Accessibility links

Кайнар хәбәр

Наталья Зубаревич Татарстан икътисады проблемнарын атады


Наталия Зубаревич
Наталия Зубаревич

Икътисад белгече Татарстанда фәкыйрьлек дәрәҗәсе түбән булуына шикләнеп карый. Шулай ук ул Мәскәүнең Татарстанга карата саранлануын әйтте.

20 майда KazanSummit халыкара форумы кысаларында Мәскәүдәге Социаль сәясәт институтының төбәк тикшеренүләре җитәкчесе Наталья Зубаревич махсус лекция белән чыгыш ясады. Ул Русия төбәкләрендәге вазгыять һәм Татарстанның социаль-икътисады хакында сөйләде.

Татарстанда иске нефть скважиналары ябылачак

"Апрель аенда Русиядә нефть чыгару 9 процентка кимегән. Кайда начар? Коми, Татарстан, Удмуртия, Оренбур, Самар, Волгоград. Анда иске нефть чыгару урыннары бар, аларның файдасы (дебет) аз. Шуңа да беренче чиратта шул скважиналар ябылачак", диде ул.

Республика нефть химиясе эшләнмәләрен азрак сата башлады, "Алабуга"да мөшкел хәл

Зубаревич сүзләренчә, нефть химиясе эшләнмләрен сату кимеде. ТАИФны йоткан СИБУРның республикадагы заводларына авырга туры килә.

— Бу Татарстанга кагыламы? "Казаноргсинтез", "Түбән Кама нефтехим" һәм башкаларга кагылуын атап була. Республикада машина төзелеше алга киткән. "Алабуга" махсус икътисад зонасында күп җитештерү бар. Әмма Ford китте инде.

Бүген саклагычлар мазут белән тулган. Хәзер мазутны кая куярга белмиләр. Нефть заводлары мазут ягарга тәкъдим итте. Күмердән соң иң начар экологик ягулык ул. Аны Һиндстанга бераз саталар, ләкин "дустанә булмаган" дип аталган илләргә җибәрелгән өлешне каплый алмыйлар.

Быелның беренче өч аенда Татарстанда сәнәгать 13 процентка үскән. Быел март аенда, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, үсеш 10 процентны күрсәткән. Ләкин бу чынбарлыкны күрсәтми ди Зубаревич. Чагыштыру өчен, республиканың күршесе Самар өлкәсендә сәнәгать җитештерүе 20 процентка төшкән.

— Татарстан март аен "плюс" белән тәмамлады. Ләкин бер әйберне искә төшерергә онытмыйк. 2021 елның март аенда республикада җитештерү түбән булган. Бу шушы чор белән чагыштырганда, югары нәтиҗә килеп чыга.

Татарстанда алты процентлык фәкыйрьлек дәрәҗәсен саклап калып булырмы?

Русиядә фәкыйрьлек дәрәҗәсе 12 процент дип әйтелә. Татарстанда бу күрсәткеч алты процент. "Татарстан алты процентны ничек саклап калыр? Мин хәрмәт иткән республиканың социаль яклау оешмаларында эшләүчеләргә үземнең кызгану хисләремне белдерәм. Кайвакыт беренче булырга кирәкми. Соңрак проблемнар туарга мөмкин", ди ул.

Наталья Зубаревич фәкыйрьлек дәрәҗәсен башкача санап чыгарган. Чынлыкта аларның саны 2-3 тапкырга күбрәк, ди ул. Аның исәпләвенчә, Татарстанда бу күрсәткеч 13-14 процентка җиттә.

— Русиядә 12 процент хәерчедән тыш, халыкның 14 процентының кереме 1,5 яшәү минимумына да җитми. Димәк, фәкыйрьлек дәрәҗәсе 26 процентны тәшкил итә. Русиядә яшәүче һәр дүртенче кеше йә хәерче, йә хәерчелек чигендә тора. Халыкның кереме кимүе котылгысыз хәл, Росстат ничек кенә санамасын.

Зубаревич шулай ук Татарстанда сәнәгать җитештерүе төшүе һәм ярым эшсезлек (тулы көн эшләмәүгә күчү) арту ягыннан иң югары урыннарны били диде. Республика үз салымнарын да югалтырга мөмкин дигән нәтиҗәгә килгән икътисад белгече.

Мәскәү Татарстанга карата саранлык күрсәтә

Сугыш шартларында Татарстан бюджетына нинди зыян киләчәк? Моңа кадәр Татарстан 21 млрд сум керемен югалтырга мөмкин дип әйтелгән иде.

Зубаревич әлегә зур проблемнар күрми, табыш бар, табышка салым кереп тора ди. Ләкин ел ахырына ни булачагы билгесез ди ул.

— Без экспортка күпме сата алачакбыз? Кыйммәтләнгән логистика аша ташламалы бәяләргә саткан очракта нинди табыш алачакбыз? дип сорый ул.

Зубаревич шулай ук федераль бюджетның төбәкләргә 1 трлн сум бүлеп бирүен телгә алды, ләкин бу акчаның ничек таратылуы аңлашылмый диде.

— 2020 елның ковид кризисында Татарстан үзенең 45 млрд сум керемен югалтты һәм барлык трансфертлар белән санаганда, федераль бюджеттан 48 млрд сум алды. Башкортстан исә, 25 млрд сум югалтты, ләкин 45 млрд алды. Мәскәү өлкәсе керемен югалтмады, әмма аларга 48 млрд бирелде. Кемгә ничек ярдәм итүләрен аңлау катлаулы. Трансфертлар төрле оешмалар аша килде, координация начар эшләде. "Иптәшләр, сез бай бит, үзегез хәл итәрсез. Эчке ресурсларны үзегез табарсыз", дигән рәсми рәвештә әйтелми торган сүзләр бар.

Татарстан зур хезмәт куя, күп акча эшли. Ә республикада җыелган салымның 60-65 проценты федераль бюджетка китә. Үпкә бармы? Бар. Бу чимал рентасы. Сезне тынычландырыр өчен Ханты-Манси автоном бүлгесе мисалын китерим. Төбәктә җыелган барлык салымнарның 9 проценты үзләрендә кала, 90,5 проценты федераль бюджетка китә. Менә кемнәр Русияне ашата.

Зубаревич үз лекциясендә Русиянең башкаласын күчерү идеяләренә дә тукталды. Мондый чыгымнар нигезсез, башкаланы күчереп кенә Русиядә сәяси институтлар үзгәрә алачагына ышанмыйм диде ул.

  • 24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Сугышның максаты Украинаны "денацификацияләү" һәм "демилитаризацияләү" булуын белдерсә дә, конкрет нәрсәне күз алдында тотуын әйтмәде. Сугыш сәбәпле Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу чикләүләр сәясәтчеләрнең һәм түрәләрнең генә түгел, гади халыкның да тормышына нык тәэсир итә. Сугышка каршы булган йөзләрчә чит ил ширкәте Русиядә эшчәнлекләрен туктатты.
  • Рөстәм Миңнеханов Путинның сугыш башлау карарын хуплап чыкты чыкты. "Бу шартларда без бөтен җәмгыятьнең бергә туплануын, бердәмлекне күрсәтергә, ил җитәкчелеге карарына теләктәшлек белдерергә тиеш. Ышанам ки, без яңа каршылыкларны бергә җиңәчәкбез", диде Миңнеханов.
  • Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин сүзләренә караганда, апрель аеннан башлап салымнар тагын кимергә мөмкин. Республика министрлыклары бер төркем оешмалар белән якынча фараз да ясаган. "Керемнәрнең якынча 21 млрд сумга кимүе фаразлана. Табышка салым туплануга санкцияләрнең йогынтысын бәяләү максатында әлеге эш алга таба дәвам итәчәк", диде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG