Accessibility links

Кайнар хәбәр

Токио университетында башкорт һәм чуаш телләре курслары оештырыла


Токиода татар теле дәресе, архив фотосы
Токиода татар теле дәресе, архив фотосы

Моңарчы Токио чит телләр университетында татар теле дәресләре дә оештырылды, алар шулай ук дәвам итә.

Токио чит телләр университетында (TUFS) бу җәйдә башкорт һәм чуаш телләре кыска курслары оештырылачак. Алар онлайн рәвештә Open Academy платформасы белән оештырыла. Бу хакта Азатлыкка әлеге курслар укытучысы Юто Хишияма хәбәр итте.

— Мин бу университетта татар телен 2021 елның апрель аеннан бирле укытам. Быел башкорт һәм чуаш телләрен дә укыту теләге туды. Университет бу тәкъдимемне хуплады, — дип сөйләде Хишияма.

Токиода татар теле дәресләре турында Азатлык инде язган иде. Аны укыту университетта дәвам итә. Быелгы курсларга татар теленә 11, башкорт теленә 17, чуаш теленә 22 кеше язылды. Дәресләр август азагында башланачак.

Дәресләр түләүле, алар онлайн рәвештә оештырылачак.

— Курслар япон телендә үткәреләчәк, шуңа язылучыларның күпчелеге – японнар. Кайберәүләр башкорт һәм чуаш телләре дәресләренә татар теле курсларыннан соң язылды. Алар гомумән телләр белән кызыксыналар, телләр өйрәнергә яраталар, — дип аңлатты Азатлыкка Юто Хишияма.

Ул укытуда үзе төзегән дәреслекләр кулланырга җыена. Моңарчы татар теленнән язылган дәреслектән тыш, хәзерге вакытта Хишияма башкорт һәм чуаш теләреннән японча дәреслек төзи.

2021 елда Юто Хишияма Токио чит телләр университетында түләүле татар теле дәресләрен башлаган иде. Өч курс дәвамында татар телен 36 кеше өйрәнде, ди ул.

Түләүле курслардан тыш татар теле университетның үзендә дә укытыла.

Соңгы елларда Япониядә татар теле белән кызыксыну шаукымы күзәтелә. Дистәләгән яшь кеше татар телен өйрәнә, Казан оештырган олимпиадаларга килә, япон университетларында татар халкы, Татарстан турында чаралар уздыра. Токиода хәтта татар теле курслары да оештырылып килде, анда күбесенчә япон яшьләре йөргәне билгеле.

Азатлык татар теленә гашыйк булган чит ил яшьләре белән даими таныштырып килә: татар теленнән Халыкара олимпиадада җиңгән Юто Хишияма һәм Мидзуки Сакурама, шулай ук татар теле белән кызыксынган Масая Сешимо, Чихиро Тагучи, Казуки Аояма безнең укучыларга яхшы таныш. 2019 елда татар теленнән Халыкара олимпиадада Икуми Һиде катнашты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG