8 июньдә Казанның Пирамида концерт залында "Бергә" дип исемләнгән хәйрия концерты узды. Аннан җыелган акча Украинаның фетнәчеләр контролендәге "Донецки халык республикасы"на ("ДНР") һәм "Лугански халык республикасы" ("ЛНР") дип аталган өлешләренә ярдәмгә тотылачак дип игълан ителгән иде. Тик, нигәдер, концертка билетлар уку йортларында, заводларда һәм башка бюджет оешмаларында теләүчеләргә бушлай таратылды.
Концерт "Беҙ бергә – Мы вместе" проекты кысаларында Башкортстан һәм Татарстанның танылган артистлары катнашында оештырылды. 25 майда Уфада, "Башкортостан" дәүләт концерт залы сәхнәсендә дә, "ДНР" белән "ЛНР"га ярдәмдә бергә булу идеясе белән беренче концерт узган иде. Бу шуның дәвамы – проектның Татарстандагысы.
БИЛЕТЛАРНЫ МӘДӘНИЯТ МИНИСТРЛЫГЫ ТАРАТКАН
Концертка әзерлек билет алудан башлана, бу чараның бәянен да шуннан башлыйк.
8 июнь көнне дә, аңа кадәр дә, Пирамида кассасында бу концертка билет алып булмады. Сак хезмәте кассаның ябык булуын белдерде. Билетны кайдан алып була дигән сорауга, бөтенләй алып булмавын әйтте.
— Концертка билетлар сатылып түгел, чакыру билеты буларак бирелә. Аны мәдәният министрлыгы бүлеп таратып бетерде, сатуда юк. Касса бикле. Каян алып булганын да белмим хәзер, — диде сакта торучы ир. Тик ул аз гына ялгышкан булып чыкты.
Кассир.ру арадашчы сайтында концертка билетлар бар иде. Билет бәяләре 600-1500 сум дип куелган. Концерт алдыннан да сатуда билетлар күренә – иң арзаны 800 сум – урыны балконда. Партер, амфитеатрда 1300-1500 сумга 16 билет табып була иде. Гадәттә, театр-концертларга билет сатып алганда, төрле тамашачы аны төрле урынга ала һәм сатылмый калган урыннар залда таралып урнаша. Ә биредә сатуда калган билетлар барысы да бер тирәдә – рәте белән тора.
Бу табышмакның чишелеше концерт алдыннан Пирамида ишек төбенә килеп баскач аңлашылды: һәркемнең кулында "Сату өчен түгел!" дип зур хәрефләр белән язылган чакыру билетлары иде.
Билетсыз кешеләргә, Пирамидага керү юлында ук, шундый чакыруларны бушлай таратып торучылар да бар.
Билетларны кайдан алулары белән кызыксынгач, ирле-хатынлы бер гаилә билетларны 40нчы завод эшчеләренә бушлай таратулары турында сөйләде.
— Аны бюджет оешмаларына бүлеп таратканнар дип аңладым. Завод саен 15-20 билет. Мин 40нчы заводта (Күкерт заводы - ред.) эшлим, теләүчеләргә бушлай бирделәр, алып калдым, — диде ханым.
Боралак заводыннан, Кирпеч заводыннан килдем, дип әйтүчеләр дә очрады.
Концертка республиканың көньяк-көнчыгыш чигендәге Чүпрәле районыннан ук килгән ир белән хатын бу чакыруны улларының уку йортында таратулары турында әйтте.
— Улыбыз Нефтехимия көллиятендә укый, шунда таратканнар. Бушлай түгелдер инде, сатып алгандыр, патриот малай ул безнең, — диде хатын.
Концертка керүчеләр арасында Кассир.ру-дан билет сатып алучылар аерылып тора: алар билетны А4 форматына бастырып килгән һәм зур кәгазьләре ерактан ук күренә. Арада андыйлар бик аз, бармак белән генә санарлык. Ишек төбендә билет ертып торучы кызларның кулында да чакыру билетларыннан калган җирән кәгазьләр генә. Димәк, башкалар бар да бушлай чакыру билетлары белән килгән.
Боларны күргәннән соң, кара акыл белән исәп-хисап ясасаң да, хәйрия концертының, билет сатып, файдага түгел, зыянга гына уздырылуын аңларга мөмкин. Пирамида концертлар залын арендалау, Башкортстаннан җырчыларны китертү, билетларны кәгазьгә бастыру һәм башка вак-төяк чыгымнарны санасаң да, чараның матди керем ягы минуска китә. Бу проектның бердәнбер файдасы – завод эшчеләре бушлай концерт карый алды. Башкортстан артистларын Татарстан эшчеләре тагын кайда һәм ничек күрер иде.
"МИЛЛӘТ НИГЕЗЕ МӘРХӘМӘТЛЕЛЕКТӘ"
Концертны Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова үзе сәхнәгә чыгып ачып җибәрде. Ул башкортча: "Хайерле кис, дустар!" дияргә тырышты, бик үк килеп чыкмады. Аннан соң, татарча җөмләләр төзергә омтылды.
— Беләсезме, бүген бернинди рәсми сүзләр кирәк түгел. Мин ике генә фикеремне әйтергә тиеш. Бүген гади чара гына түгел, зур вакыйга. Бүгенге чара – үзе бер көчле күпер. Минемчә, безнең халыкка шушы күпер бик кирәкле. Икенчедән, без һәрвакыт үзебезгә сорау бирәбез: нәрсә безнең дөньяда иң кирәклесе? Минемчә, иң кирәкле бүген мәрхәмәтлек, шәфкатьлелек һәм мин ышанам: безнең милләт нигезе – мәрхәмәтлелек. Шуңа күрә мин сезгә чын күңелдән рәхмәт сүзләрен әйтәм, килгәнегез өчен рәхмәт. Без бергә, без булдырабыз, — диде ул чыгышының татарча өлешендә һәм бу концертны уздыру идеясе ничек туганын төзек урысча җөмләләр белән дәвам итте.
— Бу чараның идеясе Татарстанның Зур концертлар залында Башкортстан республикасы Дәүләт симфоник оркестры концерты вакытында туды. Анда татар һәм башкорт композиторлары әсәрләре яңгыраган иде. Мин Башкортстан мәдәният министры Әминә Шәфиковага да рәхмәт әйтергә телим. Алар 25 майда проектны башлап җибәрде, без бүген эстафетаны кабул итеп алабыз. Безнең уртак проектлар һәрвакыт яхшылыкка, дуслыкка һәм шәфкатьлелеккә юнәлгән, — диде министр.
Шуннан соң, алып баручы, экрандагы куар-кодка игътибар итәргә кушты. "ДНР" һәм "ЛНР"га ярдәм итәргә теләүчеләр, шул код аша үзләре теләгән кадәр акча җибәрә алуын әйтте. Ул куар-код концерт барышында тагын ике-өч тапкыр экранга чыгарылды. Алып баручы шуның аша акча күчерергә мөмкин булуын искә төшереп торды.
АЗ СҮЗЛЕ КОНЦЕРТ
Концертны Башкорстанның атказанган артисты, мульти инструменталист Зәйнетдин башлады. Аннан соң Роман Плеханов, Рәфис Сирусин, Раяз Фасыйхов, "Казан" бию ансамбле, Рөстәм Гыйззәтуллин, Әлфия Нигъмәтуллина, Филүс Каһиров, Илнат Фәрхуллин, Зөфәр Билалов, Зәйнәп Фәрхетдинова, "Аргымак" төркеме, Гүзәл Уразова, Зөлфәт Хәким чыгыш ясады. Әллә шулай кушылган иде, әллә җырчылар үзләре шулай теләде – сәхнәдән артык сүз сөйләүче булмады. Барысы да икешәр җыр башкарды. Аерым алганда, берничә чыгыш йә җыр тексты, йә әйтелгән берничә сүз белән игътибарны җәлеп итте.
Зәйнәп Фәрхетдинова "Ничек хәлләрегез?" дигән җырын башкарды.
"Ничек сезнең хәлләрегез,
Нәкъ безнеке кебекме?
Башка төшкән хәсрәтегез
Үзәкне өзәрлекме?" дип җырлады Фәрхетдинова.
Җырының азагын, хәл-әхвәлнең авырлыгына ишарәләп:
"Әрнүләргә чара тапмый,
Бүре кебек улыйсылар килә", дип тәмамлап, бүре кебек улап та күрсәтте.
"...Башкортлардан җиргә туа ил батырлары", дип җырлады Әлфия Нигъмәтуллина.
"Аргымак" төркеме солисты Ринат Рамазанов "ДНР" һәм "ЛНР"га куар-код аша акча җибәрү мөмкин булуын тагын бер кат искә төшерде. Икенче дөнья сугышында һәлак булган, Украинаның Луһански өлкәсендә җирләнгән генерал Миңнегали Шәйморатовка багышлап җыр башкардылар. Сүз уңаеннан, Башкортстанда Росгвардиянең Миңнегали Шәйморатов исемендәге бүлеге дә бар һәм шул бүлек хезмәткәрләре әле узган атнада гына Украинадагы Русия башлаган сугыштан кайтты. Шәйморатов Башкортстанның Кырмыскалы районында туган. Башкорт милләтчеләре аны башкорт ди, татар милләчеләре киресен исбатлый.
Гүзәл Уразова һәрвакыттагыча җитәкчеләргә рәхмәт сүзләре яудырды: "Рәхмәт яусын републикабыз җитәкчеләренә, мәдәният министрлыгына! Ирада Хафизҗановнага рәхмәт шушы концертта бүген безне булдырганыгыз өчен! Илгә ярдәмегез өчен рәхмәт!" диде Уразова.
Концертта Зөлфәт Хәким дә катнашты. Әлегәчә ул мондый чараларда күренмәде. Сәхнәгә чыккач, ул берничә сүз әйтте дә, аннары аклангандай "бездән тормый инде" дип җөпләп тә куйды.
— Бу дөньяда вәхшилек тә күп, әмма мәрхәмәтлелек тә бар. Бу дөньяда рәхимсезлекләр белән дә көн аралаш очрашып торабыз. Әмма игелеккә миһербанлылыкка да һәрвакыт урын табыла, урын бар. Без бу кечкенә планетада яшәргә дучар ителгән, без шушы хәяттә яшәргә мәҗбүр, шуңа сынауларга да түзәбез, сынмыйбыз һәм юк кына, вак кына шатлыкларга куанып яшәвебезне дәвам итәбез. Дөнья шулай бара инде ул. Барыгызга да хәерле киләчәк, гомумән барысы да хәерле булсын, шуны телим, калганы бездән тормый инде, — диде Зөлфәт Хәким.
һуманитар ярдәмгә күпме акча җыелуы билгесез, аның конкрет кемгә җибәреләчәге дә игълан ителмәде. "Урыс дөньясын", "урысча сөйләшүчеләрне һәм уйлаучыларны" яклау өчен сугышта Идел буе төбәкләре арасында Донбасска иң күп һуманитар ярдәм җибәрүче республикалар — Татарстан белән Башкортстан. Урыс төбәкләреннән ул кадәр күп акча җыелмый. Чаллыга Донбасстан китерелгәннәр өчен Татарстан бюджетыннан ай саен 12 млн сум бирелә. Өстәвенә мондый концертлар да оештырыла.
- 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украина җирләренә тулы масштаблы хәрби һөҗүм башлавын игълан итте. Русия пропагандасы Украинага каршы сугышны Донбасс халкын яклау ихтыяҗы белән аңлатырга тырыша. Азатлык әлеге тезисның ялган булуы турында язды.
- Русия хакимияте төрле юллар, ысуллар белән аклау чаралары оештыра, бу эшкә татар-башкорт сәнгатькәрләре дә тартып кертелә бара. Сугышны хуплаган концертлардан тыш, Татарстанда Донбасска һәм Донбасс качакларына акча һәм һуманитар ярдәм җыю өчен хәйрия концертлары да уздырыла.
- Җырчы Фирдүс Тямаев та үз җанатарларыннан акча җыя башлады. Бу хакта ул Instagram-дагы сәхифәсендә язып чыкты. "Безнең ил өчен көрәшкән, алгы сафларда барган, 26нчы отрядта хезмәт итүче спецназ егетләребезгә хәйрия концерты уздырачакбыз" дип игълан итте Тямаев. Моннан тыш, ул концертларында махсус фондка хәрбиләр өчен акча җыелуы турында да белдерде.
- 23 апрельдә Татарстанның Актаныш районы Сәфәр авылы мәдәният йортында да хәйрия концерты оештырылды. Донбасс кешеләренә ярдәм итү өчен "Мәрхәмәтле йөрәк" дигән бу чараны оештыруны авылның мәдәният йорты җитәкчесе Илдус Һадиев тәкъдим иткән.
- Элегрәк Татарстанның Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды да Казанның филармония залында "Кайсыгызның кулы җылы" исемле махсус концерт уздырган иде. Ул Украинадагы сугышта һәлак булган татарстаннар хөрмәтенә багышланды, концерттан кергән табыш Донбасска ярдәм итүгә җибәрелүе әйтелде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!