Украина Евровидение 2022 җыр бәйгесендә җиңү яулады

Kalush Orchestra төркеме
Kalush Orchestra төркеме

"Stefania" җыры белән чыгыш ясаган Kalush Orchestra музыкаль төркеме 631 балл җыйды. Җыр төркем фронтмены Олег Псюкның әнисенә һәм сугыш афәтеннән балаларын саклаган барлык хатын-кызларга багышланган.

Төркем җиңүне "Слава Україні!" шигаре белән каршы алды.

17:23 14.5.2022

Бүген Италиянең Турин шәһәрендә "Евровидение" җыр бәйгесенең финалы узачак

Бәйгедә Украинадан Kalush Orchestra төркеме фаворит санала.

Путинның Украинага каршы сугыш башлавы сәбәпле, быел “Евровидение”гә Русия кертелмәде. Җыр бәйгесен “Евровидение”нең рәсми сайты туры эфирда күрсәтәчәк.

17:07 14.5.2022

Украина Русиягә хәрбиләрнең җәсәдләрен тапшырырга әзер булуын белдерде

Бу хакта Украина хәрби-гражданлык хезмәттәшлеге рәисе Владимир Лямзин Reuters агентлыгына әйткән. Украина халыкара һумманитар тәртибен катгый рәвештә башкара дигән ул.

9 майда "Әл-Җазира" телеканалы Киев өлкәсеннән репортаж күрсәтте. Анда Русия хәрбиләренең үле гәүдәләре белән тулган рефрижератор вагоны күрсәтелде.

Украинадагы сугышта ике яктан да күпме хәрби үлгәнен ачыклау мөмкин түгел. Ике як та төрле саннар күрсәтә.

13:14 14.5.2022

Башкортстаннан тагын бер егет Украинадагы сугышта һәлак булган

Башкортстанның Кушнаренко районында Украинадагы сугышта һәлак булган егет белән хушлаштылар.

Динар Низаев - 24 яшь, Кушнаренко районы Югары Сәет авылында туган. Контракт нигезендә хезмәт иткән.

11:38 14.5.2022

Украина саклану министры "сугышның яңа озакка сузылачак фазасы" башланды дип белдерде. 

"Русия стратегик җиңелүгә дучар ителде - ул 9 майга кадәр украин дәүләтен сугыш юлы белән һәм Русия марионеткаларын хакимияткә кую ярдәмендә украин дәүләтен юк итә алмады. Без аның максатлар масштабын оператив-тактик дәрәҗәгә кадәр киметүгә ирештек. Бу сурәттә без сугышның яңа озакка сузылачак фазасына керәбез. Монда җиңү өчен ресурсларны яхшылап планлаштырырга, хаталар булдырмаска, көчне шулай итеп куярга ки, дошман түзә алмасын", дип язды Алексей Резник Facebook-та.

Резников Украинаның саклану потенциалын арттырга һәм бер миллион кешене корал белән тәэмин итәргә вәгъдә бирде.

09:35 14.5.2022

14 май иртәсенә кыскача хәбәрләр

  • 13 майда Русия һөҗүмнәре нәтиҗәсендә Луһански өлкәсендә 50дән артык йорт җимерелгән. Бу хакта төбәк башлыгы Сергей Гайдай хәбәр итте.
  • Украинада сугыш башланганнан бирле илдә барлыгы 227 бала һәлак булган, кимендә 420 бала яраланган дип белдерле Украина прокуроры офисы.
  • 14 майдан Русия Финляндиягә электр энергиясе сатуны туктаткан. Бу электр өчен түләмәү белән аңлатыла. Финляндия ягы әлеге югалтуларны Швециядән һәм илнең үзеннән каплый ала дип белдерде. Русиядән килгән электр энергиясе 10 проценты тәшкил иткән.
  • Бәяләр арту сәбәпле, Һиндстан бодай экспортын тыйган. Элек ил хакимиятләре Украинадагы хәлләр сурәтендә Һиндстан бодае дөнья базарында дефицитны каплый ала дип белдергән иде.

дәвам

XS
SM
MD
LG