Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нефть бәяләре 100 доллардан төште


Нефть бәяләре чәршәмбе апрель ахырыннан беренче тапкыр 100 доллардан төшеп китте. Моны экспертлар рецессия ихтималы һәм ягулыкка ихтыяҗның кимүе белән аңлата. 

Brent маркалы нефтьнең бәясе чәршәмбе 3 процентка төшеп 99 доллар 31 центка җитте. АКШта табылучы нефть 98,53 доллар булды. Бер ай элек бер мичкә 120 доллар тора иде.

New York Times аналитиклары нефтькә бәяләр ике факторга бәйле булачак ди: рецессиянең җитдилеге һәм Кытайда энергия чыганакларына ихтыяҗ. Кытайда әле икътисади активлык коронавирус пандемиясенә каршы көрәш чаралары белән чикләнгән.

Bloomberg агентлыгы мәгълүматларына караганда, АКШ беректәшләре белән Русиядән импортланган нефть бәясен 40-60 доллар белән чикләү турында уйлый. Моның максаты - Русиянең экспорт керемнәрен киметү һәм шул ук вакытта Русия нефтен дөньядагы кулланучылар өчен саклау.

Кайбер көнбатыш илләрнең Русия нефтеннән баш тартуы нефтьне Һиндстан һәм Кытайга сатуны кискен артуга китерде. Алар Русия нефтен зур ташламалар белән ала. АКШ яңа тәкъдим Пекин һәм Делига да кызыклы булыр, алар да яңа импорт режимына күчәр дип өметләнә.

Яңа кагыйдәләрнең кайчан гамәлгә керүе билгеле түгел. Моны башкарып чыгуда күп киртәләр бар ди Bloomberg сораштырган белгечләр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG