Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш йогынтысы. "Машина сатып алып булмаслык әйбергә әйләнде"


Русиядә машина сату кими. Апрель аенда гына яңа машина сату узган елның шул ук ае белән чагыштырганда 78,5 процентка кимегән. Белгечләр фикеренчә, бу кадәр кимүнең төп сәбәбе – авыр халыкара вазгыять һәм логистик проблемнар аркасында дилерларда машина җитмәү.

Узган елның гыйнвар-апрель айларында Русиядә 293 846 машина сатылган булган, быел бу сан 43 процентка кимрәк. Апрель аенда яңа машина сату узган елның шул ук ае белән чагыштырганда 78,5 процентка кимегән. Бу хакта Европа бизнес ассоциациясе хәбәр итә. Мисал өчен, Русиядә машина сатуда лидер булган "Автоваз"ның узган ел апрельдә 37,9 мең машинасы сатылса, быел 8,5 мең машина гына сатып алынган. Кia 19,1 меңнән – 4,6 меңгә, Hyundai 15,4 меңнән – 4,1 меңгә, Renault 13,9 меңнән – 2,2 меңгә калган. Škoda белән Volkswagen сатулары – ун тапкырга, ә Toyota 11 тапкырга кимегән. Бу кадәр кимүнең төп сәбәбе – авыр халыкара вазгыять һәм логистик проблемнар аркасында дилерларда машина җитмәү.

"РЕНО"ДАН – "МОСКВИЧ"КА КҮЧӘБЕЗ

Autonews.ru хәбәр итүенчә, бүген автомобиль базарында иң күп сатылучы машина – Lada Granta. Узган ел апрельдә 14050 машина сатылган булса, быел 2598 машина сатканнар. Бәясе рәсми сайтларында 727 мең 900 сумнан башлана дип күрсәтелсә дә, Мәскәү дилерлары аша да 1 миллион сумнан кимрәк торучы Granta табып булмый.

Икенче урында – Lada Vesta. Узган елның апрелендә ул 11 178 данә сатылса, быел 1977 данә сатылган. Рәсми сайтта аның тәкъдим ителү бәясе 1 121 000 сумнан башлана, әмма дилерлар бәясен дә өстәгәч, ул берничә йөз мең сумга кыйммәтрәк булачак дигән сүз.

Өченчедә Lada Niva. Узган елның апрелендә 5346 машина сатылса, быел 1941 данә Нива сатылган. Рәсми сайтта база комплекты 818 900 сум тора дип язылса да, андыен табу мөмкин түгел диярлек. Люкс сегменты 1,5 миллион сумнан башлана. Бу машиналардан соң рейтингта Hyundai Solaris, Kia Rio, Hyundai Greta, Renault Logan, Lada Largus машиналары килә.

Күпчелек сатылучы машиналарның Lada сериясеннән булуын истә тотып, Казанның Себер трактында урнашкан Lada "Кан-авто" салонындагы вазгыять белән таныштык. Салонда менеджер булып эшләүче Борис Мирошник бәяләрнең үскән килеш тотрыклы торуын, сатып алучыларның бик нык кимүен әйтте. Чит ил машиналарының бәясе ике тапкырга диярлек сикергәндә, Lada алай ук күп артмаган.

— Чагыштыру өчен, Lada Vesta машинасының Люкс престиж комплектациясен алып карыйк. Гыйнвар аенда ул 1 308 500 сум тора иде, бүген шул ук машина 1 601 900 сум тора. Ягъни бәясе 300 мең сумга гына арткан. Санкцияләр сәбәпле илгә кертелми башлаган премиум сегменттагы машиналарның бәясе ике тапкырга диярлек артканда, Lada алай ук артмады, бәлки, шуңадыр, бүген базарда алар күп сатыла торганнар рәтендә.

Тик барыбер сатып алучылар бик нык кимеде. Гыйнвар белән чагыштырганда гына да түгел, ә узган елгы локдауннар белән чагыштырганда да бүген сатып алучылар аз, - ди Борис.

Ул сатып алучыларның ни өчен шулай кисәк кенә кимүен нәрсә белән дә аңлатырга белми. Бәлки, бәяләрнең кискен артуы куркыткандыр, дип фаразлый. Сөйләшү барышында әле узган елгы машиналарның да сатылып бетмәвен, алга таба анык кына бернинди фаразлар булмавын да әйтә.

Киләчәктә бәяләр тагын да артырмы, сатып алучылар булмаганга төшәрме – әйтеп булмый

— Бездә әле сатылмаган 2021 елгы машиналар да күп, сайлау мөмкинлеге бар. Бәяләр арткан чакта, завод тулы куатенә эшли, аның эшчәнлеге туктатылмаган иде. Ә хәзер вазгыять бөтенләй башка. Киләчәктә бәяләр тагын да артырмы, сатып алучылар булмаганга төшәрме – әйтеп булмый. Бүген, әлегә, сатып алучыларның да кимүен искә алып, салон үзенең өстәп сату өлешен бераз киметергә, ташламалар да ясарга тырыша. Алга таба ничек буласын берәү дә фаразлый алмый, - ди Борис Мирошник.

Шушы ук салонда яңа машиналар белән беррәттән тотылганнары да сатыла. Бәяләре хәтта аерылмый дияргә була. Мәсәлән, шул ук Lada Vesta машинасының 2021 елгы өр-яңа комфорт винтер комплектациясен 1 261 500 сумга алырга була. Барлык ташламаларны да кертеп исәпләсәң, иң арзан хакы – 1 161 500 сум. Ә 2022 елгы шул ук яңа машина 120 мең сумга кыйммәтрәк тора. Шул ук вакытта, 2021 елгы, инде кулланылган Lada Vestaның шул ук комплектациясен 1 235 800 сумга алырга мөмкин. Борис яңа машина белән искесенең 30 мең сумга гына аерылуын, бер үк бәядә булуына ачыклык кертә алмады.

"АвтоВАЗ" ширкәте инде апрельдә үк машиналар җыю өчен электрон компонентлар җитмәве турында игълан иткән иде. Шул сәбәпле, 25 июль-14 августка билгеләнгән корпоратив яллар да 2-24 апрельгә күчерелде. Яллар тәмамлангач, "АвтоВАЗ" Ижау һәм Тольяттидагы сәнәгать мәйданнарында 6 июньнән 4 көнлек эш атнасы калачагын игълан итте.

Күптән түгел Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та Русия президенты белән сөйләшүдә КамАЗда 15 меңләп кешенең эшсез калачагын, Чаллыда йөк машиналары җитештерү 40 процентка кимиячәген әйткән иде.

16 майда исә, Русиядәге автомобиль сәнәгатендә зур яңалык булды: Мәскәү мэры Сергей Собянин Русиядә яңадан "Москвич" машиналары җыела башлаячагын хәбәр итте. Renault компаниясе илдән китүе турында әйткәч, Собянин, "Рено Россия" заводын Мәскәү шәһәре балансына алып, КамАЗ белән хезмәттәшлек нигезендә шул заводта "Москвич"лар җитештерү турында карар кабул иткән.

МАШИНА БАЗАРЫНДА КЕШЕ ЮК

Казанда машина базары бер урында гына һәм бары шимбә-якшәмбе көннәрендә генә эшли. Машинаңны сатуга кую өчен 300 сум түләп керәсе. Базарда нигездә алыпсатарлар утыра. Бу күбесенең төп керем чыганагы. Матбугат өчен дип сөйләшкәндә, исем-фамилияләрен әйтергә теләмиләр яки язмауны кат-кат сорыйлар. Кайсыдыр үзен танышлары күрүен теләми, кемдер салым хезмәте тикшерер дип курка.

Алыпсатарлар Сергей белән Олеся базар көннәрендә генә Казанга килүләрен сөйләделәр. Авылда яшиселәре килә, әмма анда эш булмагач, шулай машина алып-сату белән шөгыльләнәләр. Күп очракта, төрле социаль челтәрләр, Авито сайты аша саталар, әмма соңгы вакытларда сату сизелерлек кимегән.

— Машина сатуның иң югары ноктасы февраль азагы, март ае, хәтта апрельнең беренче атнасында булып алды. Халык шул чакта алып калды. Аннары сатулар төште, аның белән бергә бәяләрне дә бераз гына төшерергә мәҗбүр булдык. Салоннарда да хәйран төшкән очраклар булды. Мәсәлән, салонда Хендай Солярис март аенда 2 миллион 100 мең сум тора иде, бүген ул 1 миллион 500 мең сум тора. Халык күпләп ала торган эконом-сегмент турында сүз бара, кыйммәтле машиналарның бәясе төшмәде дип беләм. Бүген машина базары яңармый, кулланылган машиналар сатуга бик чыкмый. Кулланылган машина базары ничек тулылана? Кемдер яңа машина сатып ала һәм искесе базарга чыга. Элек автокредит ставкалары бик түбән иде һәм халык кредитка машина ала алды, күпләп алдылар да. Хәзер исә, кредит процентлары бик югары, аны бирергә атлыгып та тормыйлар, халык яңа машина ала алмый. Яңа машина алмагач, искеләре базарга чыкмый, - дип аңлата Сергей.

Бәяләр бераз төшсә дә, гыйнвардагы бәяләргә кире кайтудан ерак тора. Әңгәмә барышында, Сергей халыкның кулында акчасы юк, машина алып булмаслык әйбергә әйләнде дигән нәтиҗә ясый.

Элек машина хәрәкәт итү чарасы булса, бүген ул алып булмаслык әйбергә әйләнде

— Минем кулда бүген сатуга дигән өч машина бар, Авито сайтына куеп, игъланны гел яңартып торам. Соңгы атнада бер шалтырату да булмады. Мондый хәлнең беркайчан булганы юк иде. Менә монда басып торучылардан да сорагыз, бүген ярты көн торабыз, әле бу тирәдә машина сатучы булмады. Элек базарга килеп ярты сәгать узуга инде сату-алу килешүе төзи идек. Бүген халыкның кулында акча юк. Күп кеше эшсез калды, күпме җитештерү сәнәгате тукталды, халык бөтен әйбергә бәя күтәрелгәнен күреп, экономияләргә тырыша. Элек машина хәрәкәт итү чарасы булса, бүген ул алып булмаслык әйбергә әйләнде. Атна саен көннәр буе базарда булгач, вазгыятьне күреп торам бит инде, - ди Сергей.

Олеся әңгәмәгә кушылып, салоннарда да машина сатылмавы, бәяләрнең тотрыксыз булуы турында сөйли.

— Хәзер машина бәясен кем ничек куя ала – шулай куя. Кемдер ажиотаж булганда, машина бәясе үсә дип, кыйммәт хакка алып калды да, хәзер ничек сатарга белми – үз акчасын кайтару өчен кыйммәт хакын тота. Ә кемдер берничә ел элек алган машинасын бүгенге прайслар белән чагыштырганда бик арзанга чыгара. Машина базарында тотрыклылык юк. Үзебездәге машиналарны нинди бәядән сатуга куярга белмәгәч, бәясен сорашырга салонга шалтыраткан идек, алар яңадан шалтыратып, төрле вариантлар тәкъдим итеп тилмертеп бетерде. Ничек сатарга белмиләр, чөнки сатып алучылары юк. Анда да хәзер бәяләр төште. Инде май җитте, әле алар 2021 елгы машиналарны сатып бетермәгән, - ди Олеся.

Ул халыкның кулында акча калмауны күпләрнең исәп-хисап счетына процентка салып куюы яки шул счетларның катып калуы белән дә аңлата.

— Банклар исәп-хисап счетларын 20 процентлы итеп куйды да, халык җыйган акчасын арттырырга шул банкка илтеп салды. Минем танышлар арасында андыйлар күп. Тагын бер төркем кеше бар: алар счетка доллар итеп салган акчасын ала алмый. Сентябрь аена кадәр долларлы счетлар катырылды бит. Электрон доллар килеш кенә өч тиенгә алыштырасылары да килми. Шулай итеп, бүген күпме кешенең акчасы шулай счетта үз сәгатен көтеп ята. Нәтиҗәдә, кибет-базарда акча әйләнеше дә кимеде, халык экономияләргә мәҗбүр, - ди Олеся.

Исемен язмауны сораган икенче бер татар ире 2013 елгы Ауди машинасын 900 мең сумга сатуга куйган. Ул шушы машинаны атнадан артык сатуын әйтте.

— Без базарга Мари иленнән килеп йөрибез. Татарстан ул әле стабильрәк регион, көчлерәк, шуңа монда алучы булырга мөмкин. Сез менә Киров өлкәсен, Мари иле, Чуашстан республикаларын карагыз. Анда бүген машинаны алучы да юк, сатучы да юк. Халык бик нык экономияли. Ризык бәяләре ничек күтәрелде бит. Бүген машинага дип җыйган акчаның киләчәктә ашарга кирәк булуы бар, кеше шуны аңлый һәм машина алырга ашыкмый. Бүген үз машинасын сатарга теләүчеләр дә көзне көтеп утыра, чөнки көз көне бәяләр бик нык сикерәчәк, диләр. Хәзер үзебездә дә машина җитештерү бетте, Тольяттидагы завод та эштән туктаган дип сөйләделәр. Санкцияләр бетмәсә, машиналарның бәясе күтәрелми чарасы калмаячак. Өстәвенә, хәзер алмаш детальләр бәясе дә ике тапкыр артты, бу да киләчәктә машиналарның бәясе артуга китерәчәк, - ди сатучы абзый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG