Ике ел элек Азатлык 9 май алдыннан "Сугыш балалары" дигән проект әзерләде. Балачаклары сугыш чорына туры килгән өч татар сугыш белән бәйле балачак хатирәләре белән уртаклашты һәм сугыш аларның яшәшенә ничек тәэсир итүе турында сөйләде. Өч татар, өч урланган балачак. Өч язмыш та әтисез ятимлектә үсү, ачлык һәм ялангачлытан тилмерү, бик тиз эш арбасына җигелеп гомер буена баш күтәрмичә эшләү турында иде. Бер үк күз яшьләре, бер үк күңел өзгәләнүләре.
Проект чыгуга берничә айдан соң Татарстанның Балтач районының Борбаш авылында яшәүче Зәйнәхетдин Хәйретдинов бакыйлыкка күчте. Башкорстанның Федоровка авылында гомер кичерүче Миңнияр Мәсәгутов 90 яшен тутырды, әмма ятак өстендә, йөрми, сөйләшми. Казаннан Флүрә Хурамшина быел авыр кайгы кичерде һәм аңардан мантый алмый. 56 яшьлек улы берничә ай элек кинәт вафат булды. Әлегә килене, оныклары белән яши. Олы кайгы-хәсрәт кичерсә дә, Флүрә ханым мәдрәсәдә дин белемен бирүне дәвам итә. "Әлегә көчем бар икән, белем таратуны дәвам итәчәкмен", ди ул.
Без аларның һәрберсеннән Русиянең Украинадагы сугышы турында, бомба шартлаулары аркасында кайчандыр алар кебек әтисез, әнисез калган Украина балалары хакында сорыйсыбыз килде. Ни өчен берничә буын өчен "Теләсә нәрсәне кичереп була, сугыш кына булмасын!" дигән гыйбарәнең "Украинада сугыш башланган икән, Русия җиңүгә кадәр җитәргә тиеш!" дигән кешелексез шигаргә алмашынуның сәбәпләре нинди аларның аңлатуын аласы килгән иде. Кызганычка, бүгенге хәлләр турында Флүрә ханым белән генә аралаша алдык. Фикерләре каршылыклы, әмма алар да игътибарга лаек.
— Путинны хәзер теләсә кем хурлый, сүгә, ә мин аны әрли алмыйм, чөнки барысы белән дә ризамын. Рәхәттә яшибез. Кем зарлана ала? Тыныч барысы да, өс бөтен, ризыгыбыз бар, — дип сөйләшү башында ук Русия президентын мактарга кирәк дип тезеп китте ул. —1941 ел белән чагыштырып булмый. Мин җәллим аны, аңа күпләр каршы. Әмма ничек кенә булмасын, ул Русияне алып бара.
Флүрә Хурамшина сугышта беренче чиратта кешеләр, балалар иза чиккәнен аңлый һәм аларга карап йөрәк өзелә дип сөйли.
— Минем әтисез үсүләр йөрәк җәрәһәте булып калды. Төрлесен кичердем, онытылырлык түгел. Украина балаларына карыйм да үземне күз алдына китерәм. Без бомбалалардан качмадык, әмма ач идек. Сугыш еракта иде дип уйлау дөрес түгел, ул һәрбер өйдә иде. Украина балалары айлар буена караңгы идән асларында яши. Салкын, ризыклары юк. Аларның ваемсыз, бәхетле булырга тиешле балачаклары урланды. Идән астында, бомбоубежищеда караңгыда утыралар. Рәхәтлек күрмиләр, — ди ул.
Бу афәттә ул бары тик АКШны гаепли аны һәм аңа ярдәм итүче дәүләтләрне сугыш чукмары дип телгә ала һәм Аллаһтан аларга сабак укылсын дип дога кыла. Флүрә ханым Русияне юкка чыгарырга телиләр дип саный һәм Русия халкы кирәк булганда үз җирен якларга әзер булуына ышана. Шулай да ул "ДНР", "ЛНР" бәйсезлек теләде, Путин аларга ярдәм итү йөзеннән Украинага керде дигән фикерне дә җиткерә.
— "ЛНР", "ДНР"ның тилмерүен күреп, Русия сугышны башлады. Бик тиз тотасы иде, ләкин башкача килеп чыкты. Бетми сугыш, чөнки корал килеп тора. Кем гаепле дип әйтеп булмый. Путин да ялгыша ала, минемчә, ул ярдәм итәргә телим дип уйлыйдыр. Әмма аны "варвар" диләр, — ди ул.
Шулай да ул Русия пропагандасы сөйләгән "денацификация"гә ышанмый. Русия җитәкчелегенә ияреп телевизор, радиога пропаганда ияләре "Украинада фашистик режим һәм кешеләрнең күпчелеге фашизм чире белән агуланган" дип тәкърарлап торса да, татар әбисе моңа ышанмый. "Барысы да фашист була алмый, берничек тә, бу ялганга ышанып булмый. Начар кешеләр кайда да бар, нацист фикердә булучылар бездә, Русиядә әллә азмы? Һәр җирдә бар алар. Фашистларны юкка чыгару нияте белән түгел, Русия Америкага үзенең куәтен күрсәтергә теләде", ди ул.
Аның иң аптыраганы – ни өчен сугыш сугыш дип аталмый һәм ни өчен һәлак булучы солдатларның саны яшерелә, ни өчен бу хакта ачыктан-ачык әйтелми. Ул Совет Берлегенең Әфганстанга бәреп кереп 9 ел буена барган Әфган сугышын искә ала. Флүрә ханым әйтүенчә, ул вакытта да цинк табутлар яшерен кайтарылып солдатлар мәетләре төнлә җирләнгән. Матбугатта корбаннар турында телгә алынмаган.
Русия тыныч кына тора алмый, күрәсең
— Хәрбиләр, солдатлар үлә, аларның яралануы, һәлак булуларын әйтмиләр. Күрәсең, Русия сугышмый, корбаннар юк дип күрсәтергә телиләрдер. Әфган сугышында да ирләр кырылды гына, аны да яшерделәр, төнлә кайта иде табутлар. Русия тыныч кына тора алмый, күрәсең. Әллә үзе гапле, әллә сугышка тартып кертәләр... Белмәссең. Еллар узган саен хакыйкать калкып чыгар. Халык икегә бүленде, кемдер Русияне басып керүче ди, кемдер дөрес эшли, дип саный. Ике якта да гаеп бар, — дип нәтиҗә ясый ул. — Бер күршебез Украинада иде, яраланып кайтты. Икенче күршебез Петербурда хәрби училищеда укып яңа гына лейтенант погоннарын алды да Луһанскида әле. Аларның ата-аналары ут йота. Тынычлык бөтен җирдә бетте. Берәүнең дә баласын сугышка җибәрәсе килми, бала югалтудан да куркыныч кайгы юк.
Ул хәбәрләрне WhatsApp аша һәм кешеләр белән аралашудан беләм дип аңлата. Украинадагы сугыш аркасында аларның гаиләләрендә фикер төрлелеге. "Балалар, оныклар белән бу хакта фикерләр уртак түгел, хәзер бу хакта бик сөйләшмәскә тырышабыз", ди ул. Мондый хәл 24 февральдән соң күп гаиләләрдә күзәтелә.
Флүрә Хурамшина 9 майны хәтер көне дип саный һәм бүген күп очракта дога кылулар, Ватаннарын фашист илбасарларынан азат итүдә һәлак булучылар рухына Коръән укырга кирәк дип саный.
- 24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Сугышның максаты Украинаны "денацификацияләү" һәм "демилитаризацияләү" булуын белдерсә дә, конкрет нәрсәне күз алдында тотуын әйтмәде. Сугыш сәбәпле Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу чикләүләр сәясәтчеләрнең һәм түрәләрнең генә түгел, гади халыкның да тормышына нык тәэсир итә. Сугышка каршы булган йөзләрчә чит ил ширкәте Русиядә эшчәнлеген туктатты.
🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!