Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сугышта төп корбан – гади халык". Украинадагы сугыш турында татар-башкорт зыялылары


Казанда сугышка каршы чара, 24 февраль 2022
Казанда сугышка каршы чара, 24 февраль 2022

Татарстан һәм Башкортстан җәмәгатьчелеге Русиянең Украинага каршы сугышын ничек кабул итте? Бу вакыйгалар ил халкына, татар-башкорт дөньясына ничек тәэсир итәчәк? Берничә зыялыының бу хакта фикерен белештек.

24 февраль иртәсендә Русия Украинага һөҗүм итте. Шул ук көннең кичендә Русиянең күп шәһәрендә сугышка каршы протест чаралары узды, аларда 1700дән артык кеше тоткарланды. Сугыш әлегә дәвам итә.

Русия күләмендә күп кенә танылган җәмәгать эшлеклеләре, артистлар, журналистлар сугышка каршы чыкты, бу хакта язмалар язды, видеолар бастырды. Татар һәм башкорт җәмәгатьчелегендә дә бу күренеш күзәтелде, ләкин киң җәелде дип әйтеп булмый.

Берничә язучы, журналист, җәмәгать эшлеклесе белән сөйләшеп, аларның Русия-Украина сугышына мөнәсәбәте һәм фикерләре турында сораштык, халыкка бу вакыйгаларның ничек тәэсир итү фаразларын җыйдык.

"Русиядә халыкка басым артачак, күп кануннар эшләмәячәк, репрессияләр булачак"

Сәясәт белгече Руслан Айсин сугышны авыр кичергәнен әйтте. Ул Путинның һөҗүм булмаячак дип сөйләвен искә төшерде һәм Русиянең үз сүзендә тормавын искәртте.

Руслан Айсин
Руслан Айсин

— Бу – чын сугыш, моны бик авыр кичерәм. Төрле фикерләр ишетергә мөмкин, әмма Путинның гамәлләрен аклаган, сугышны хуплаган кеше, иманнарын укыта дип куанучылар – намуссыз, оятсыз кешеләр. Бу – башка суверен дәүләткә бәреп керү. Сугыш кинәт кенә барлыкка килмәде, мәгълүмат таралды, төрле хәлләр була алганын акыл кабул итте, әмма йөрәк карышты. Шуңа да бу агрессияне авыр кичерәм. Башка бәйсез илгә бәреп керүне берничек тә кабул итеп булмый. Путин моңа кадәр Украинаны да, аның президентын да таныды, сөйләшүләр алып барды, һөҗүм булмаячак дип сөйләде. Кайда очты бу сүзләр? Принциплар да, килешүләр дә юк, үз сүзен кире ала булып чыкты... Егетләрчә эшлибез, "пацан сказал – пацан сделал" дигән сүзләр белән мактаналар икән, торыгыз сүзегездә, егетләр!

Айсин фикеренчә, Мәскәү куйган максатларына ирешә алмас, психологик басымга Украина җебеп төшмәде, аларның дәүләтләре таркалмады, сәяси элитасы беркая да качмады, гаскәрләре таралмады. Русия гаскәренә эш итү авырга төшә, кемдер инде әсирлеккә төшкән, деморализация сизелә, ди ул. Русия ягыннан сугышка киткән солдатлар ни өчен сугышканнарын аңламый, эчке рух юк, сораулар гына, Русия эчендә дә сугышны хуплау консенсусы юк. Кешеләр сугышка каршы булуын белдерә, авторитар дәүләттә исә мондый фикерне әйтү дә куркыныч, дип саный сәясәт белгече.

Русиядә хәрби режим кертелә ала, халыкка басым артачак, күп кануннар эшләмәячәк, репрессияләр булачак

— Русия үзгәрде. Кире ноктага кайту юк, Путин чигенмәячәк. Тышкы сәясәт эчке сәясәт белән бәйле. Көнбатыш илләреннән, һичшиксез, чикләүләр кертеләчәк, бу болай да аксаган икътисадка начар тәэсир итәчәк. Чит илләрдән технологияләрне ала алмаячакбыз, инвестицияләр дә кертелмәчәк. Европа дәүләтләре кайбер кешеләргә инде аларның илләренә керүне япты. Банк системы авырлык кичерәчәк, бу халыкка да тәэсир итәчәк. Русиядә хәрби режим кертелә ала, халыкка басым артачак, күп кануннар эшләмәячәк, репрессияләр булачак. Ура-патриотларның да, элитаның да, халыкның да мәнфәгатьләре киселә. Русия оттыра гына, дип сөйләде Азатлыкка Руслан Айсин.

"Урыс дөньясы якланганда, нигә Русиянең 150 халкы якланмый?"

Язучы Айдар Хәлим фикеренчә, Русия соңгы 20 ел сугышка әзерләнде.

Айдар Хәлим
Айдар Хәлим

— Соңгы егерме ел Русиянең гамәлләрендә сугыш авантюрасы ятты. Моны тулы җаваплылык белән әйтәм. Шулкадәр мөмкинлеге булып, шулкадәр байлыгы булган Русия халыкның кадерен белеп, Путин аны күтәреп яшәргә тиеш иде. Ә ул урыс дөньясын яклаган була. Нигә ул урыс булмаган 150 халыкны якламый, аларның телен чикләп, мәктәпләрен яптырды соң? Нигә без аның сугышын якларга тиешбез? — дигән риторик сорау бирә язучы.

Татарлар Путин алып барган сугышка "син бу сугышны туктат, үзеңне яраттырасың килсә, 150 милләтнең телен кире кайтар, мәктәпләрен ач, шуннан соң синең белән сөйләшербез" дип карарга тиеш, дип саный Айдар Хәлим.

Мин яшәгәнемнең кадерен, мәгънәсен югалттым кебек

— Бу сугыш, әлбәттә, бик авыр тойгылар тудыра. Мин яшәгәнемнең кадерен, мәгънәсен югалттым кебек. Украин белән урыс халыкларын татар белән башкорт кебек дип әйтеп була, аларның низагка керүе минем өчен шулкадәр түбәнчелек, илтифатсызлык, кыен хәл.

Язучы сүзләренчә, ике як та берьюлы дөрес була алмый. Ул Русия сабырсыз кыланмый микән, бу гамәлләр асылында Украинаны яулап алу максаты тормый микән дип уйлануын белдерде.

— Татар дөньясына бу вакыйгалар шактый уйланырга мөмкинлек калдыра. Бу үзебезнең үткәнебезгә, бүгенебезгә, киләчәгебезгә үзенә күрә бер чара, — дип сөйләде Айдар Хәлим Азатлыкка.

"Халык гаепле түгел, әмма төп корбаннар – кешеләр"

Уфада яшәүче башкорт активисты, журналист Таһир Вахитов бу вазгыятьтә кемгә ышанырга белмәвен, күп фейклар булуын әйтте:

Таһир Вахитов
Таһир Вахитов

— Күзәттем, әмма хәлләр бу кадәргә җитмәс дип уйлаган идем 21нче гасырда, югары технология һәм аралашу заманында яшибез бит. Сөйләшү, килешүнең мең төрле ысуллары бар. Ничек сугышка, чит дәүләткә бәреп керүгә кадәр хәлләрне җиткерергә мөмкин булуы башыма сыймый. Путин бу адымга баруына ышанмадым, әмма бу хәлләр 8 ел дәвам итә бит. Мин Көнбатышка да, федераль матбугатка да ышанып бетмим, фейклар да күп, дөреслек каядыр уртададыр, күрәсең.

Вахитов Русиягә яңа санкцияләр тагын да авыррак булачак дип фаразлый, һәм бу халык җилкәсенә төшәчәк, төп корбан – халык булачак ди.

Күрше белән дуслык мөнәсәбәтләрен югалту – иң куркынычы

— Ничек үзгәрер хәлләр – бер Аллаһ кына белә, күз алдына китерү дә куркыныч. Кырым белән бәйле хәлләр булгач та кайтавазы зур һәм озакка дип әйткәннәр иде һәм шулай булды да. Көрчеккә барып төртелдек. Яңа санкцияләр моңа кадәр булганга да авыррак, катлаулырак булачак. Һәм күсәк халык башына төшәчәк. Без аны күтәрә алырлык, җиңәрлек хәлдә түгел, Русия халкының болай да хәле авыр. Дөрес, Русиядә түземле халык, азга түзәр кешеләр. Әмма күрше белән дуслык мөнәсәбәтләрен югалту – иң куркынычы. Арадагы упкын зураячак, аңлашу, гафу үтенүләр өчен еллар узачак. Халык гаепле түгел, ни теге якта, ни бу яктагы кешеләрнең сугышка бернинди дә катышы юк, әмма төп корбаннар – кешеләр, — дип сөйләде ул Азатлыкка.

"Уртак телне табарга һәм сугышны туктатырга кирәк"

Халык артисты Әзһәр Шакиров Русия белән Украинага күптәннән бер-берсе белән сөйләшеп, аңлашып эш итәргә кирәк иде саный. Вакыйгаларның хәзерге хәлләргә җитүен ул зур хата ди.

Әзһәр Шакиров
Әзһәр Шакиров

— Зур бәхетсезлек бу. Без озак еллар буена урыс белән украин халыкларының кардәшләр булганын ишетеп тордык, Киевны "мать русских городов" дип өйрәттеләр. Шушы хәлгә җитү – җитәкчелекнең зур акылсызлыгы. Кардәш халыкларының бер-берсен шулай изүе – башка сыймаслык хәл, зур хата.

Шакиров мөмкин булган корбаннар мәсьәләсендә зур борчылу белдерә. Ике яктан да булырга мөмкин корбаннар зур кызганыч уята, ди ул.

— Сугыш безгә дә тәэсир итәчәк. Менә безгә Донецкидан, Луһанскидан кешеләр килә хәзер, аларны да кызганам. Аларга ничек булса да ярдәм итәсем килә.

Төп теләк – уртак телне табарга һәм сугышны туктатырга кирәк, дип саный халык артисты Әзһәр Шакиров.

"Минем бу дәүләттә әле балаларымны үстереп бетерәсе бар"

Журналист, җәмәгать эшлеклесе Искәндәр Сираҗи әле кичә генә бу сугышның булачагына ышанмаган, аны беркем ышандыра да алмаган. Бүген ул ялгышканын аңлаган, хәзер нәрсә фаразларга да белмәгәнен әйтә.

Искәндәр Сираҗи
Искәндәр Сираҗи

— Мәскәүнең 100% ышанычы булмаса, ул бар дөнья каршы булган сугышны башламас иде дип уйлыйм. Украинаның бөтен хәрби базаларын, хәрби инфраструктарасын юк иткән икән, бу килешеп эшләнгән эш дип уйлыйм, бу бер кеше амбицияләреннән генә тормыйдыр.

Сираҗи үзе банкка барып, сберкассада калган акчаны алып, кесәгә салуын сөйләде. SWIFT-тан аеру кебек санкцияләр булса, акчасыз да калырга мөмкин, ди ул.

Иртәгә нәрсә буласын белмим, куркак булмасам да, иртәгәсе көн мине шактый шүрләтә

— Бу хәлләрне күзәтергә бер яктан кызык, икенче яктан куркыныч. Иртәгә нәрсә буласын беркем белми. Минем бу дәүләттән китәр урыным юк. Минем бу дәүләттә әле балаларымны үстереп бетерәсе бар, укытып-урнаштырасы бар. Ә мин иртәгә нәрсә буласын белмим, куркак булмасам да, иртәгәсе көн мине шактый шүрләтә. Шул гына ышаныч: Путин килешеп эшләгән, океан артыннан аңа йодрык болгап торырлар да, шуннан соң бу бетәр, дигән ышаныч бар.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның Путинны хуплап чыгыш ясавын Искәндәр Сираҗи аңлап булган адым дип бәяләде. Миңнеханов тагын нәрсә әйтә алсын, ул сәясәтче, аның башка мөмкинлеге юк, вазгыяте шундый, Русиядә Мәскәү әйткәненә "әйе" дип кенә әйтергә ярый, ди ул.

— Мин бу сугышта Русиянең кайсы җиргә кадәр барып җитәчәген аңламыйм. Киевка кадәр барып җитеп, Рада түбәсенә байрак куярга телиләрме, әллә Донецки белән Луһански җирен генә яулап алырга телиләрме? Менә шул мәсьәлә аңлашылмый, — дип сөйләде Сираҗи Азатлыкка.

Казаннар сугыш башлану турында ни уйлый
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:55 0:00
Азатлык Украинадагы хәлләр турында Җанлы блог алып бара, соңгы тәрәккыятьне шунда күзәтеп барыгыз.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG