Accessibility links

Кайнар хәбәр

Avito: Казанда яшәүчеләргә яңа йорттан фатир алу өчен 36 ел акча җыярга кирәк


Икенчел торак алу өчен исә, хезмәт хакыңның өчтән берен җыеп барганда, 33 ел көтәргә туры килә.

Казанда, керемеңнең өчтән берен аерым туплап барсаң, яңа йорттан фатир алу өчен – 36 ел, икенчел торак өчен – 33 ел акча җыярга кирәк. Бу хакта Avito тикшеренүендә әйтелә.

Аналитиклар Татарстандагы уртача хезмәт хакын 46 мең сумга якын дип бәяләгән. Татарстан башкаласында яңа йортта фатир бәясе 6 миллион сумга якынлаша. Әгәр дә гаилә кеременең 30 процентын аерым туплап барса – фатир өчен акчаны 36 елдан артык, әгәр кеременең яртысын икән - 22 елга якын җыярга туры киләчәк.

Казанда икенчел базарда фатирларның уртача бәясе – 5,5 миллион сум, керемнең яртысын аерым туплап барганда – 20 ел, өчтән берен икән – 33 елдан артык акча җыярга туры килер.

"Авито" исәпләүләренә күрә, яңа йорттан фатирга акчаны иң озак аннексияләнгән Акъярда яшәүчеләргә җыярга туры килә (хезмәт хакының яртысын җыеп барганда – 25 ел, өчтән берен икән – 42 ел). Икенче урында – Мәскәү (24 һәм 40 ел), өченчедә - Түбән Новгород (23 һәм 38 ел). Казан исә бишенче урында.

Икенчел торакка акчаны аннексияләнгән Кырымда иң озак җыярга кирәк (30 һәм 50 ел). Икенче урында – Акмәчет шәһәре (23 һәм 39 ел), өченчедә - Калининград (20 һәм 33,5 ел). Монда Казан дүртенче урында тора.

Күптән түгел Татарстанның хезмәт, социаль яклау һәм мәшгульлек министры Эльмира Зарипова Татарстанда 254 мең кеше хәерчелек чигендә яши, аларның кереме республикада билгеләнгән яшәү минимумыннан азрак, дип белдергән иде.

Татарстанда халыкның бөлгенлеккә чыгу очраклары да зур тизлек белән арта. Бу хакта Татарстан арбитраж мәхкәмәсе рәисе Максим Боровков белдерде. "2020 ел белән чагыштырганда, узган ел кергән гаризалар 50 процентка, ә каралган эшләр ике тапкырга күбрәк – 106 процентка арткан", диде ул.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG