Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук саклау оешмалары интернеттагы сепаратизмга кагылышлы язмаларны ныграк күзәтә башлаган


Адвокат Сергей Бадамшин фикеренчә, теләкләре булганда хокук саклаучылар кануннарны кулланып, төбәкләр автономиясен киңәйтергә кирәк дип фикер алышучыларны да эзәрлекләргә мөмкин

Русиядә хокук саклау оешмалары сепаратизм, федерализация һәм төбәкләр автономиясен арттыру белән бәйле интернетта чыккан постлар һәм фикерләрне күзәтүне көчәйткән. Бу хакта "Ярновости" басмасына эчке эшләр министрлыгы оешмаларына якын берничә әңгәмәдәше сөйләгән.

Хокук саклаучылар хәзерге вакытта социаль челтәрләрдә "Русия таркалса да куркыныч юк дигән мәгълүматларны даими таратып торалар" дип искәртә, дигән чыганакларның берсе. Коррупциягә каршы көрәш фонды мөдире Леонид Волковның роликлары, Гарри Каспаровның сүзләре, "Азат Бурятия" ("Свободная Бурятия") сугышка каршы көрәш фонды шигарьләре моңа мисал итеп китерелгән.

"Турыдан-туры аерылып чыгарга өндәүләр генә тыелган, ә мондый проектлар "федерализация", "төбәкләр бәйсезлеген арттыру" һәм башкалар артына яшеренә. Моның чит илдән оештырылуы һәм финанслануы турында белешмәләр бар. Иң радикалларын эзәрлекләячәкләр", дигән басманың икенче бер әңгәмәдәше.

Административ хокук бозулар кодексының 20.3.2 маддәсенә ярашлы, интернетта Русия бөтенлеген бозуга юнәлгән гамәлләр кылырга чакырган өчен, 70 меңнән 100 мең сумга кадәр штраф җәзасы бирелә. Канунны икенче тапкыр бозганда, Җинаять кодексының 280.1 маддәсе нигезендә җинаять эше ачылырга мөмкин, биш елга кадәр иректән мәхрүм итүләре бар.

Адвокат Сергей Бадамшин фикеренчә, теләкләре булганда хокук саклаучылар бу кануннарны кулланып, Русиянең таркалуы тарафдарларын гына түгел, төбәкләр автономиясен киңәйтергә кирәк дип фикер алышучыларны да эзәрлекләргә мөмкин.

"Кешенең, әйтик, ниндидер федераль вәкләтләрне төбәкләргә тапшырырга мөмкин булуы турындагы фикерендә чакыру бөтенләй дә булмаска мөмкин, әмма хокук саклаучылар җәлеп итә торган белгечләр, бу фикердә яшерен чакыру бар, дип нәтиҗә ясарга мөмкин, дип аңлаткан юрист.

Төбкләрдәге активистлар да моннан шикләнә - "Азат Бурятия" фондын оештыручы Александра Гармажапова әйтүенчә, оешма Русия кануннары кысаларында эш итә һәм дәүләтнең тышкы чикләрен бүлмичә генә чын федерализмны хуплый.

Әмма аның проекты көчәйтелгән күзәтү астында калганнар исемлегенә кергән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG