Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ишембай умартачылары башкорт балы җитештерүне француз инвесторына бирүгә каршы көрәшә


Ишембай районындагы Саргай, Ибрай һәм Исәкәй авыллары халкы якын тирәдәге җирләрне арендага бирүгә каршы чыкты. Бу җирләр Франция инвесторларына умартачылык өчен бирелергә мөмкин ди алар. Халык, беренчедән, аренда җирләре "Ишембай" зоология тыюлыгына керә дип борчыла, икенчедән, бал кортларының җирле токымнары юкка чыгар дип курка. Азатлык әлеге теманы өйрәнде.

Башкортстан авыл хуҗалыгы министрлыгы фәрманыннан күренүенчә, 5 мартта Макаровский урманчылыгындагы 14 җир кишәрлеген 12 елга "авыл хуҗалыгы эшчәнлеге (умартачылык)" өчен бирү турында аукцион узачак. Әлеге җир кишәрлекләре Саргай, Исәкәй һәм Кулугнино авыллары янында урнашкан һәм "Ишембай" зоология тыюлыгына керә. Халык бу җирләр француз инвесторларының "Би Хэппи" ширкәтенә биреләчәк дип фаразлый.

Исәкәй авылында яшәүче Әмир Рәхимовның шәхси хуҗалыгында 25 умарта бар. Авылда 60лап умартачы, барлык умарталар саны 400дән арта. Бу якларда бары тик диярлек башкорт бал кортларын гына үрчетәләр һәм юкә балы аларның иң яхшы табышы санала. Әмма юкә урманы бу якларда мул уңышны уртача биш елга бер генә бирә. Юкә балын җыю ике атнадан артмый. Кайбер елларда юкәдән бал булмый да кала. Кортлар балны күбрәк башка чәчәкләрдән җыя.

Әмир Рәхимов әйтүенчә, әлеге инвесторлар бу якларда умартачылык белән инде ике ел элек үк шөгыльләнә башлаган һәм алар бирегә башка токымлы бал кортларын китерә.

Авыл халкы каршы чыкты, аларны Саргай, Исәкәй авыллары биләмәләренә кертмәдек

— Алар минем кортларның урманга оча торган юлына үз умарталарын китереп куярга телиләр. Минем кортлар кая очарга тиеш? Алар бу якларга инде ике ел рәттән "карника" токымлы бал кортларын китерде. Әмма авыл халкы каршы чыкты, аларны Саргай, Исәкәй авыллары биләмәләренә кертмәдек, 9 чакрым ерактарак урнашкан Җигән авылы басуына куйдылар умарталарын. Шулай ук ерактарак Казарма дигән урын бар, анда да куйдылар. Ул якта юкә ике атна соңрак чәчәк ата. Безнең авыл янында юкә чәчәк атудан туктауга без үзебез дә умарталарны шул якларга күчереп алабыз, - ди Рәхимов.

Җирле умартачыларны иң борчыганы — башкорт кортларының читтән китерелгән кортлар белән кушылуы нәтиҗәсендә башкорт кортлары токымының юкка чыгу куркынычы. Ризасызлык белдерүче җирле умартачылар 5 февральдә җыелыш уздырып, Ишембай районы хакимияте белән очрашу өчен 12 вәкил сайлаган.

7 февральдә хакимият аларның 5сен генә кабул итәргә ризалашкан. Рәхимов әйтүенчә, очрашуга "Би Хэппи" ширкәте вәкилләре килүе вәгъдә ителсә дә, алар килмәгән.

Рәхимов сүзләренчә, хакимият белән очрашудан чыккач, кайтып китәргә җыенганда умартачылар янына полиция килеп туктаган һәм әлеге видеомөрәҗәгатькә бәйле рәвештә полиция бүлегенә чакырган.

"Үз җиребезгә үзебез хуҗа" дигән плакатны ошатмаганнар

— Янәсе без рөхсәтсез җыен оештырганбыз. Бигрәк тә "Үз җиребезгә үзебез хуҗа" дигән плакатны ошатмаганнар. Әмма без сәясәт белән шөгыльләнмибез. Аңлатма язарга куштылар, мин конституциянең 51нче маддәсенә (үзеңә, гаилә әгъзаларыңа каршы шаһит булмау турында) нигезләнеп, аңлатма язудан баш тарттым. Башкалар язды, - ди умартачы.

Аның фикеренчә, бу җирләрне инвесторларга бирергә район җитәкчелегенә Уфадан кушканнар.

— Тел төпләреннән шунда уң аңлашыла. Алар бу җирләрне умартачылык өчен алмыйлар бит дип аңлаттылар хакимияттә. Әмма без ул ширкәтнең умартачылык белән шөгыльләнүен бик яхшы беләбез. Ике ел рәттән китерделәр бит инде умарталарын. Бу җирләрне чит инвесторларга бирергә телиләр. Минем күп танышларым, бер күршем дә, авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә. Җирләрнең аукционга куелуын җирле халык белми дә калды, ә бит аны астан башларга тиешләр иде, - ди Әмир Рәхимов.

Хәзер җирле халык ничек итеп аукционда җиңеп ул җирләрне чит инвесторларга бирмичә, үзләрендә калдыру турында баш вата.

Биология фәннәре докторы, Русия фәннәр академиясенең Уфадагы фәнни үзәге хезмәткәре Елена Салтыкова Азатлыкка Башкортстан умартачыларының борчылуларын бик яхшы аңлавын белдерде.

Елена Салтыкова
Елена Салтыкова

— Ул яклардагы умартачылар гомумән көндәшлеккә каршы. Бирегә чит илләрдән генә түгел, тирә-яктан да бик күп умартачылар юкә балы алырга омтыла. Җирле умартачылар французларга гына түгел, тирә-яктагы умартачыларының килүенә дә каршы. Кайбер башкорт авыллары хәтта кискен рәвештә көч кулланып та аларны китәргә мәҗбүр итәргә мөмкин, - ди ул.

Галимә әйтүенчә, читтән китерелгән бал кортлары, карантин шартларын узмаган, тикшерелмәгән булса, бу якларга төрле авырулар алып килергә мөмкин.

— Башка токым бал кортлары булса, алар җирле кортлар белән кушылып, җирле кортларның генофондын нык боза ала. Бу районнарда үрчетелүче башкорт кортлары токымы тулысынча юкка чыга ала. Җирле бал кортларының генетик аппараты балансы югалачак. Нәтиҗәдә алар җирле һава шатрларына чыдый алмаслык, кышны чыга алмаслык, төрле авыруларга каршы тора алмаслык, күпләп бал җыя алмаслык хәлгә килергә дә мөмкин. Башкортстан үзендәге бал кортларының генетикасын сакларга тырыша, ә читтән китерелгән кортлар моңа зыян китерә ала. Ахыр чиктә, башкорт кортлары гомумән яши алмаслык хәлгә җитәргә мөмкин, - ди биолог.

Галимә фикеренчә, инвесторлар 30 мең баш җирле токымлы умарта булдырырга теләгән очракта да, моңа тиз генә ирешү мөмкин түгел. Ул кадәр умартаны тиз генә беркайдан сатып алып булмый. Өстәвенә мондый бал кортлары белән шөгыльләнү хәзер Русиядә популярлашып киткән көньяк токымнары белән шөгыльләнүгә караганда күпкә авыррак. Чөнки җирле бал кортлары бик көйсез холыклы, алар белән белгән кешеләр генә эш итә ала.

Башкортстан авыл хуҗалыгы министрлыгы сүзчесе Алмаз Галимов Азатлыкка белдерүенчә, авыл кешеләренә дә, республика умартачыларына да куркырлык сәбәпләр юк.

Башкортстандагы юкә урманнары бал җитештерүне берничә дистә тапкырга арттырырга мөмкинлек бирә

— Башкортстанда ел саен 11-12 мең тонна бал җитештерелә, аның 6-6,5 мең тоннасы тауар балы, ягъни сатуга чыгарыла торганы. Әлегә балны күпме кулланабыз, шуның кадәр җитештерәбез. Ә ресурслар күбрәк. Башкортстандагы юкә урманнары бал җитештерүне берничә дистә тапкырга арттырырга мөмкинлек бирә. Моның өчен балга ихтыяҗны арттырырга кирәк, аны тагын да ныграк популярлаштырырга, - ди ул.

Галимов сүзләренчә, Башкортстанга килүче әлеге инвесторлар Австралия һәм Яңа Зеландиядә җитештерелүче манука балын таныту белән дә шөгыльләнгән. Бүген ул дөньяда иң танылган бал төрләренең берсе. Хәзер исә ширкәт башкорт балын танытырга ярдәм итәчәк. Конкуренциядән курыкмаска кирәк, ресурслар барысына да җитәчәк, дип тынычландыра Алмаз Галимов.

— Аннары, инвестор чит илдән булса да, безнең белгечләр белән эшләячәк, безнең бал кортлары белән генә шөгыльләнәчәк. Беренче этапта умарталар урнаштыру бара. Беренче чиратта, Ишембай, Иглин урманнары карала, чөнки анда юкә агачлары күп, - диде Галимов Азатлыкка.

"Би Хэппи" ширкәтенең башкорт балы белән шөгыльләнә башлавы турында беренче тапкыр былтыр Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров катнашында узган "Инвестиция сәгате"ндә билгеле булды.

Француз инвесторлары Патрик Һоффман һәм Антуан Менделовичи ("Отрада" ширкәтләр төркеме) республикада умартачылык өлкәсендә зур проектны гамәлгә ашырырга теләве турында сөйләде. Сүз Башкортстанда 30 мең умарталы җитештерү базасы булдыру, халыкара аккредитациясе булган бал сыйфаты лабораториясен ачу, шулай ук халыкара экспортка ел саен 7 мең тоннага кадәр төрле бал продуктлары әзерләү турында бара.

Моннан тыш, эшкуарлар урта урыс бал кортлары токымнарының генетикасын саклап калырга һәм республика балы брендын популярлаштыру эшен оештырырга планлаштыруларын белдерә. Инвестицияләрнең гомум күләме — 3,8 миллиард сум.

Беренче умарталыкларны Бөрҗән, Ишембай, Күгәрчен һәм Куергазы районнарында урнаштырырга җыеналар. Барлыгы 160 яңа эш урыны барлыкка киләчәк, бал продукциясен эшкәртү заводы Уфада урнашачак диелә.

"Би Хэппи" ширкәте 2020 елда Уфада теркәлгән.

"Отрада" ширкәтләр төркеменең сайтыннан күренүенчә, ул авыл хуҗалыгына бәйле төрле эшчәнлек белән шөгыльләнә. Аның төп офисы Липецки шәһәрендә урнашкан. Эшчәнлекләрен дуңгыз фермалары төзүдән башлаганнар. Соңрак күпләп җир алып ашлык та үстерәләр. Дуңгызларга азык әзерләүдән башлап, аларның итеп экспортка җибәрүгә кадәр вертикаль җитештерү төзелгән.

"Би Хэппи" хуҗасы Патрик Һоффман һәм аның баш мөдире Артем Шашлов шулай ук "Евро Слатс" оешмасы җитәкчеләре булып та тора. Бу ширкәт төзелештә куллану өчен бетон эшләнмәләре җитештерә. Ширкәт Липецки өлкәсендә урнашкан.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG