Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТАИФ ширкәте СИБУР-РТ исеменә үзгәртелгән



Таиф ширкәте җитәкчесе Альберт Шиһабетдинов һәм Сибур җитәкчесе Дмитрий Конов килешү имзалауда. 2021 елның 23 апреле.
Таиф ширкәте җитәкчесе Альберт Шиһабетдинов һәм Сибур җитәкчесе Дмитрий Конов килешү имзалауда. 2021 елның 23 апреле.

Татарстанда эшләячәк яңа структура СИБУРның башка төбәкләрдәге оешмаларына да хезмәт күрсәтәчәк.

СИБУР холдингы Татарстанда яңа оешма булдырган һәм узган ел сатып алган ТАИФ ширкәте исемен үзгәрткән. Хәзер ул "СИБУР-РТ" дип аталачак. Бу хакта "СПАРК-Интерфакс" яңа белешмә китерелгән.

Яңартылган ширкәтне алга таба да Руслан Шиһабетдинов җитәкләячәк.

Яңа төзелгән структура юридик һәм кадрлар эше, документ әйләнеше, хисап мәсьәләләре белән шөгыльләнәчәк. Ул Казан һәм Түбән Кама шәһәрендә эшләячәк.

Бу оешмага "Казаноргсинтез", "Түбән Каманефтехим", ТГК-16 ширкәтендә эшләүчеләр, шулай ук Түбән Новгорд шәһәрендәге хезмәт күрсәтү үзәге керәчәк, дип белдергән "Бизнес Online"га СИБУР вәкиле.

Яңа оешма административ эшләр белән шөгыльләнүен дәвам итәчәк. Шул ук вакытта әлеге үзәк СИБУРның башка төбәкләрдәге ширкәтләренә дә хезмәт күрсәтә алачак диелә.

Узган ел СИБУР "ТАИФ"ны 100 процентка йотуы билгеле булды. Килешү нигезендә, СИБУР ТАИФның 100 процент хиссәләрен алды, ә Татарстан ширкәте акционерларына "СИБУР"ның 15 процент хиссәсе һәм ширкәт облигацияләре буларак 3 миллиард доллар бирелде. "СИБУР" берләшкән ширкәтләренә Татарстандагы "Казаньоргсинтез", "Нижнекамскнефтехим" һәм ТГК-16 кебек ширкәтләр дә керде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG