Башкортстанда төбәк башлыгының республика дәүләт телләре һәм Башкортстан халыклары телләрен саклау һәм үстерү өчен грантлары бәйгесенә йомгак ясалды. Җиңүчеләр исемлегенә коммерциягә корылмаган 28 оешма керде.
"Бу грантлар бәйгесе үзенчәлекле. Ул Башкортстан республикасы халыклары телләрен сыйфат ягыннан яңа бер дәрәҗәдә үстерергә мөмкинлек бирә. Төрле оешмалар бу мәсьәләдә үз форматларын, карашларын тәкъдим итә. Республика башлыгының туган телләрне үстерү грантлары ярдәмендә елдан елга яңа мобиль әсбаплар, балалар уеннары барлыкка килүен, мәктәпләрдә телевизион студияләр, милли театрлар ачылуын күрәбез. Җиңеп чыккан проектларның һәрберсе туган телләргә яңа үсеш бирә, аларны өйрәнү уңайлырак, мавыктыргычрак була бара" дип белдергән рәсми сайтта бәйгенең нәтиҗәләре турында Фондның баш мөдире Люция Сәйфуллина.
Азатлык ачыклаганча, Фонд тарафыннан Башкортстан дәүләт телләре һәм республикада яшәүче халыклар телләрен саклау һәм үстерү өчен юнәлтелгән 48 миллион сум акчаның 33 миллионы башкорт телен үстерүгә бирелә. 1 миллион сумны Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте уздыра торган "Уйна, гармун" милли бәйрәменә бирәчәкләр. Башкортстанның башка халыклары – мари, чуаш, мордва, удмуртлар – үз проектларына бер тиен дә ала алмаган.
Башкорт проектлары
Грантка бирелгән гаризалар һәм җиңеп чыккан проектлар белән танышканнан соң, өстенлек нинди милләткә бирелүе күренә. Мәсәлән, "Наследие" дип аталган яшьләр инициативаларына ярдәм күрсәтү фонды, "Орнамент" халык сәнгате һөнәрләрен саклау һәм үстерү оешмасы, һәм "Народы мира" мәдәният һәм тел үстерү һәм ярдәм күрсәтү оешмасы һәркайсы 3әр миллион сумлык грант откан. Бу акчага "Наследие" "Bashkortsoft" дип аталган, башкорт теленнән рус теленә, рус теленнән башкорт теленә тәрҗемә итүче һәм башкорт сөйләмен таный ала торган програм, "Орнамент" – мәктәпкәчә балалар оешмалары өчен башкорт теленә өйрәтү дидактик әсбабы, һәм "Народы мира" – зурларны башкорт теленә өйрәтә торган "Башкорт теле: яңа караш 2.0" дип аталган әсбап әзерләргә тиеш була.
Моннан тыш, 2 миллион 988 мең сум акчаны "Бишек" дигән оешмага бирәләр, ул үзен "рухи кыйммәтләрне саклау һәм популярлаштыру, шәхесне үстерү оешмасы" дип таныта. Әлеге оешма грант акчасына "Атайсал. Беҙҙекеләр. Знай наших!" дигән проектны тормышка ашырмакчы. Алар тәкъдим иткән медиа-проект кече ватанның кыйммәтен аңлатырга тиеш була, ул "башкорт телен үстерүдә һәм үсеп килүче буында ватан сөючәнлек тәрбияләүдә үтемле корал булачак" дип вәгъдә итә авторлары. Бу грант башкорт җирендә туган танылган меценатлар һәм тарихи шәхесләр турында сөйләүче 7 документаль фильм төшерүне күздә тота, алар башкорт һәм рус телләрендә булачак.
Башкортстанның төбәкне өйрәнүчеләр җәмгыяте башкорт шагыйре Рәми Гариповның сайтын ясауга 2 миллион 684 сум грант алуга ирешкән. Бу сайтта рус һәм башкорт телләрендә әдипнең бөтен иҗаты урын алачак, шулай ук аның моңарчы дөнья күрмәгән әсәрләре дә чыгачак, диелә. Ресурс мәдәният үзәге дигән оешма исә балаларны җирле мәдәният белән таныштыра торган мобиль әсбап ясауга акча сораган. Аларга 1 миллион 989 мең сум бирелә. "Дигитал мохиттә батыр үстерәбез" дип аталган әсбап балаларга әйләнә-тирә дөнья, туган як мәдәнияте турында белемнәрен ныгыту, үстерүгә ярдәм итәр дип көтелә. Әсбап башкорт телендә булачак. Балалар уенына Урал батыр, Акъял батыр, Алпамыш кебек башкорт каһарманнары белән беррәттән татар халык әкиятләре герое Камыр батыр да кертелгән.
Ханты-Манси автоном бүлгесендә эшләүче "Югра башкортлары" яшьләр оешмасы "Хәзинә" дигән башкорт теле курслары ачарга җыена, аларга моның өчен 1 миллион 851 мең сум бирелә. Бу дәресләргә Түбән Вартада яшәүче 6 мең башкорт кешесе җәлеп ителә ала, дип белдергән проект авторлары. Моннан тыш, оешма уктан ату, башкорт милли киеме, милли ризыклары, биюләре, җырларына өйрәтүче дәресләр дә үткәрмәкче. Дәресләр балалар китапханәсендә узачак.
"Ағиҙел" башкорт журналы "Созидание" мәдәният үстерү һәм милли азчылыкларга ярдәм оешмасы аша "Аҡмулла арбаһы" дигән проектны тормышка ашыру өчен 1 миллион 837 мең сум акча алачак. Журнал хезмәткәрләре, авторларны ияртеп, Башкортстан районнарына чыгарга җыена. Алар журналны укчыларга таратып, журналга яздырып йөриячәк, шулай ук укучылар белән очрашулар, яңа хикәя, повесть, романнарны тәкъдим итү кичәләре оештырачак. Шулай ук яңа талантлар эзләү, төрле бәйгеләр уздыру да каралган. Бу районнарга сәяхәтне ай саен ясарга җыеналар.
Свердловски өлкәсе башкорт үзәге Екатеринбурда яшәүче 6-17 яшьлек балаларга башкорт теле курслары эшләмәкче була. "Бакыр тау хуҗабикәсе башкортларда кунакта" дип аталган бу програмга 1 миллион 499 мең сум бирелә. Балаларга башкорт телен, тарихын өйрәтәчәкләр, шулай ук башкорт биюе дәресләре дә була. Тел һәм бию дәресләре чиратлашып барачак. Курслар атнага бер тапкыр 8 ай дәвам итәчәк, алар Екатеринбурның 31нче китапханәсендә оештырыла. Балалар "Бакыр тау хуҗабикәсе башкортларда кунакта" дип аталган мультфильмның сценариен үзләре язып, аңа тавыш яздырачаклар, аннары Башкорт теле көне бәйрәме вакытында бу иҗат җимешләрен тамашачыга күрсәтәчәкләр. Мультфильм 10 сериядән торачак. Төп геройлары – башкорт халкы вәкиле буларак Урал батыр һәм Бакыр тау хуҗабикәсе – Урал төбәге әкиятләрен язып калдырган Павел Бажов иҗатыннан әкият каһарманы була.
"Башкортстан халыклары мәдәни һәм руки мирасын саклау һәм үстерү үзәге" оешмасына "Башкорт йыры" бәйгесен уздыру өчен 1 миллион 353 мең акча биреләчәк.
"Самрау" мәдәни мирас саклау фонды 1 миллион 302 мең сумга генерал Миңлегали Шәйморатовка һәйкәл булдыру турында документаль фильм төшерергә уйлаган. Картина рус телендә, башкортча субтитрлар белән була. "Башкорт һәм рус телләренең яңгырашы матурлыгын саклап калу өчен, катнашучыларның сөйләмнәре кадр арты тавышы белән түгел, нәкъ менә субтитрлар белән биреләчәк. Башкорт кавалерия дивизиясе һәм Шәйморатовка кагылышлы уникаль кешеләр белән интервьюлар генералның шәхесе әһәмиятен, аның милли үзаңын ассызыклар. Алар башкорт телендә яздырып алыначак" диелә проектның тасвирламасында.
Башкорт дөнья корылтае (конгрессы) 1 миллион 281 мең сумга "Юлдаш Plus- 2022" яшьләр фестивале уздырырга ниятли. Анда "Юлдаш Plus" радиосы хит-парады җиңүчеләре, башкорт яшьләр эстрадасы йолдызлары чыгыш ясаячак.
Свердловски өлкәсе татар һәм башкортларының "Мирас" оешмасы "УФА – Урал фольклор ассоцияциясе" дип аталган проектка 1 миллион 272 мең сум алачак. Проект авторлары Свердловски өлкәсе Түбән Сәрге районындагы Акбаш, Аракай, Урмәкәй, Шәкүр, Уфа-Шингери авыллары кешеләрен берләштерергә җыена. Бу авыллар халкын алар "кошсо һәм гайна ыруы башкортлары" дип атый.
"Мирас" үзәге хезмәткәрләре сүзләренчә, бу җирле башкортлар уникаль сөйләмнәре, милли үзенчәлекләре аркасында башкорт телен үз диалектларында өйрәнүдән мәхрүм. Мәдәниятләрендә булган аерымлыклар аларны Башкортстаннан да, гомумән, башкорт халкыннан ераклаштыра. Бу уникаль диалектта сөйләшүчеләр саны елдан-ел кими, халык авыз иҗатын, гореф-гадәтләр, йолаларны саклаучылар да торган саен сирәгәя бара. Бу биш авыл кешеләрен милли билге нигезендә берләштерә алырлык проект юк, дип белдерә авторлар. "УФА" берлеге шундый проект булыр дип уйланыла. Махсус комиссия биш авылда фольклор җыячак, аннары иң яхшы үрнәкләре концерт програмына кертеләчәк. Концертта шушы авыллар кешеләре чыгыш ясаячак, диелә.
Әйтергә кирәк, "Русия торак пунктларының этник-тел составы" мәгълүмат базасында бу авылларның халкы татарлар диелгән.
Башкортстан Республикасы драматургия һәм режиссура үзәге "Оскон" дип аталган башкортча видеоязмалар фестиваль-конкурсы узлдыру өчен 1 миллион 78 мең сум алачак. Проектның миссиясе – яшьләрнең потенциалын Русиянең башкортлар күпләп яши торган төбәкләре һәм чит илләрдә башкорт халкының теле, тарихы, мәдәниятен саклап калу өчен куллану, диелә.
"Азатлык" исемле халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге "Йәш педагог. Актив" дигән чара уздырмакчы була. Ул башкорт теленең педагогик остаханәләре фестивале рәвешендә оештырыла. Чарада балалар бакчаларының башкорт телендә белем бирүче төркемнәрендә эшли торган яшь педагоглар, педагогия көллиятенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар тәрбиячеләре укыта торган бүлеге студентлары – барлыгы 60 кеше катнашыр дип көтелә.
Чиләбе өлкәсендә Башкорт халык үзәге "Көньяк Уралда башкорт теле" дигән проект тәкъдим иткән. Аларга 775 мең сумлык грант бирелә. Бу акчага Чиләбе шәһәренең 24нче мәктәбен 1-8нче сыйныф укучыларына башкорт телендә сөйләшүчеләр белән онлайн-конференцияләр уздырырга, лингафон кабинеты кулланырга җыеналар. Авторлар 15 кешелек ике төркем укучы туплап, аларга 50дән дә ким булмаган санда башкорт теле дәресләре бирергә вәгъдә итә.
Түбән Тагил шәһәренең башкорт милли-мәдәни мохтарияте "Башкортстан турында хәбәр" дип аталган башкорт телендә иҗат конкурсы уздырырга уйлый. Моңа 714 мең сум бирелә. Проект Башкортстаннан Түбән Тагилга тау эшкәртү тармагында эшләү өчен күченеп килгән башкортларның милли үзаңын уятуга хезмәт итәчәк, диелә.
Башкортстан республикасы туризм индустриясе һәм кунакчыллык оешмалары берлеге башкорт телен өйрәтү проектына 693 мең сумлык грант ала. "Мин башкорт телен өйрәнәм" дигән мәдәни-белем бирү туры Җәлил Киекбаев музей-йорты һәм "Башкирия йөрәге" этно-туристлык комплексы белән берлектә эшләнәчәк, бу мәктәп укучылары өчен мәдәни-белем бирү програмы булачак, диелә.
Свердловски өлкәсе башкортлары милли-мәдәни мохтарияте Свердловски өлкәсендә Башкорт мәдәнияте көннәре уздыруга 500 мең сум алачак. Бәйрәм Первоуральски, Полевски һәм Екатеринбург шәһәрләрендә өч көн дәвамында узачак. Чара 11 октябрь – Башкортстан республикасы көнендә башланып китә.
Оешма вәкилләре сүзләренчә, Свердловски өлкәсендә 30 мең башкорт яши. Ләкин әдәби башкорт теленнән аерылып торган уникаль диалектлары аркасында (чынлыкта алар – татарлар - ред.), җирле башкортлар үзләрен тугандаш халыклар ("татар, мишәр, типтәр һәм башкалар") исәбенә кертә, ләкин бу халыклар эчендә дә алар үзләрен "үз итеп" тоймый, дип аңлата авторлар. "Свердловски өлкәсе башкортлары, Екатеринбурдан кала, ватандашлык җәмгыятьләре булып оешмаган, яки аз дәрәҗәдә генә формалашкан, яки алар катнаш "татар-башкорт". Безнең проект бюджет мәдәният оешмаларына йөкләнгән эшне киметергә ярдәм итәр һәм җирле башкортларны ватандашлык җәмгыятенә оешуга этәрер" дип яза авторлар.
Чиләбе өлкәсе башкорт милли-мәдәни мохтарияте 192 мең сумга башкорт телен саклау, өйрәнүгә багышланган конференция уздырырга җыена. "Белем" дип аталган бу мәгърифәтчелек проекты укытучыларга үзләренең һөнәри осталыкларын арттырырга ярдәм итәчәк, монда тәҗрибәле башкорт теле укытучылары яшь педагоглар белән тәҗрибә уртаклашачак, диелә.
Татар проектлары
Башкортстанда татарлар саны бер миллионга якын булуына карамастан, республикада яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерү грантлары арасында бер генә татар проекты бар. Аны Башкорстанның татар милли-мәдәни мохтарияте алачак. Бу акчага Октябрьски шәһәрендә "Уйна, гармун" милли бәйрәме уздырылачак, моңа 1 миллион 184 мең сум бирелә.
Татар телен үстерүгә юнәлтелгән тагын бер проект – "Ана теле – гаилә теле" проекты акчасыз калган. Ул туган телләрне өйрәнүдә гаилә курслары оештыруны тәкъдим иткән булган. Бу проектны тормышка ашыруга Башкортстан татарлары Конгрессы 913 мең сум сораган. Моннан тыш, татар композиторы Наил Шәймәрдәновның татар һәм башкорт телләрендәге җырларыннан торган "Башкортстан – гөлебез" дигән концертны уздыруга 1 миллион 242 мең сум сораган булганнар, монысын да кире какканнар.
Башка халыклар
Башкорстанда яшәүче башка халыкларның телләренә дә республика җитәкчесе Фонды акча бирергә кирәк дип тапмаган. Атап әйткәндә, "Мари әкияте театры" (408 мең сум), "Башкортстан республикасы чуашлары халык һөнәрләре" (628 мең сум), Стәрлетамак районы чуашлары телен, мәдәниятен саклау, үстерүне күздә тоткан "Телне саклап – гореф-гадәтләрне саклыйбыз" проекты (469 мең сум), "Шундый төрле МАРИлар" дип аталган төбәкара белем бирү-мәдәни форумы (1 миллион 269 мең сум соралган) проектлары акчасыз калган. Боларның соңгысы мари мәдәнияте традицияләренә җәлеп итү, "Мари халкы мәдәни мирасы" темасына материалны баетуга төбәкара хезмәттәшлек аркылы ирешүне күздә тоткан. Форумны Мари Иле, Татарстан һәм Башкортстан республикаларында уздырырга ниятләгән булганнар.
Башкорстанда яшәүче мордва халкының тел һәм мәдәниятен саклауга да акча бирелмәячәк. Башкорстанның Бишбүләк районында "Мордовский ликбез" дип аталган проект тормышка ашырмакчы булганнар. Ул мордва (эрзя) телен саклау, өйрәнүне күздә тоткан. Моңа 876 мең сум сораган булганнар.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!