Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан башлыгы умартачылык турында канун имзалады


Аерым алганда, яңа канун элекке зиратлар, үләт базлары, шулай ук элек төрле калдыклар ташланган урыннарда умартачылык объектларын урнаштыруны тыячак.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров умартачылык турында канун имзалаган. Бу хакта Башкортстан Корылтаеның матбугат хезмәте хәбәр итә. Канун бал кортларын һәм умартачылык продукциясенең сыйфатын яклауга юнәлдереләчәк диелә.

Корылтай рәисе Константин Толкачев сүзләренчә, яңа канун элекке зиратлар, үләт базлары, шулай ук элек төрле калдыклар ташланган урыннарда умартачылык объектларын урнаштыруны тыячак.

Республикада чәчүлек җирләрен химик эшкәртүгә кагылышлы үзгәрешләр дә бар диелә. Химик эшкәртүләр турында ул урыннан җиде чакрым радиуста яшәүчеләргә алдан хәбәр итәргә, шулай ук агулауларның вакыты, ысулы, кулланылган пестицидлар һәм агрохимикатлар, аларның куркынычы классы турында мәгълүматны, бал кортларын умарталардан чыгармый торырга киңәш ителгән вакытларны алдан белдерергә кирәк булачак.

Парламент рәисе бал кортларының бөтен дөньяда кимүе тенденциясен аеруча искәрткән. Аның сүзләренчә, соңгы берничә елда кайбер илләрдә бал кортлары гаиләләренең 30-50 проценты үлүе теркәлгән.

2019 елның җәендә Татарстан, Башкортстан, Мари иле, Удмуртия, Брянски, Воронеж, Липецки, Мәскәү, Түбән Новгород һәм башка күп кенә төбәкләрдә күпләп умарта кортлары үлде. Моңа пестицидлар куллану сәбәп булгандыр дип фаразланды.

Узган ел да Башкортстанда умарта кортлары күпләп үлгән иде.

Белгечләр моңа янә "басуларны пестицидлар һәм агрохимикатлар белән агулау сәбәпче", дип белдерде.

Быел февральдә Башкортстанның Ишембай районындагы кайбер авылларында умартачылык белән бәйле каршылык чаралары узды.

Ишембай районындагы Саргай, Ибрай һәм Исәкәй авыллары халкы якын тирәдәге җирләрне "Би Хэппи" француз инвесторлары ширкәтенә арендага бирүгә каршы чыкты. Халык, беренчедән, аренда җирләре "Ишембай" зоология тыюлыгына керә дип борчылса, икенчедән, бал кортларының җирле токымнары юкка чыгар дип куркуын белдерде.

Русия Украинага һөҗүм иткәннән соң, Ишембайда бал җитештерү белән шөгыльләнергә ниятләгән француз инвесторлары март башында инвестиция проектларын "туңдырып торырга" мәҗбүр булуларын хәбәр итте.

"Би Хэппи" оешмасына нигез салган Патрик Һоффманн "проекттан тулысынча баш тартырга теләмим һәм бер елдан соң – сәясәт икенче планга күчкәч, сәүдә-икътисади, инвестицион элемтәләр кабат торгызылгач, аңа кабат әйләнеп кайтырга әзермен", диде.

Шул ук вакытта Һоффман "Би Хэппи" ширкәтенең урмандагы 14 кишәрлекне бирү турындагы аукционда катнашудан баш тартуын әйтте һәм бу җирле умартачыларга "җан тынычлыгы" бирер диде.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG