Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Борис Немцовны искә алдылар. Берничә кеше тоткарланды

Полиция аларны тоткарлаудан соң сәгать янына килгән егетнең документларын озак кына тикшергәч, чараның нигә нәкъ биредә узуы белән кызыксынды һәм "Сезнең мемориалыгыз бар бит — тегеләргә, нәрсә әле ул?" — дип сорады, исенә төшерә алмыйча. Күрәсең, ул Ленин бакчасында сәяси золым корбаннарына куелган һәйкәлне күздә тоткандыр.

Соңрак Немцовны искә алучылар әлеге һәйкәл янына юнәлде. Анда 15ләп кеше һәйкәлгә чәчәкләр салды. "Яблоко" фиркасенең Татарстан бүлеге рәисе Руслан Зинатуллин полициянең Бауман урамындагы сәгать янына чәчәк китерүчеләрне тоткарлавына аптыравын белдерде. Ул Русиядә соңгы елларда булган төрле фаҗигаләр корбаннарын искә алучыларның моңарчы нәкъ менә шунда чәчәкләр китерүен, әмма полициянең аларны тоткарламавын әйтте.

Русиянең 2014 елда Кырымны аннексияләвенә һәм Донбассны көч белән тартып алу тырышлыгына каршы протест чаралары оештырган Борис Немцов 2015 елның 27 февралендә Мәскәү Кремле янындагы күпердә атып үтерелгән иде. Аны үтерүчеләр әле дә җәзага тартылмады. Бүген Немцовны искә алу чаралары Русиянең һәм дөньяның күп кенә шәһәрләрендә узды.

XS
SM
MD
LG