Татарстан бюджеты билгесез чорга керде. Моны хәзер рәсмиләр дә яшерми. Керемнең артачагына өмет итмичә, күпме акча югалтачакларын саный башладылар. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов яңа базар эзләп, БДБ илләренә сәфәрләрен ешайтты. Татарстан бюджеты күпме югалтуларга дучар булачак? Мәскәү республикалардан күбрәк акча каера башламасмы?
Бу атнада елның беренче өч аена республикада җыелган салымнарга хисап тоттылар. Беренче мәгълүматка караганда, Татарстан нефть бәясе күтәрелү хисабына үз керемнәрен 1,5 тапкырга арттырып, барлыгы 317 миллиард сум акча казанган. Дөрес, әлеге сумманың 91 миллиарды гына республикада калган. 71 процент өлеше Мәскәүгә киткән.
Әйтергә кирәк, Татарстанның кереме беренче ике айда арткан. Әмма 24 февральдә Путинның Украинага каршы сугыш башлавыннан соң март аенда салымнар кими башлаган. Миңнеханов сүзләренә караганда, кайбер оешмалар табышка салым түләүне азайткан. Нәтиҗәдә, бюджет 2 млрд сумга азрак керем алган.
Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин сүзләренә караганда, апрель аеннан башлап салымнар тагын кимергә мөмкин. Республика министрлыклары бер төркем оешмалар белән якынча фараз да ясаган.
"Керемнәрнең якынча 21 млрд сумга кимүе фаразлана. Табышка салым туплануга санкцияләрнең йогынтысын бәяләү максатында әлеге эш алга таба дәвам итәчәк", диде ул.
Икътисад белгече Таһир Дәүләтшин Татарстан бюджетының киләчәге Русиягә кертеләчәк санкцияләр белән бәйле булачак ди.
"Хәзер бернинди фараз ясап булмый. Санкцияләр көчәячәкме, әллә хәзерге дәрәҗәдә калачакмы? Элек Русия банкы инфляцияне бөтен көче белән тоткарлап тора иде, хәзер Үзәк банк башлыгы Эльвира Нәбиуллина бу төп максат түгел дип әйтте. Әгәр инфляция көчәйсә, Татарстан бюджеты шуның хисабына рубльдә керемен туплап торачак. Бәлки казна профицит белән дә кабул ителер. Мондый күп билгесезелек булганда фаразлар ясап булмый", диде ул.
Татарстан бюджеты 21 млрд сум кеременнән колак кагарга мөмкин
Билгеле булганча, Татарстан бюджетының 50 проценты нефть һәм нефть химиясенә бәйле. Беренче өч айда республиканың кереме артуы нәкъ менә нефть чыгаруга бәйле дип аңлатты рәсмиләр. Сугыш йогынтысында соңгы өч айда бер баррель нефть бәясе 80 доллардан 120 долларга кадәр күтәрелде. 2021 елның шушы чорында аның бәясе ике тапкырга диярлек кимрәк булган. Бюджет керемнәре, узган елның өч аена караганда, 1,5 тапкырга артуы шуңа бәйле.
Нефтькә бәяләр күтәрелсә дә, хәзер Татарстанда эре ширкәтләренең хәле мөшкел булып кала. Аларга Европага юл ябылырмы, билгесез. "ТАИФ"ны йоткан "СИБУР"га, аерым алганда, "Түбән Кама нефтехим" заводына каучуклар сату авырлашкан. Шулай ук "ТАИФ НК" ширкәте дә 7 апрельдән майга кадәр эшчәнлеген туктатып торды. Болар барысы да санкцияләр нәтиҗәсе.
Нефтьне сатып алмый башласалар, "Татнефть"нең дә хәле авыр булачак
"Аңлашылганча, СИБУР күп кенә сату базарын югалткан. "Татнефть" нефтьнең бер өлешен монда эшкәртә, икенче өлешен Европага җибәрә. Нефтькә эмбарго кертелерме – белмибез. Нефтьне сатып алмый башласалар, "Татнефть"нең дә хәле авыр булачак", дип саный Дәүләтшин.
Әйтергә кирәк, санкцияләр кертелгән чорда Татарстан президентының БДБ илләренә сәфәрләре ешайды. Узган атнада ул Төрекмәнстан башлыгы белән очрашып, сәүдәне арттыру турында сөйләште. Аңа кадәр 23 мартта Үзбәкстанга эш сәфәре кылды. Ташкентта ул президент Шәүкәт Мирзиеев белән очрашты, "Чирчик" химия сәнәгате технопаркы төзелешен башлап җибәрүдә катнашты. 11 февральдә Татарстанга Казакъстан президенты Касыйм-Җомарт Токаев килде. Ул "КАМАЗ" һәм "ТАНЕКО" заводлары эшчәнлеге белән танышты. Миңнехановның Урта Азия сәфәрләре яңа базар эзләүне аңлатамы?
"Бу Миңнехановның яңа базар эзләү максаты инде. Бу базарда элек тә эшли идек. Әлеге илләрнең сатып алу мөмкинлеге зур түгел. Әйтик, "Казаноргсинтез" продукцияләре анда болай да тәкъдим ителгән. Мин бу юнәлештә алга китеш булыр дип уйламыйм", дип саный Дәүләтшин.
Шул ук вакытта БДБ илләре Татарстанга зур мөмкинлекләр бирә, дип саный Татарстан инвестицияләр агентлыгының элекке җитәкчесе Линар Якупов.
"Беренчедән, кеше санын кушып караганда, бу 60 млн кешедән торучы базар. Аз түгел. Икенчедән, теләсәк-теләмәсәк тә, әлеге илләр белән транзит үсеп бара. Шуңа күрә бу дәүләтләр белән төзелгән мөнәсәбәтләр башка илләр белән эшләргә дә мөмкинлек бирә дигән сүз. Русиядә экспорт юнәлешендә эшләгән ширкәтләр Үзбәкстан, Казакъстанда үз тауарын җитештереп, шуннан сатарга тели", ди ул.
Бу Русиягә кертелгән санкцияләрне әйләнеп узар өчен эшләнәме дигән сорауга, Якупов:
"Санкцияләрне читләтеп узу дип әйтәбезме, әллә өстәлгән бәя дибезме – монда сәүдә генә түгел, җитештерү, аны экспортка чыгару турында да сүз бара. Аерым тауарларны анда эшләп безгә кертү һәм сәүдә итү бик мөһим. Күптән түгел Татарстан Үзбәкстанда индустриаль зонада үз җитештерүен ачып җибәрде. Башка Русия ширкәтләренең дә омтылышы бар. Икътисади яктан Татарстан өчен Урта Азия, Азәрбайҗан белән эшләү бик мөһим. Бу Русиянең башка төбәкләренә дә файда китерәчәк.
Сәүдә итүдә төшкән күләмнәр ярты ел, бер ел эчендә кире кайтыр дип уйлыйм
Моңа кадәр безнең зур җитештерүчеләрнең базары булып Европа торды. Минемчә, кемгә нәрсә кирәк, аны табачак һәм алып керәчәк. Хәзер логистика гына озыная. Шуңа күрә аның бәясе артты. Ә бәяләр көндәшлеккә сәләтле булырга тиеш. Шул яктан проблем булырга мөмкин. Сәүдә итүдә төшкән күләмнәр ярты ел, бер ел эчендә кире кайтыр дип уйлыйм", диде Якупов Азатлыкка.
Бу шартларда Татарстан үз бюджетына салган еллык чыгымнарны, социаль бурычларны башкара алырмы? Республика җитәкчелеге бу мәсьәләне ачык утырышларда күтәрмәде. Болай да бар нәрсәгә бәя арткан заманда юллар салынмаячак, мәдәни һәм спорт корылмалары төзелмәячәк дип әйтеп халыкның ачуын чыгарырга теләмиләр, күрәсең. Шулай да элегрәк Татарстан Украинадагы сугыш шартларында төбәк бюджетын оптимальләштерергә җыена дип әйтелде. Таһир Дәүләтшин әйтүенчә, бүген зур инфраструктур проектлар эше тукталып калган.
Бүген эшмәкәрлек һәм икътисадны саклар өчен инфраструктур проектларны дәвам итәргә кирәк
"Хәзер күп кенә зур корылмаларны, инфраструктур проектларны туктатканнар. Төзүчеләргә өченче кварталда гына акча бирәбез диләр. Бүген, киресенчә, эшмәкәрлек һәм икътисадны саклар өчен инфраструктур проектларны дәвам итәргә кирәк. Бу инфляциягә дә китермәячәк, җитештерүчеләргә дә ярдәм итәчәк. Өченче кварталда гына акча бирсәләр, оешмаларда зур проблемнар хасил булачак", диде ул.
Рәсми мәгълүматларга караганда, бүген Татарстан оешмаларында 5 700 хезмәткәр тулы булмаган яки тукталып торган эш режимында эшли. Эшсезләрнең саны яртылаш артырга мөмкин, диде Миңнеханов. Тагын бер проблем – Татарстанда беренче өч айда салым бурычлары 10,4 млрд сумга җиткән. Бу, узган елның әлеге чоры белән чагыштырганда, 15 процентка күбрәк.
"Монда барысы да ачык билгеле. Күп кенә оешмалар эшләрен туктата. Аларның салым түләргә мөмкинлеге юк. Бу хәл ителмәгән мәсьәлә. Мин аралашкан эшмәкәрләр хезмәт хакын түләү проблемы калкып чыгуын әйтә", ди ул.
Татарстанның икътисады да, бюджеты да Мәскәү сәясәтенең корбанына әверелгән. Бүген икътисад мәсьәләсе бары сәяси яссылыкта чишелә ала дип саный Дәүләтшин.
"Монда барлык мәсьәләләр дә сәяси фронтта хәл ителә. Украина белән Русия арасында тынычлык булырмы, килешү булмаса, вазгыять начараячак кына", диде икътисадчы Азатлыкка.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!