Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан умартачылары юкә агачларын кистертмәү өчен "Кроношпан" ширкәтенә каршы чыккан


Узган елның ахырында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров ширкәткә урман кишәрлекләре сайлап бирергә кушкан иде. "Кроношпан" республиканың Архангел, Иглин, Благовещен, Нуриман кебек районнарындагы зур урман кишәрлекләрен кисмәкче диелә.

Башкортстан умартачылары агач эшкәртүче "Кроношпан" оешмасының эшчәнлегенә ризасызлык белдерә. Узган елның ахырында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров ширкәткә урман кишәрлекләре сайлап бирергә кушкан иде. "Кроношпан" республиканың Архангел, Иглин, Благовещен, Нуриман кебек районнарындагы зур урман кишәрлекләрен кисмәкче. Бу хакта Mkset яза. Басма мәгълүматынча, барлыгы 45 мең гектар турында сүз бара.

Арендага бирү өчен урман кишәрлекләре инде сайланган, шуңа Архангел районы хакимияте умартачылар белән җыелышлар уздырмакчы диелә.

Тик җирле умартачылар урман кисү ниятләренә каршы. "Кроношпан" – Уфага якын булган районнардан кишәрлекләр карый, әмма бу урманнарда умартачылар өчен әһәмиятле юкә агачлары үсә. Төбәкнең "Башкортстан умартачылар" иҗтимагый оешмасы рәистәше Иван Вавилов әйтүенчә, юкә агач эшкәртүче шикрәтне дә кызыксындыра.

"Юкә йомшак, аны яруы – имән яки каенны яруга караганда икътисади яктан отышлырак. Пычаклары тиз тузмый. Урман хуҗалыгы министрлыгы өчен юкә - эшкә яраксыз агач, әмма безнең өчен ул бал чыганагы" ди ул.

Иглин районындагы урманнар да киселәчәк, җирле умартачыларның фикере исәпкә алынырмы - әлегә билгеле түгел диелә.

Иван Вавилов белдерүенчә, "Кроношпан"га дәгъвалар моның белән генә бетми.
"Ширкәт урманнарның зур кишәрлекләрен эшкәртә. Башта чүп-чарны эшкәртәчәк дигәннәр иде: шәһәрдә ботакларны кисәләр. Ә чынлыкта агач эшкәртәләр", дип искәрткән ул.

Башкортстанның умартачылык һәм апитерапия фәнни-тикшеренү үзәгенең умартачылыкны инспекцион күзәтү бүлеге җитәкчесе Руслан Каипкулов "Кроношпан" "артык күпне тели" торган ширкәт дип саный.

"Бу – Русиядә эшли торган чит ил ширкәте. Кемгә эшлиләр? Нинди салымнар түлиләр? Халыкка файдасы булса, күбрәк кеше эшләсә, Башкортстан халкына агач материалларга ташлама ясалса – бер хәл. Шуңа күрә мин "Кроношпан"га нинди дә булса җир кишәрлеге бирүгә каршы. Әнә, районнардагы вак эшмәкәрләр акча эшләсен, алар күп, аларның гаиләләре бар. Ә "Кроношпан" гаиләләрне ашатамы?" дип белдергән ул басмага.

Умартачылар 45 мең гектар – артык зур кишәрлек дип саный һәм аның күләмен киметүне таләп итә. Шулай ук алар юкәләрне кистерүгә каршы.
"Кроношпан" баш мөдире Ардашер Курбаншо басмага безнең ширкәт Башкортстанда да, Русиядә дә бер генә агачны да кисмәде әле, дип белдергән. Аның әйтүенчә, оешманың ниятләре торак пунктларның, халыкның, умартачыларның мәнфәгатьләренә зыян салмаячак. "Бал кортлары умарталыктан өч километр ераклыкка гына оча, 40-50 километрда агач кисү аларга зыян китерә алмый", дигән ул.

Курбаншо сүзләренчә, Башкортстанның урман хуҗалыгы министрлыгы оешмага урман кисү өчен 1,4 миллион шакмак метр кишәрлек бүлеп биргән, әмма бу мәйданның 60 процентын кисүдән ширкәт үзе баш тарткан, чөнки ул кишәрлекләр дәүләт паркларына, умарталыкларга якын урнашкан иде, дип аңлаткан җитәкче. Ул канәгатьсезлек белдергән умартачылар белән күрешергә әзер булуын белдергән. "Теркәлгән умарталыкларны урап узачакбыз" дип вәгъдә иткән.

Быел кыш Башкортстан умартачылары хакимиятләрнең дистәләгән җир кишәрлеген француз инвесторларына бирүенә каршы чыккан иде. Әлеге флешмоб 20 февральдә Ишембайда Исәкәй һәм Макарова авылларын тоташтырган юлда үтте. Каршылык чарасында мең ярымга якын кеше ара калдырып тере чылбыр булып тезелеп басты, ул берничә чакрымга сузылды.
Ишембайда бал җитештерү белән шөгыльләнергә ниятләгән француз инвесторлары март башында инвестиция проектларын "туңдырып торырга" мәҗбүр булуларын хәбәр итте. "Би Хэппи" оешмасына нигез салган Патрик Һоффманн ширкәтнең урмандагы 14 кишәрлекне бирү турындагы аукционда катнашудан баш тартуын әйтте һәм бу җирле умартачыларга "җан тынычлыгы" бирер диде.

Австриянең Kronospan Holdings East Limited компаниясе 2012 елда Уфада агач эшкәртү заводы төзү буенча республика белән инвестиция килешүе төзегән иде. 2013 елда аны төзү эшләре башланды. 2013 елда җәмәгатьчелекнең каршылык чаралары нәтиҗәсендә төзелеш туктап торды, ләкин 2014 елда завод дәүләт эксперизасы үтеп төзелеш дәвам итте. 2015 елда ул эшли башлады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG