Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш йогынтысы: фатир алучылар да, сатучылар да аз


Казанда торак йорт төзелеше
Казанда торак йорт төзелеше

Русиядә күчемсез милек базарында торгынлык сизелә башлады. Икътисади кризис сәбәпле, кеше акчасын фатирга тотарга ашыкмый. Ипотека ставкалары артты, милек инвесторлары да акчаларын банкка депозитка илтә башлады. Әлегә фатир бәяләре төшми. Алда ни көтә? Азатлык вазгыятьне тикшерде.

24 февральдә Русиянең Украинада сугыш башлауның йогынтысы күчемсез милек базарына да кагылды. Доллар бәясе кинәт күтәрелде, банклар кредит ставкалары үсте, хәтта дәүләт субсидияләгән ташламалы ипотека ставкасы да 7 проценттан кинәт 12 процентка җиткерелде. Төзелеш материалларына бәяләр артып, төзеләсе йортларны куркыныч астына куйды.

Беренче айда акчалы халык аптырап фатир алырга кереште, чөнки акча саклауның, бигрәк тә ул доллар яки еврода булган очракта, куркынычы артты.

Торак сату кимеде

Avito белдерүләр платформасы мәгълүматынча, март аенда, февраль белән чагыштырганда, Казанда яңа фатирларга сорау 47 процентка кимегән. Ташламалы ипотека яңа фатирларга гына бирелә иде. Ставканың 7 проценттан 12 процентка җитүе айлык түләүләрне уртача 1,5 тапкырга арттыра. Ә инде гади ипотека ставкалары 20 процентка җитте.

Апрель аенда исә март аена караганда, Татарстанда торак сату 2,5 тапкырга төшкән. Бу хакта 18 майда республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илшат Гыймаев матбугат очрашуында белдерде.

"Март аенда Татарстанда коммерцияле йорт төзүчеләр 8,2 млрд сумга торак сатты. Апрельдә төп ставка артканнан соң сату 3,4 млрд сумга төште. Бу, март ае белән чагыштырганда, 2,5 тапкырга азрак", диде ул.

Шулай ук март аенда сату, февраль белән чагыштырганда, 2,7 млрд сумга азрак булган.

Май аенда торак сату тагын да төшкән. Майның беренче ун көнендә 121 млн сумлык торак сатылган.

Белгечләр моны төрле сәбәпләр белән аңлата. Беренчедән, икътисади кризис, халык акчасын зур әйберләргә тотарга ашыкмый. Икенчедән, алда әйтелгәнчә, ипотека ставкалары артуы. Өченчедән, банк ставкасының артуы депозитларга кагыла, шунлыктан инвесторлар акчаларын банкка илтә.

Белешмә: Татарстан дәүләт банкы мәгълүматынча, 17 гыйнварга Татарстан кешеләрендә булган ипотека күләме бер ел эчендә 28 процентка арткан һәм 347 млрд сум тәшкил иткән. Чагыштыру өчен Татарстан бюджетының 2022 ел өчен чыгымнары 324 млрд сум. Ипотека бурычлары күләме 1,4 млрд сум.

Икенчел торак базарының хәле авыр

Казаннан риэлтор Артур Сафин Азатлыкка сөйләвенчә, процент ставкаларының күтәрелүе, халыкка ипотека әз бирелүе сәбәпле, икенчел торак базарында алучылар да, сатучылар да аз. "Моңа кадәр фатирларын 7 млн сумга сатучылар бәяләрен 1 млн сумга төшерде. Алучылар юк дәрәҗәсендә, сатулар 60 процентка кимеде. Чөнки ипотеканы 17-18 процент ставка белән бирәләр. Бу очракта кешегә 30 ел эчендә 10-15 млн сум өстәмә түләргә туры киләчәк. Шуңа күрә икенчел базар нык тукталды", диде Сафин.

Россельхозбанкта ипотека бирү белән шөгыльәнүче Сәлимә Бакирова (ул үз исемен үзгәртүне сорады) сүзләренчә, мартта процент ставкалары 23 процентка кадәр күтәрелгән. Майда 17-18 процент тирәсе. "Апрельдә барлыгы ике ипотека бирдек, аның берсе беренчел базарга, берсе - икенчелгә. Майда да әлегә икәү генә. Мөрәҗәгать итүчеләр дә бик әз", дип сөйләде ул.

Россельхозбанк элек түбән ставка белән "Авыл ипотекасы" бирде. Ул авылларда йорт, фатир сатып алуга, йорт төзүгә бирелде. Ләкин ул соңгы елда туктатылды. Бакирова сүзләренчә, хәзер янә гаризалар кабул итә башлаганнар. "Дәүләттән субсидия көтәбез. "Авыл ипотека"сында бераз үзгәрешләр булды. Хәзер ул район җирендә фатир сатып алуга бирелми. Процент ставкасы да бераз артты", диде белгеч.

Дәүләт ярдәме яңа йортларга гына кагыла

Яңа торак сату базары әлегә җанлы. Ләкин монда бәяләр кыйбатланганнан кыйбатлана. "Яңа фатирларга 0,1 процентлы ипотека бирүчеләр да бар. Бу фатирлар әкренләп сатыла. Анда бәяләр кыйммәтрәк анысы. Гыйнварь-февраль айларында бәяләр бик нык үсте. Март, апрельдә акрынайды", ди риэлтор Артур Сафин.

Икенчел торактагы стагнация яңа фатирлар базарын да үз артыннан ияртер дип саный белгечләр. Чөнки күп кеше иске фатирын сатып, яңасын ала.

Беренчел торак базарында бәяләр кыйммәтрәк кенә түгел, бик кыйммәт күренә.

"Унистрой" ширкәтенең сатып-алу бүлеге хезмәткәре сүзләренчә, соңгы ярты елда Казанда бәяләр нык арткан. Мәсәлән, Казанның "Весна" торак комплексында төзелеп килүче йортта 34 дерткел метрлы бер бүлмәле фатирлар 7 млн сумнан башлана. Ел башыннан 5,5-6 млн сумга сатып алып булган. Урта Кабан күле буенда төзелүче йортта фатирлар 6 млн сум тора. Сибгат Хәким урамында бер бүлмәлеләр 11 млн сумнан башлана.

Фатир бәяләре төшәрме?

Restate.ru аналитикасыннан күренүенчә, Казанда февральнең 20сеннән 20 майга кадәр яңа фатирлар бәясенең бер дүрткел метры 23 процентка арткан һәм 124 мең сумга җиткән.

Уфада 8 процентка арткан һәм шулай ук 124 мең сумга җиткән. Уфада икенчел торакта фатирлар арзанрак, ә Казанда, киресенчә, кыйбатрак.

"Циан.Аналитика" мәгълүматларына караганда исә, Татарстан башкаласында торакның бер дүрткел метры уртача 169,9 мең сумга җиткән. Узган елның май аенда ул 111,4 мең сум булган.

Уфада яңа фатирларга бәяләр тагын да катырак үскән. Май аенда ул 4 процентка күтәрелеп, 118,2 мең сумга җиткән.

Domofond.ru Казанда апрельдә бер дүрткел метр 135 мең сум тирәсе, Уфада - 96 мең сум дип бирә.

Бу кризис башланганчыга кадәр бик көчле ажиотаж иде, кешеләр бик күп фатир алды. Хәзер сатулар 50 процентка төште. Әмма барыбер торак сату бара, ди Артур Сафин. Кемдер өйләнә, балалары туа, кемдер үлә һәм туганнары торакны сата, ди ул.

Хәзер процент ставкасы кими башлады. Инде 14 процентка кадәр төшеп килә. Дәүләт ярдәмле ипотека ставкасы 1 майдан 12 проценттан 9 процентка калдырылды. Фатирларны сату дәвам итәр дип саный Сафин.

"Инде алты елдан артык халыкның кереме кими, артмый. Кешеләр барыбер алалар. Фатир кирәк әйбер ул", ди риэлтор.

"Унистрой" төзелеш ширкәте вәкиле сүзләренчә, бәяләр торакка ихтыяҗ кимүгә карап түгел, ә төзелеш материалларына хакларның артуына бәйле рәвештә үзгәрә, ди ул.

"Бәяләр ничек үзгәрәсен әйтеп булмый инде. Төзелеш материалларына бәя артса, без дә хакны күтәрәбез. Без бары процентларны төшерә алабыз. Фатирга бәяләр кимерме – беркем әйтә алмый. Моңа кадәр әле төшкәне булмады", ди ул.

Төзелеш ширкәтләре төрле акцияләр кулланып халыкны үзенә җәлеп итә. Мәсәлән, иске фатирны яңасына алыштырырга мөмкин.

Шулай да күчемсез милек өлкәсендәге башка кайбер экспертлар җәйгә торгынлык дәвам итәр, бәлки, көзгә бераз кузгалыр дип фаразлый. Ләкин ул барыбер былтыргы дәрәҗәгә җитмәс диләр.

Бәяләр төшмәүнең тагын бер сәбәбе - яңа йортлар азрак төзелү

"Йортлар өчен яңа казылган җирләр бик аз. Аларның саны ике тапкырга төшкәндер. Хәзер төзүчеләр дә процент ставкасын төшкәнне көтә. Алар да бит кредит алып эшлиләр. Мондый процентлар белән төзү алар өчен отышлы түгел. Әгәр процентлар төшсә, ел ахырында төзелеш тотрыкланырга мөмкин", дип фаразлый Сафин.

Ә инде төзи башлаган йортларны тапшыра алырлармы дигән сорауга "алырлар" ди. "Төзүчеләрнең акчалары эскроу-хисапларда тора. Акчаны төзелеш ширкәтләре йортны төзеп бетергәч кенә ала алачак, шуңа күрә йортны тапшырырга тырышачаклар", ди.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG