Русия Украинага һөҗүм иткәннән соң, АКШ һәм Көнбатыш илләре Мәскәүгә каршы кырыс чикләүләр керте. Илне SWIFT-тан (дөньякүләм банкара финанс элемтәләр системы) өзделәр, шулай ук Visa, MasterCard кебек түләү системнары Русия картларына хезмәт күрсәтүне туктатты, PayPal, American Express, Western Union кебекләре исә Русиягә һәм Русиядән акча күчерми башлады.
Шул рәвешле, Путин башлаган сугышның нәтиҗәләрен Русиядә яшәүчеләр генә түгел, Русиянең чит илләрдә яшәүче ватандашлары да тойды. Бу рубльне чит ил акчасына алыштыручы соры базарлар барлыкка килүгә этәрде, чит илгә акча күчерү чын баш авыртуына әйләнде.
Алсу Басыйрова Төркиянең Бодрум шәһәрендә яши, Казаннан күченгән. Русия хакимияте бу хакта әйтмәс, әмма чит илдә яшәүче русияләрнең теләсә кайсыннан сорагыз, әйтерләр: моның безгә йогынтысы нык булды, ди ул.
— Танышларым арасында Төркиягә акча эшләргә килүчеләр күп. Кемнәрнеңдер Русиядә балалары калган, кредитлары, ипотекасы. Һәркем чыгу юлы эзли, кредитларын түли алмаучылар да бар. Чөнки акчасы булса да, аны Русиягә җибәрә алмый интегәләр. Крипто-акча белән ниндидер операцияләр ясап күчереп була дип беләм, алай эшләүчеләр дә бар, ләкин моны бөтен кеше дә аңламый, ул катлаулырак. Тагын бер чыгу юлы: Telegram-да Төркиядә яшәүче русияләрнең махсус төркемнәре бар. Ул төркемнәрдә рубльне төрек лирасына, лираны рубльгә алыштырырдай кешеләр табып була. Мин үзем дә берничә мәртәбә рубльне шулай алыштырдым. Әмма бу проблемны хәл итү дип санамыйм. Беренчедән, акча алыштырганда, күп очракта кеше белән күзгә-күз очрашып эшләнә торган эш түгел. Син аның Русия картасына рубльләр җибәрәсең, ә ул синең Төркиядәге картаңа лиралар сала. Әмма моның үз тискәре яклары бар. Ышанычлы кешегә туры килерсең, алданмассың дигән гарантия юк. Син акча җибәргәч, теге кеше сиңа җибәрмәсә? Мондый төркемнәрдә мошенниклар да утырырга мөмкин.
Икенчедән, рубльне лирага алыштырганда бик арзанга сатып алалар. Әйтик валюта курсы белән хисаплаганда, ике мең сум ул 350 лира тирәсе. Әмма син аны мондый төркемнәр аша кешеләргә сатканда, күп дигәндә 300 лира бирәчәкләр. Гадәттә 260-280 лира тәкъдим итәләр. Бик арзан. Акча алыштырганда синнән рубль сатып алучы бәяне үзе тәкъдим итә, аның шартларына риза булырга туры килә, ди Алсу Басыйрова.
Алсу әйтүенчә, Төркиядән кием-салым кайтартып, аны Русиядә сатучыларның да хәле мөшкел.
Бер кеше сугыш ачты, әмма авырлыгы бөтен Русия халкына төшә
— Русия SWIFT-тан чыгарылды. Истанбулда тукыма сатучы танышларым бар, алар Русиягә тауар җибәрәләр, әмма акчаларын ала алмыйлар. Акча алу өчен башка юллар эзлиләр. Балалары чит илдә укыган әти-әниләрнең дә башы каткандыр дип уйлыйм. Һәр кеше акча җибәрү һәм алу юлларын эзләргә мәҗбүр хәзер. Сәясәтчеләр ниндидер сәбәпләр табып, бу сугышны башлаганчы, башта бу чикләүләрнең йогынтысын уйлап эш итәргә тиеш булгандыр. Бу санкцияләрнең булачагы билгеле иде, мөстәкыйль дәүләткә бәреп кергән өчен башка илләр алкышламаячагы да билгеле иде. Хәзер бер кеше сугыш ачты, әмма моның авырлыгы бөтен Русия халкына, хәтта чит илдә яшәүче Русия ватандашларына да төшә. Соңгы вакытта Төркиядәге таншыларым арасында "Золотая корона" акча күчерү системын кулланучылар артты, әмма зарланучылар да бар, кайбер көнне акча күчереп булмый, диләр, нәрсә белән бәйле проблем икәнен белмим, бу системны әлегә өйрәнмәдем, ди ул.
Ләйсән Сабирова Татарстанның Чаллы шәһәрендә яши. Ул бер елга якын чит илдә эшләп кайткан, хезмәт хакын долларда алган.
— SWIFT миңа чит илдә эшләп алган хезмәт хакын Русиядәге банк хисабына күчереп бару өчен кирәк иде. Әле бу мөмкинлек чикләнгәнче, соңгы хезмәт хакын җибәреп калдым һәм эштән дә киттем. Бүгенге көндә чит ил банкларында акчам юк. Булган очракта да мин аларны куллана алмас идем. Читтә эшләүче танышларым бар. SWIFT булмагач, алар Русия банк хисабына турыдан туры акча күчерә, кредит, ипотекаларын каплый алмый, дигән сүз. SWIFT кодыннан аерылу үләрлек кайгы түгел. Дөрес, ул бераз өстәмә проблемнар тудыра. Акчаны күчерүнең башка ысулларын эзләргә, зур комиссияләр түләргә туры килә. Халыкара акча күчерү хезмәтләре күп, ләкин алар барысы да ышанычлы түгел — мошенникларга юлыгырга мөмкин.
Чит илдә яшәүче русияләргә чынлап та авырга туры килә
Шәхсән минем өчен SWIFT-тан аерылу зур проблемнар тудырмады, ә менә бездә чыгарылган Visa, MasterCard карталарының чит илдә эшләмәве борчу тудыра. Шуның аркасында читкә чыкканда хәзер кесәдә кәгазь акча йөртергә һәм чит илдәге валюта алыштыру хезмәтләреннән еш файдаланырга туры киләчәк. Русиядә чыккан карта белән Русия эчендә түләп була. Мәсәлән, поезд билетларын интернет аша сатып алам. Әмма онлайн хезмәтләр өчен бу картлар белән түли алмыйм. Бу чикләүләрнең Русиядә яшәүчеләр өчен ул кадәр йогынтысы булмады. Чит ил белән мөнәсәбәтләре булмаган гади русияле элек яшәгәнчә яши бирә. Әмма чит илдә яшәүче русияләргә чынлап та авырга туры килә, ди ул.
26 яшьлек Хәлил Хәбиев тумышы белән Актаныш районының Чиялек авылыннан. Русия гаскәрләре Украинага һөҗүм итәчәген алдан фаразлап, сугыш башланганчы Европага чыгып китәргә җитешкән. Хәзерге вакытта Германиянең Эрфурт шәһәренә килеп урнашкан.
"Быел 13 февраль көнне өйдән чыгып киттем, 14 февральдә Польша башкаласы Варшау шәһәренә килеп төштем. Сугыш башланасын, очкычларның очмый башлаячагын күңел сизгән иде: чит илләр Русиянең дипломатларын депортацияли башлады, Украина белән чиккә Русия гаскәрләре тупланды. Шуңа күрә ашыга-ашыга чыгып киттем, бертуган сеңлекәшнең никахына дә калмадым. Калган булсам, чит илгә чыга алмыйча кала идем", дип сөйли ул.
Хәлил Хәбиев Русиягә каршы кертелгән, түләү системнарына кагылышлы чикләүләрнең йогынтысы булды, ди.
— Моңарчы Русия банкларының карталары аша билетлар ала идем, кибетләрдә түли идем. Хәзер бу мөмкинлекләр юк.
Өйгә акчаны җибәреп тә, алып та булмый. Элек кулланган Western Union, Transfer Go, Korona Pay кебек сервислар аша да җибәреп булмый. Берсе дә Русия банклары белән эшләми. Дөньялар гел болай тормас дип уйлыйм, сугыш иртәме, соңмы барыбер бетәчәк.
Күпчелек әйбер уз урынына кайтыр дип өметләнеп калам. Акча җибәрү һәм алу ысулын таптым. Бүгенге көндә криптобиржалар аша акча җибәреп һәм алып була. Мәсәлән, Русиягә акча җибәрәсем килә икән, үземнең биткоин янчыктан биткоиннарны җибәрәм. Ә аннары ул биткоиннарны SWIFT-тан аерылмаган банклар картасына күчереп була, ди ул.
Чит илләрдә укучы Русия студентларының да әти-әниләреннән акча алу белән бәйле проблемнары бар. Истанбул шәһәрендәге Мигъмар Синан гүзәл сәнгатьләр университетының дүртенче курсында укучы 22 яшьлек татар егете Айзат Минһаҗи, бу аеруча беренче-икенче курста укучы студентларга кагылгандыр, алар әле килеп кенә урнашкан була, чит илдә керем чыганаклары булдырырга җитешмәгән булулары бар, дип сөйли.
Айзат Минһаҗи – Казан егете, Истанбул университетында Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган гранты нигезендә бушлай укый.
— Шуңа күрә дә шәхсән үземә бу чикләүләрнең йогынтысы артык көчле булмады, чөнки Русиядәге чыгымнарымны каплау өчен рубльләрдә, Төркиядә яшәр өчен исә лира һәм долларда керемем бар. Инде биш ел әти-әни акчасына яшәмим. Әлбәттә, Төркиядә аерым кереме булмаган студентлар өчен авырлыклар бардыр. Мондый очракта ике чыгу юлы бар – беренчесе "Золотая корона" акча күчерү системы, икенчесе – криптобиржалар аша.
Айзат Минһаҗи түләү системнарындагы чикләүләр Русиядә яшәүчеләргә караганда, чит илдәге русияләргә ныграк йогынты ясады дип саный.
"Кеше нинди юл таба, шуның белән акча мәсьәләсен хәл итәргә тырыша. Акча күчерү мәсьәләләре чынлап та катлауланды. Хәзерге вакытта нинди ысул бар, шуны кулланалар, яхшы-начар дип торып булмый, эшли торган ысулларның барысы да яхшы инде. Ишектән керә алмагач, тәрәзәдән керде диләр бит, хәзер ничек тә юллар табып хәл итәргә тырышалар", ди ул.
Мондый чикләүләр шартларында Русиядә соры валюта базары барлыкка килде. Коммерсантъ та" Telegram-каналларда "доллар сатып алырга мөмкин урыннар турында актуаль мәгълүмат" чыгуы турында язды. Мондый каналларда кемдә никадәр чит ил акчасы бар һәм алар аны нинди бәядән сатарга риза, яки киресенчә, кешегә күпме чит ил акчасы кирәк һәм нинди бәядән сатып алырга әзер булуы турында хәбәрләшәләр.
Соры валюта базары булуын түрәләр дә белә. Апрель башында Русия Федераль салым хезмәтенең (ФНС) үзәк идарәсе, банк аша уздырмый гына чит ил акчасын сату-алу белән бәйле хокук бозуларны ачыклау өчен, төбәкләрдәге оешмаларына эчке эшләр министрлыгы белән бергә хезмәттәшлек итүне оештырырга кушты.
Акча операцияләре белән бәйле чикләүләрнең йогынтысы Русиядәге югары уку йортларына да булды. Татарстандагы күп кенә университетлар студентларның укулары өчен түләгәндә авырлыкларга юлыгуы турында хәбәр итте.
Шул ук вакытта Пермь краенда 50дән артык илдән 2800 чит ил студенты яшәү өчен акчасыз калган, чөнки санкцияләр аркасында Western Union системы аша түләүләр килми башлаган, дип хәбәр ителгән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!